Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Башкортстан белән Татарстан арасындагы көндәшлекне "дусларча ярышу" дип атаган

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (сулда) һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (сулда) һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Бу – "кемнеке начаррак" дип ачыклау өчен эшләнми, тагын да яхшырак эшләргә, алга барырга рухландыра дигән ул.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров НТВ журналистларына Башкортстанның ни сәбәпле Татарстан белән узышуын аңлаткан. Ике республика арасындагы көндәшлекне ул "дусларча ярышу" дип атаган.

"Бу шәп әйбер, чөнки көндәшлек кенә алга барырга булыша. Ике тугандаш республика, икътисадлары да охшаш, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре бер. Шуңа күрә дусларча ярышу бар", дип аңлаткан ул.

Шулай да ул моны "сәламәт көндәшлек" дип искәрткән һәм "кемнеке начаррак" дип ачыклау өчен эшләнми, тагын да яхшырак эшләргә, алга барырга рухландыра дигән.

Узган ел Петербурдагы халыкара икътисади форумда Хәбиров "Тугандаш Татарстаннан башка без бөтенләй алга китә алмыйбыз, ә алар – бездән башка", дигән иде.

2019 елда исә Хәбиров Татарстан белән Башкорстан арасында көнчелек түгел, көндәшлек ята дип белдерде.

  • Радий Хәбиров вазифасына керешкәннән соң Башкортстанны Татарстанны әледән-әле чагыштырып тора. Башкортстан депутатларына һәм халкына еллык мөрәҗәгатендә ул "күршеләрне куып җитү" максатын куйды һәм төп шигар итеп "Без яхшырак булдырабыз" дигән сүзләрне китерде. Моңа кадәр Татарстанның беренче президенты "Без булдырабыз!" дип әйткән иде һәм ул татарлар арасында популяр шигаргә әйләнде.
  • Моңарчы ул Уфа шәһәренең Яңа елга бизәлеше турында сөйләшкәндә, ул чактагы мэр Өлфәт Мостафинга яңа ел бизәлешен "моннан 520 километр ераклыкта урнашкан бер зур, матур, безгә якын шәһәрнең мэры 5-10 гыйнвар тирәсендә кычкырып еларлык булсын" итеп башкарырга өндәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG