Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә Муса Бигиев кабере юкка чыгарга мөмкин


Муса Бигиев

Бу шәһәрдә зиратның бер өлешендә юл төзергә теләүләре белән бәйле.

Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә җирләнгән күренекле татар дин галиме, фәлсәфәче Муса Бигиевның кабере юкка чыгарга мөмкин. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин “Бизнес Online”га сөйләгән.

“Без Әл-Әзһәр университеты шәехе Һамдаллаһ әс-Сәфти белән телефоннан сөйләштек. Ул үз вакытында Муса Бигиевның кабере төгәл кайда урнашканын әйткән иде. Әс-Сәфти дин белгече җирләнгән төрбәнең сүтелү ихтималын раслады”, дигән ул.

Эш шунда, Муса Бигиев кабере Каһирә шәһәренең “Әл-Кәрафа”, яки “Үлеләр шәһәре” дип аталган зиратта җирләнгән. Җирле түрәләр бу каберстанның бер өлешен сүтеп, юл төзергә җыена. Хәзерге вакытта экскаватор һәм бульдозерлар эшли диелә.

Хәзер Муса Бигиевның каберенә зыян килү-килмәвен өйрәнәләр. Кабере юкка чыкмаган очракта, аның җәсадын Казанга алып кайту турында сөйләшү алып барылачак, ди Азатлыкның чыганаклары. Әлеге мәсьәлә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов югарылыгында каралачак.

Узган ел Каһирәдә Муса Бигиев каберенең төгәл урыны табылды. Аның каберендә Муса Ярулла дип язылган. Көзен бу уңайдан тантаналы чаралар узуы көтелсә дә, Татарстан вәкилләре каберне зиярат итә алмады.

Муса (Биги) Бигиев (иҗади тәхәллүсе Муса Ярулла) – күренекле татар дин белгече, фәлсәфәче, публицист, ХХ гасыр башында Русия мөселманнарының алдынгы карашлы җәдитчелек хәрәкәте җитәкчеләренең берсе.

Муса Ярулла улы Бигиев 1873 елның 25 декабрендә Пенза губернасы Каменский районы Кикино авылында, әтисе ахун булып билгеләнеп, гаиләсе белән Ростов-Донга күченергә җыенып йөргән вакытта дөньяга килә.

Муса дини һәм дөньяви белем ала, Ростов-Донда реаль училищесен тәмамлап, Бакчасарай, Казан, Бохара мәдрәсәләрендә, Каһирәдәге борыңгы “Әл-Әзхәр” университетында укый. 1905 елның маенда туган ягына кайткач “Камалия” мәдрәсәсенә нигез салучы, Чистай сәүдәгәре һәм ишан М.З.Камаловның кызына өйләнә. Петербурга күчкәч, Петербур империя университетының юридик факультетына ирекле тыңлаучы булып йөри, Габдрәшит Ибрагимовның “Өлфәт” газетасында эшли, карашлары белән кадетлар партиясенә якын булган “Иттифак әль-мөслимин” (Мөселманнар берлеге) фиркасен оештыруда катнаша.

1905 елның 15 августында Европа күләмендә иң зур булган Түбән Новгород ярминкәсе үткәрелгән вакытта беренче мөселманнар оештыру корылтае эшчәнлегендә катнаша.

Бигиев үзенең дини хезмәтләрен 1906 елдан башлап нәшер итә. Озак та үтми ул дан казана. Бигиев Коръәнне татарчага тәрҗемә итү өстендә эшли. 1912 елны хезмәтен тәмамлый, әмма кайбер мөселман дин башлыклары арасындагы барлыкка килгән бәхәс һәм Оренбур мөфтиенең кискен тискәре бәяләве аны бастыруга комачаулый. 1914 елда “Тарихи вестник” журналында “Мөселман Лютеры” (Н.Федотов) исемле мәкаләдә дин әһеленең кайбер оригинал карашлары аңлатыла.

Февраль инкыйлабы көннәрендә Бигиев Бөтенрусия мөселман корылтаенда катнаша, 1917 елның маенда Мәскәүдә Бөтенрусия мөселман корылтае әгъзасы итеп сайлана. 1917 ел ахырында Бигиев беренче мөселман мәхәлләсен җитәкли, Петроградның җәмигъ мәчетендә имам булып билгеләнә. “Әл-минбар” гәҗитен бастыра. Аннан совет хакимияте белән хезмәттәшлек итәргә тырышып карый: активистлар белән берлектә мөселман җәмгыятенең уставын төзи, татар балалары өчен татар телен, тарихын һәм төрки-татар әдәбиятын укыту мөмкинлеге булган мәктәп оештыруга ирешә.

1920 елда Уфада мөселман руханилары корылтае делегатларын мөселман җәмгыятендә үзгәрешләр башкару турында тәкъдимнәр – “Мөселман милләтләренә өндәмә” исемле үзенә күрә ислам конституциясе белән таныштыра. Бу чыгышның төп фикерләре 1923 елда Берлинда дөнья күргән “Ислам әлифбасы” китабында бастырыла.

Әлеге басмадан соң Бигиев Мәскәүдә кулга алына. Бирегә ул Петроградтан килеп, Һиндстанда үтәчәк конференциягә барырга җыена. Бигиевнең кулга алынуы күпләргә ошамый. Фин татарлары ярдәм сорап, Совет Русиясенең дусты булган Төркия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә. Истанбул һәм Әнкараның төп гәҗитләре дин белгечен азат итү таләбе белән телеграммалар бастыра. Бигиев Мәскәүдә ике ел хакимият күзәтүе астында яшәү шартлары белән азат ителә.

1930 ел ахырларында Бигиев мөһаҗирлеккә китәргә була. Бу адымы белән ул үз гомерен генә түгел, ә туганнарын да коткарып кала. Бигиев Русиядән эмиграциягә киткән җәдичеләрнең соңгысы була. Ул гаиләсе белән Ленинградтан Мәскәүгә, аннан тимер юл белән Урта Азия, чикне үтеп Кашгарга барып җитә. Кытай Төркестаныннан Әфганстанга күчә. Анда Надиршаһ ярдәме белән паспорт ясатып, Һиндстанга юл тота, аннан Мисырга китә. Мисырда Ататөреккә атап язылган “Бөек Милли Төркия җыелышына мөрәҗәгать” дип аталган эшен яңадан бастыра.

1933 елда Бигиев Берлинда яши. Фин татарлары булышлыгы белән берничә хезмәт нәшер итә. Алар арасында “Алланың рәхмәтлелегенә дәлилләр”, “Коръәннең изге аятьләрен гаҗәеп яктыртуда Йаджуд” һәм хатынына багышланган “Коръән кәрим аять кәлимәләре хозурында хатын” китаплары бар. Бигиев бер ара Финляндиядә яшәп, андагы татар яшьләренә лекцияләр укый.

1934 елда Финляндияне калдырып, Иран һәм Гыйрак буйлап сәяхәт итә, шигыйларның дини агымнарын өйрәнә, Һиндстанда санскрит һәм индус китаплары Махабхарат һәм Веда белән кызыксына. 1938 елда миссионерлык максаты белән Япония, Кытай, Ява, Суматра буйлап сәяхәт итә. 1939 ел ахырында янә Һиндстанга кайта, аннан Әфганстанга җитеп, Кабулда төпләнергә уйлый, әмма колониаль хөкүмәт тарафыннан кулга алынып, 1,5-2 ел Пәшәвәр төрмәсендә үткәрә. Бхопал шәһәре хакимиятләре ярдәме белән азат ителә, шулай да 1945 елга кадәр инглизләрнең күзәтүе астында Пешеварда кала. Бу чор аның гыйльми эшчәнлегендә уңышлы була. Ул сигез китап иҗат итеп бастыра. Сатылган китапларның акчасын Бомбейдан күчкән балалар өчен мәдрәсә салуга күчерә.
1946 елдан башлап Бигиев күбесенчә Мисырда яши, кыска вакытка Төркиягә баргалый. Берничә тапкыр хаҗда була. 1947 елда туган ягына кайтырга омтылып карый.

1949 елның 28 октябрендә Каһирәда вафат була. Бигиевнең шәхси китапханәсендәге китаплар мәрхүмнең теләге белән Төркия милли китапханәсенә тапшырыла.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG