Татарстанның Мөслим районы Мәлләтамак авылы мәдәни мирас объектлары исемлегенә керергә мөмкин. Бу хакта Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин кул куйган боерыкта әйтелә. Хәзерге вакытта документ ришвәткә каршы экспертиза уза.
Боерыкта сүз "Мәлләтамак җирлеге XIII" археологик мирас объекты турында бара. Рәсмиләр бу урынның чикләрен билгеләргә һәм анда махсус режим кертергә тели. Әлеге биләмәләрдә археологик мирасны саклау шарты белән генә эш алып барырга мөмкин булачак.
Мәлләтамак җирлегендә төрле тарихи чорлардан калган археологик истәлекләр саклана. Аерым алганда, яңа таш гасыр һәм энеолит чоры, срубна һәм пьянобор мәдәнияте, Алтын Урда чоры һәм Кушнарен мәдәнияте.
Тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин Азатлыкка сөйләвенчә, Мәлләтамак авылы археологик истәлекләргә бай урын. Җирлектә таш гасыр, болгар чорына караган ядкәрләр табылган. Мәдәни мирас исемлегенә кертелүе авылның тарихи җирлеген сакларга ярдәм итәчәк ди ул.
"Димәк, бу урында казу эшләре алып барырга, истәлекле урыннарны бозарга ярамый дигән сүз. Бу саклау өчен бер гарантия булып тора. Әлеге җирлектә белгечләр генә эшли ала, аларның рөхсәтеннән башка казырга да ярамый", дип аңлатты ул Мәлләтамакның мәдәни мирас исемлегенә кертергә тәкъдим ителүен.
Хуҗин сүзләренчә, тарихи истәлекләрне һәр районда очратырга мөмкин. Әмма аларның шактые әлегә дәүләт тарафыннан сакланмый. Хәзерге вакытта истәлекле урыннарның чикләрен яңа методика белән билгелиләр. Әйтик, хәзер Арча районындагы археологик истәлекләрне паспортлаштыралар.
"Бүген Татарстанда 3 меңнән артык археологик урын бар. Кама аръягында — Чистай, Алексеевски, Әлки, Аксубай, Болгар районнарындагы һәр авыл янында диярлек археологик истәлек табарга була. Кайбер районнарда берничә йөз истәлекле урын саклана. Аларның барысы да паспортлаштыру узарга тиеш. Бу бер еллык кына эш түгел", ди ул.
Мәлләтамак авылын XVI йөз ахыры XVII йөз башында корылган. Татар энциклопедия институты мәгълүматына караганда, авылга Миас елгасы буеннан (хәзер Чиләбе өлкәсе) башкортларның кара-табын нәселеннән чыгучылар нигез салган. Башта авыл елганың ике ярында урнашкан ике өлештән торган һәм Мәлләшәрип белән Мәлләтамак дип аталган. Авылда башкорт сословиесенә керүчеләр, типтәрләр, ясаклы татарлар көн күргән.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан — ТАССРның Минзәлә кантонында, соңрак — Мөслим районы авылы булып санала.
2010 елда Мәлләтамак авылында 579 кеше яшәгән. Төп халкы булып татарлар санала.
Башкорт активистлары һәм этномиссионерлары Мәлләтамак авылын башкорт авылы дип саный. "История башкирских родов. Иректы. Том 12" китабына ул башкортлар нигез салган авыл дип кертелгән. Анда язылганча, XIX гасыр уртасында җирлектә күпчелекне башкортлар тәшкил иткән. Моннан тыш, Дөнья башкорт корылтае әзерләгән видеоязмада да Мәлләтамак Татарстанның башкорт авылы дип әйтелә.
Тарихчы Дамир Исхаков фикеренчә, бүген Татарстанда башкорт авыллары юк. Бу XVIII гасырда әлеге җирлектәге татарларның башкорт сословиесына керүе белән генә бәйле.
"Бу чыннан да тарихи һәйкәл. Аны археологлар өйрәнгән. Шуңа да ул исемлеккә керергә тиеш. Татар-башкорт мәсьәләсенә килгәндә, хәзерге вакытта Татарстанда башкорт халкы яшәгән авыллар юк. Инкыйлабка кадәрге (башкорт дип йөртелгән) авыллар сословие нигезендә билгеләнгән. Шуңа күрә бу мәсьәләне милләткә кайтарып булмый. Татар галимнәре бу юнәлештә шактый эшләде. XVIII гасырда сословие нигезендә татарлар яшәгән авыллар башкорт халкы вәкилләре булып йөргәне исбат ителде. Бу милләт түгел. Әлеге эшне каршылыксыз да башкарырга була. Татарстандагы борынгы ядкәребез татар авылы саналган урында саклана дип эшләргә мөмкин", диде ул Азатлыкка.
Ел башында Казанда Минзәлә өязе татарлары турында китап дөнья күрде. Галимнәр хезмәттә татарларның "башкорт" сословиесенә ничек керүе һәм үзләрен татар дип санаганнары турында язган.
Бу китап 2020 елда дөнья күргән "Уфа өязе татарлары" китабының дәвамы булып тора. Яңа хезмәттә XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башында Русия империясендә уздырылган 5-10 ревизия мәгълүматлары тупланган. Минзәлә өязе - бүгенге Татарстанның Минзәлә, Тукай, Түбән Кама, Актаныш, Әлмәт, Зәй, Мөслим, Сарман, Чирмешән районнарын, ягъни республиканың көнчыгыш өлешен үз эченә ала. Китапта барлыгы 400дән артык авыл турында мәгълүмат бирелгән.
Башкорт сәяси технологлары еш кына "Минзәлә башкортлары" төшенчәсен куллана.
2018 елда Башкорт дәүләт университетының тарих кафедрасы галиме Нурислам Калмантаев инкыйлабка кадәр Минзәлә һәм Бөгелмә өязләрендә 250 мең башкорт яшәгән дип белдергән иде. Ул Актаныш районында гына да 80 башкорт авылы "билгеле сәясәт" нәтиҗәсендә юкка чыккан дип әйтте.
2021 елда Башкортстанда Әнвәр Әсфәндияровның "Башкортстан һәм чиктәш территорияләрдәге авыллар тарихы" һәм "Минзәлә башкортлары авыллары" китаплары яңадан басылып чыкты. Тарихчы Радик Исхаков моны җанисәп белән бәйле сәясәт дип дип атады.
Соңгы елларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Аларның кайбер галимнәре республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрделәр. Моны хәзер рәсми оешмалар да куллана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум