Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лаеш районы мәхкәмәсе "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгына яңа экспертиза ясатырга кушты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дини китапларны яклаучылар мәхкәмә канунсыз төстә карар кабул итте дип саный. 

Бүген, 27 июльдә Лаеш районы мәхкәмәсе дини китапларны тыю эшен кабат карый башлады. Сүз урыс теленә тәрҗемә ителгән "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгы, "Бүлүк әл-Мәрам" китабы һәм "Изге Коръән тәфсире"нең беренче томы турында бара.

Моңа кадәр Самардагы алтынчы кассация мәхкәмәсе Татарстан мәхкәмәләре тарафыннан тыелган хәдисләр җыентыгын экстремистик исемлектән чыгару карарын кабул иткән иде. Ул бу эшне кабат Лаеш районы мәхкәмәсенә юллады.

Бүгенге утырышта транспорт прокуратурасы соравы белән мәхкәмә кабаттан дини китапларга психологик-лингво-дини экспертиза ясатырга кушты. Ислам әдәбияты Түбән Новгород шәһәрендәге экспертлар тарафыннан тикшереләчәк. Адвокат Руслан Нагиев фикеренчә, транспорт прокуратурасы да әлеге шәһәрдә урнашкан.

Ислам китапларын яклаучы Русия юристлары милли берләшмәсе мәхкәмә карары белән килешмәде.

"Без мәхкәмә карарын канунсыз дип саныйбыз. Ул кассация мәхкәмәсе билгеләмәсенә каршы килә. Мәхкәмә ни өчен элеккеге экспертизаны кире какканына дәлил китермәде. Прокуратура тарафыннан яңа экспертиза ясату таләбе бүген генә куелды. Безгә әзерләнергә һәм өстәмә сораулар бирергә, үзебезнең экспертлар оешмасын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирелмәде", диде адвокат Равил Тугушев.

Чечняда яшәүче адвокат Сәид-Магомед Чапанов экспертизаның дөрес ясалуына шикләнә. Аныңча, экспертның гарәп һәм ислам белгече булмавы, христиан динен тотуы шуңа ишарәли.

2021 ел ахырында Татарстанның Лаеш мәхкәмәсе "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгын – Мөхәммәт пәйгамбәр турындагы хәдисләр тәрҗемәсен экстремист дип тыйды. Узган елның 5 июлендә Татарстан Югары мәхкәмәсе бу карарны хуплады. Әлеге китаплар 2017 елны Казан һава аланында Руслан Хәйретдиновтан алынган иде. Алар шикле әдәбият дип экспертизага җибәрелде. Идел буе районы транспорт прокуратурасы бу басмаларны тыюны таләп итеп шикаять бирде.

Шуннан соң Русия юстиция министрлыгы "Сахыйх әл-Бохари"ны экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертте. Исемлеккә 2007 елгы Умма нәшрияты чыгарган Имам Әбү әл-Аббас Әхмәт бин Абд әл Латыйф аз-Зубайди төзегән, Абдулла Нирша тәрҗемә иткән урыс телендәге 5нче төзәтелгән басма кертелгән диелде.

Элегрәк адвокат Марат Ашимов ислам әдәбияты тыелуда халыкның битараф булуы гаепле дип сөйләде. Аның сүзләренчә, мөселманнарның, дин вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең тик торуы шундый хәлләргә китерә.

"Әл-Бохари" хезмәтен тыю мөселман җәмәгатьчелегендә бәхәсләр уятты. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин монда мәхкәмәләр түгел, дини әдәбиятка экспертиза ясаучы тиешле әзерлеге булмаган белгечләр гаепле дип әйтте. Мөфти Русиякүләм дини белгечләр оешмасы булдырырга тәкъдим итте.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Камил Сәмигуллин тәкъдиме Ислам әдәбиятын тыюны камилләштерергә юл ача дип белдерде.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Татарстан мәхкәмәләре карарын хөкем итеп чыкты һәм бу шау-шу тудырды. Ул шул вакытта вазифадан китәргә җыенуын да әйтте, кайбер мөселманнар моны ислам китапларын тыюга канәгатьсезлек белдерү сәбәпле китә дип кабул итте. Китапны Лаеш мәхкәмәсе тыю сәбәпле, Татарстан мөселманнар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды, басманы яклап чыккан Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка рәхмәт сүзләре әйтелде.

19 апрельдә Самар мәхкәмәсе "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгын тыю карарын үз көченнән чыгарды һәм бу эшне кире Лаеш районы мәхкәмәсенә юллады.

Белешмә: "Сәхих әл-Бохари"

"Сәхих әл-Бохари" — алты төп сөнни хәдисләр җыентыгының берсе. Ике гасыр дәвамында телдән тапшырылып килгәннән соң, хәдисләрне урта гасыр дин белгече Мөхәммәд әл-Бохари җыеп алган. Кайбер дин әһелләре аны Коръәннән соң икенче иң хак китап дип саный. [Сәхих сүзе гарәп телендә чын, хак дигәнне аңлата]

2021 елның декабрендә Татарстанның Лаеш районы мәхкәмәсе "Сәхих әл-Бохари"ны экстремистик дип таныды, 2022 елның 5 июлендә Татарстан Югары мәхкәмәсе бу карарны раслады, шуның нигезендә Русия Юстиция министрлыгы 2022 елның 29 августында җыентыкны экстремистик материаллар исемлегенә кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG