Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илназ Галәвиев хөкем карарын шикаять иткән, аны 7 августта караячаклар


13 апрельдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.

Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештыргач, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Илназ Галәвиев хөкем карарын шикаять иткән. Аның җинаять эше Түбән Новгородтагы Дүртенче апелляция мәхкәмәсенә кергән.

Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Бизнес Online" җиткерә. Утырыш 7 августта булачак.

13 апрельдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.

Ул күп кешене үтерүдә, шартлаткыч ясау һәм куллануда, мәктәп милкен зарарлауда гаепле дип табылды. Гомерлек зинданнан тыш, Галәвиевкә 200 мең сум штраф бирелде.

Соңгы сүзен әйткән чакта Галәвиев зыян күрүчеләрдән гафу үтенде һәм аларга тиешле компенсацияләрне түләргә сүз бирде. "Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын", диде ул.

  • 2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
  • Илназ Галәвиевкә колумбайн субкультурасы йогынты ясавы әйтелгән иде. Бу хакта Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әйтте. Ул Галәвиевнең җинаять кылуга 2021 ел башыннан ук әзерләнүен сөйләде. "Бу - "колумбайн" субкультурасы вәкилләренең корал һәм шартлаткыч җайланмалар кулланып, мәктәптә киңкүләм үтерүләр кылуы турындагы, интернетта чыккан мәгълүматлар йогынтысы астында булган", дип белдергән иде ул.
  • Галәвиевка хөкем карарын чыгарганда балаларын, якыннарын югалтучылар да бар иде. Әле дә йөрәк яраларыннан кан сыкрап торган ата-аналар барлык мәхкәмә утырышларына да йөрергә тырышты. Кемдер бер утырышны да калдырмыйча йөрде, кемдер хәлсезләнеп, моны башкача күзәтә алырлык көчем юк дип аерым мәхкәмәләргә бармый калды. Әмма күбесе якыннарын кайтара алмаса да, яраланучылар тулаем сәламәтләнә алмаса да, ниһаять, бу эшкә нокта куелды дип җиңел сулап куйды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG