Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга корылык аркасында 1 млрд сумнан артык зыян килгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанда туфрактагы корылык һәм коры җил аркасында 93 меңләп һектарда игеннәр үлгән. Июль ахырында гына республиканың авыл хуҗалыгы министры быел 3,4 миллион тонна ашлык уңышы җыеп алуыбыз бар дигән иде. Ул Башкортстан ашлыгын төп сатып алучылар Кытай һәм Африка илләре булырга тиеш дип саный.

Башкортстанда туфрактагы корылык һәм коры җил аркасында 93 меңләп һектарда игеннәр үлгән, килгән зыянның күләме бер миллиард сумнан артык дип бәяләнә. Бу хакта бүген, 7 августта хөкүмәттәге киңәшмәдә Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов җиткерде, дип яза РБК.

“26 районда гадәттән тыш хәл кертелде, бу хәл кертелгән җирләрдә 93 мең һектар җирдән уңыш җыеп алып булмый, бу 1 миллиард сумнан артык зарар”, дигән ул. Башкортстанның кайбер районнарында корылык аркасында гадәттән тыш хәл тәртибе 4 августта кертелгән иде.

Июль ахырында гына Башкортстан авыл хуҗалыгы министры быел 3,4 миллион тонна ашлык уңышы җыеп алуыбыз бар дип мактанды. Шул ук вакыттта министр республика ашлыгын төп сатып алучылар Кытай һәм Африка илләре булырга тиеш дип белдерде.

Әмма белгечләр Башкортстаннан Африка илләренә ашлык чыгару отышлы булмаячак, дигән фикердә. "Ашлыкны диңгез, диңгез-елга аша җибәрү иң арзан ысул булып тора. Башкортстаннан диңгез портларына ашлык китерү, аннан аларны Африкага җибәрү - катлаулы. Бу – ерак та, кыйбат та”, дип саныйлар.

  • Быел Татарстанда да ашлык уңышы былтыргыдан дүрттән бергә кимрәк. Быел һектарыннан 28,4 центнер уңыш җыела, былтыр исә 36,8 центнер булган. Моңа начар һава торышы сәбәпче. Июльдә Татарстанның барлык районнарында да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәл кертелде.
  • Татарстанда һәм Башкортстанда чәчү эшләре апрель аенда ук башланган иде. Майда исә һавалар кисәк суытты. Иртә башланган чәчү иртә мул уңыш җыеп алуны вәгъдә иткән иде. Тик басуларда игеннәрнең шактыен кырау сукты.
  • Быел майда Башкортстанда 91 мең, Татарстанда 30 мең һектар игенне кырау суккан иде. Татарстанда иң зур югалтулар Ютазы районында – анда тишелеп чыккан игеннең 95 проценты зарарланган, дип хәбәр ителде.
  • Башкортстанда хәлләр яхшы бармый, чөнки бюджет дефициты 27 млрд сумга җитте. Бу керемнең 40 процентын тәшкил итә. Хәзер үз кереме кимү ягыннан Башкортстан 78нче урында бара. Татарстанның да үз керемнәре кимеде. Шулай да берләштерелгән бюджетта (Мәскәүдән килгән финанс ярдәмне исәпкә алып) керемнәр чыгымнарга караганда күбрәк.
  • Республиканың акчасы булмавы турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров даими хәтерләтеп килә. Моны Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип аңлата.
  • Шул ук вакытта Хәбиров әйткән "җитди чыгымнар"ның берсе - Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү өчен республика бюджетыннан 4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр.
  • Башкортстан җитәкчеләре Русия Украинадан басып алган шәһәрләр өчен дә акча таба. Әйтик, ел ахырына кадәр Башкортстан Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендәге 57 объектны төзекләндерәчәк. Болар өчен быел күпме акча тотылачагы әйтелми. Әмма узган ел, мәсәлән, республика Хрустальный һәм Петровское шәһәрләрендә 50 объектны торгызган, моның өчен 650 миллион сум тоткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG