Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Кырымның тизрәк азат ителүенә өметләнеп яши


Кырымтатарларның Херсон өлкәсенә килгән һуманитар ярдәм машинасы
Кырымтатарларның Херсон өлкәсенә килгән һуманитар ярдәм машинасы

Кахов буасы җимерелү нәтиҗәсендә су баскан Херсон өлкәсендә зыян күргәннәр өчен Кырымтатар мәҗлесе һәм Киевтагы Кырым мөфтияте аш мәҗлесләре үткәрә, һуманитар ярдәм тарата. Бу хакта Азатлыкка Кырымтатар мәҗлесенең Херсон өлкәсендәге вәкиле Абмеджит Сулейманов сөйләде.

Активистлар автопоезд оештырып, мондый аш мәҗлесләрен Херсон өлкәсе авыллары буйлап үткәрә башлаган. Аш пешеру өчен зур фура машинасы махсус җиһазландырылган, казаннар, савыт-саба, ут белән тәэмин ителгән. Кахов электр станциясе шартлатылганчы мондый аш мәҗлесләрен Харьков өлкәсендә үткәргән активистлар Херсон өлкәсендә булган фаҗигадән соң машиналарын бу якларга борган. Автопоезд төркемендә булган өч микроавтобус һуманитар ярдәм китерә, аны су басудан зыян күрүчеләргә тарата. Бер утырышта алар бер мең кешелек аш әзерли.

Кырымтатарлар су басудан зыян күрүчеләргә һуманитар ярдәм тарата
Кырымтатарлар су басудан зыян күрүчеләргә һуманитар ярдәм тарата

Каховка шәһәренә 1791 елда нигез салынган. Бу кала 1492 елда нигез салынган элеккеге Ислам-Кермен кырымтатар ныгытмасы урынында төзелгән.

"Кайбер авылларда шул хәтле кеше калмаган булса, пешерелгән ашны кешеләргә өстәмә тараталар. Мәсьәлән Посад-Покровское авылында 430-450 кеше жыелган. Калган ашлар кешеләргә өстәмә таратылган. Бу автопоезд Запорожьеда, кыш көннәре Херсон өлкәсендә, язда Бериславта булган. Бу эштә Төркия дә ярдәм итә. Алар бу хакта күп сөйләми, ләкин эшләрен эшли", дип сөйләде Абмеджит әфәнде Азатлыкка.

Кахов электр станциясен кем шартлатканы хакында төрле фикерләр бар, сез ничек уйлыйсыз, дигән сорауга Абмеджит әфәнде "Аны тыштан шартлату мөмкин түгел, украин кораллы көчләренең контрһөҗүмен туктату өчен аны Русия хәрбиләре эчтән шарлаткан, ләкин нәтиҗә алар уйлаганча булып чыкмады. Ташыган су аларның саклану нокталарының беренче сызыгын да, өлкәнең 80 авылын да, Николаев якларындагы Намыв дигән урынны да, Кинбурн борынының сул ягындагы авылларын да басты. Ул якларда зыян күргәннәрнең бер өлеше Николаев өлкәсенә килеп урнашты. Русия хәрбиләре Херсоннан куып чыгарылган соң да өлкәне утка тотуны туктатмый, ләкин Николаевта атышлар элекеге кебек түгел, кимеде, атнага берничә тапкыр анда иран дроннарын җибәрәләр. Ә менә Николаевтан ерак булмаган Очаковта атышлар күп була. Очаковта икенче дөнья сугышыннан калган бетон ныгытмалар бар, менә шул якка аталар", ди Абмеджит әфәнде.

Очаков шәһәренә 1492 елда Кырым ханы Миңлегәрәй нигез салган, ул башта Кара-Кермен (Кара ныгытма) дип аталган. Миңлегәрәй бу каланы 1415 елда нигез салынган Дашев литва ныгытмасы урынында төзегән.

Шуны да әйтергә кирәк, 2014 елдан соң Украинаның хәрби-дингез кораллы көчләренең үзәге Очаковка күчерелде һәм монда хәрби база төзелгән иде. Биредә Украина хәрби диңгез көчләренең оператив идарә үзәге урнашкан. Русия башлаган сугышның беренче көннәрендә үк монда ракетлар белән һөҗүм итте, база зыян күрде.

Кырымтатарлар Херсон өлкәсеннән кайсы якка күбрәк юл тота дигән сорауга Абмеджит әфәенде, күбесе Төркиягә китеп урнаша, ләкин соңгы вакытта Төркиядән Европага китүчеләр дә бар ди.

Сугыш бетсә, Кырымга кайтырбыз дигән фикер белән яшибез

"Төркиягә килгән мәҗбүри качакларны гәдәттә ниндидер тулай торакларда урнаштыралар, аш-су белән тәэмин ителәр. Аерым үзләре килгәннәре үзләре урын табып урнаша. Андыйлары күбрәк юлларын Европа илләренә дәвам итә, чөнки анда качакларга акчалата да ярдәм итәләр. Мәсәлән, Нидерландта бер кешегә 265, Бельгиядә – 700, Германиядә - 300-500 доллар түлиләр, яшәү урыны, аш-су белән тәэмин ителәр. Төркиядә акча түләнми. Ләкин качакларның күбесе сугыш бетсә, Кырымга кайтырбыз дигән фикер белән яши" ди Абмеджит әфәенде.

Русия хәрбиләре Херсон өлкәсенә чиктәш Әрмәни базар (Армянск), Ор капы (Красноперекопск), Джанкой тирәсендә фортификация эшләре алып бара, украин хәрбиләре Кырымга Херсон ягыннан үтеп керә аламы, дигән сорауга Абмеджит әфәнде, әйтүе авыр ди. "Күрәсез бит, Русия хәрбиләре Европада иң зур саналган Кахов электр станциясен шартлаттылар, табигатькә нинди зыян китерделәр, алар су басу ысулын беренче тапыр гына кулланмый. 2022 елда Херсоннан Запорожье өлкәсенә барганда да кечкенә су ныгытмларын шартлаткан иделәр, ул чакта 12-13 авылны су баскан иде", ди ул.

Кырымның Сак районы Молочное авылы янындагы яр буендагы фортификация корылмалары, 13 май 2023
Кырымның Сак районы Молочное авылы янындагы яр буендагы фортификация корылмалары, 13 май 2023
Украин хәрбиләренә тиешле корал бирелсә, Кырым тиз азат ителер иде

"Хәзер Кырымның төньягында Херсон өлкәсе чигендә Ор капы (Красноперекопски) шәһәрендә урнашкан "Титан" химия комбинатын миналый башлаганнары хакында хәбәрләр килә. Шулай итеп алар украин көчләренең Кырымга ясаячак һөҗүмнәренә киртә куймакчы буладыр. Украин көчләренең Кырымга керү мөмкинлеге аларны корал белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итүгә бәйле. Партнерлар еракка ата торган корал бирсә, сугыш икенче төрле барыр иде. Мелитополь шәһәре нибары 80 чакрым ераклыкта, ә аңа ата алмыйлар. Тиешле корал бирелсә, Кырым юлларын да ярымутрауга кермичә бомбаларга, азат итәргә мөмкин булыр иде" ди ул.

Соңгы вакытта Киевта Кырымда автономияне яңадан торгызу хәвефле бер юл булыр дигән фикерләр яңгырый башлады. Мәсәлән, Украина президенты офисы җитәкчесенең киңәшчесе Михаил Подоляк "Украина - унитар дәүләт, төрле автономияләр сепаратист кәефләргә нигез була ала. Без бу юл белән барырга тиеш дип уйламыйм, ләкин бездә булган этник төркемнәрнең барлык хокуклары тәэмин ителергә тиеш. Минемчә, кырымтатарларга без зур симпатия белән карарга тиеш, чөнки алар соңгы тугыз ел эчендә коточкыч хәлләр кичерде. Без, бу сугыш өчен кем нинди бәя түли дигән мәсьәләдә объектив булырга тиешбез", диде белдерде.

Киевтагы югары түрәләрнең мондый сүзләрен бәяләп, Абмеджит Сулейманов, Киевта Кырымтатар мәҗлесе кулыннан килгәнен эшли, ләкин безгә Украина президенты белән бу мәсьәләдә тагын да тыгызрак эшләргә, үзебезнең фикерләребезне Украина күләмендә җиткерү өчен аерым канал булдырырга кирәк, диде.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG