Кайнар хәбәр

Төркиядә урман янгыннары туристлар яши торган кунакханәләргә якынлаша

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әлегә зыян күрүчеләр хакында да, туристларны эвакуацияләү турында хәбәр ителмәде. Янгын сүндерүчеләргә гадәттән тыш эсселек комачау итә диелә, кайбер урыннарда һава температурас 45 градуска кадәр күтәрелгән. Янгын сүндерүгә көчле җил дә аяк чала.

Төркиядә урман янгыннары Анталия, Маниса, Каһраманмараш һәм Кемерга да килеп җиткән. Хакимиятләр янгын белән көрәшне дәвам итә.

Baza Telegram-каналы мәгълүматынча Кемерда күбрәк русияләр ял итә торган отельләргә якын гына урыннарда урманнар яна, кайбер кунакханәләрдән әлеге янгыннарны инде күреп тә була диелә. Әлегә зыян күрүчеләр хакында да, туристларны эвакуацияләү турында хәбәр ителмәде.

Янгын сүндерүчеләргә гадәттән тыш эсселек комачау итә диелә, кайбер урыннарда һава температурас 45 градуска кадәр күтәрелгән. Янгын сүндерүгә көчле җил дә аяк чала.

Ил президенты Рәҗәп Эрдоган сүзләренчә, Төркиядәге янгыннарны 24 очкыч, 100 боралак, 10 пилотсыз очкыч һәм 25 мең янгын сүндерүче сүндерә. Төркиягә Русиянең дә ике амфибия-очкычы җибәрелде.

Русиянең Анталиядәге баш консуллыгы туристларга кунакханәләрдән читкә чыгып йөрмәскә киңәш иткән.

  • Төркиянең күршесе – Грециядә дә инде бер атнадан артык урманнар яна. Янгыннар сәбәпле җирле халыкны һәм туристларны эвакуациялиләр. 20 меңләп кеше эвакуацияләнгән. Хакимиятләр моны ил тарихында янгын сәбәпле оештырылган иң зур эвакуация дип атады. Туристлар төнне һава аланында, вакытлыча яшәү урыннарында, хәтта урамда уздырган.
  • Май аенда Русиянең 18 төбәгендә урман янгыннары чыккан иде. Зур урман янгыннары Свердлау, Омски, Чиләбе, Амур өлкәләрендә, Хабаровски төбәгендә һәм Яһүди автоном өлкәсендә теркәлде.
  • 8 майда Курган өлкәсендәге урман янгыннары Эчкен татар авылына да килеп җитте, авыл янып бетте диярлек. Көчле җил сәбәпле ялкын берничә минутта бөтен авылны чолгап алган. Татар җәмәгатьчелеге авылга ярдәм күрсәтте.
  • Быел җәй гадәттән тыш эсселек аркасында Башкортстанда да урман янгыннары булды. Ялкынны торак пунктларга кадәр җибәрмичә тотып тора алдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG