Украинага каршы сугышу өчен Башкортстанда төзелгән "Башкортстан" мотоукчы полкында пилотсыз очу аппаратлары белән эш итүче хәрби бүлекчә булдырмакчылар. Отрядны "Айгыр" дип атарга булганнар. Бу хакта РБК җиткерә.
Басма язуынча, "Башкортстан" "ихтыярилар" полкы 67нче мотоукчы дивизиягә кергән һәм хәзерге вакытта Самар өлкәсендә хәрби әзерлектә.
Башкортстанда республика атамасы бирелгән мотоукчы полк оештырачаклары турында апрель башында хәбәр ителде. Республика хөкүмәте бу тәкъдимне "тулысынча хуплый" һәм аны төзүгә бөтен көчен куячак, чыгымнарын үз өстенә алачак, дигән иде Хәбиров.
Мотоукчы полк өчен нинди генә исемдәге хәрби төркемнәр төзелмәде. Сергей Зорин исемендәге танк батальоны, Шәриф Сөләйманов исемендәге зенит-артиллерия батареясе, Мөгыйн Нагаев артиллерия дивизионы, Даян Мурзин һәм Таһир Кусыймов "ихтыяри" батальонннары, Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасы һәм башкалар.
3 июньдә Уфаның Совет мәйданыннан "Башкортстан" мотоукчы полкына керәчәк тагын өч хәрби төркемне хәрби әзерлекләргә озаттылар. Аларга икенче дөнья сугышында катнашкан башкортстаннарның исемнәре бирелгән. Бу: Гази Заһитов исемендәге штурм отряды, Вафа Әхмәдуллин исемендәге күзләү ротасы һәм Әхәт Әхмәтҗанов исемендәге снайпер роталары.
- Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышу һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
- Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
- Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 819 кеше һәлак булган.
- Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллануы билгеле. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
- Шул ук вакытта Русия Украинадагы сугыш өчен дроннарны Татарстанда җитештерергә җыена. Дроннар "Алабуга" икътисади зонасында җитештереләчәк.
- Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели ди. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагы да активрак эзләячәк ди.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум