Accessibility links

Баланы мәктәпкә әзерләү күпме тора? Казан базары бәяләре


Казан мәктәбендә беренче уку көне, архив фотосы

Быел баланы мәктәпкә җыю ничә сумга төшә? Бәяләр ничек үзгәргән? Татарстанда укучы балага социаль ярдәм каралганмы? Азатлык хәбәрчесе балаларын мәктәпкә әзерләүче ата-аналар белән сөйләште, казаннар иң күп йөри торган Яңа Тура һәм Вьетнам базарларында булды.

Казанда баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары бер елда 13 процентка арткан һәм быел 13500 сум тәшкил итә, дип язган иде Superjob хезмәте. Иң югары чыгымнар Мәскәү (15000 сум) һәм Петербурда (13700 сум) теркәлгән. Казаннан арзанрак бәяләр Уфада (11500 сум) һәм Волгоградта (11300 сум) булып чыкты.

Бүген социаль челтәрләрдә барган иң актив фикер алышулар да баланы мәктәпкә әзерләүгә багышланган. Тик андагы комментарлардан күренгәнчә, 13500 сумга баланы мәктәпкә җыеп булмый.

"Безнең беренче сыйныфка бара торган оныкка 11 мең сумга форма алдылар. Гаиләдә 3 бала, һәр мәктәпнең үз формасы", дип яза Инстаграмда Әлмәттән Чәчкә Хәмидуллина.

"Баланы беренче класска җыюга 20 мең сум китте", дип яза Алсу Солтанова.

БАЛАНЫ МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘҮ ӨЧЕН ЯРДӘМ БАРМЫ?

Шул фикер алышуларда ата-аналар бердәм мәктәп формасы алырга акча юклыкка зарланган арада, Татарстан хөкүмәте оккупацияләнгән Лисичански шәһәрендәге мәктәп укучыларын кирәк-ярак белән тәэмин итә.

Русия буйлар караганда, быел 61 төбәктә балаларны мәктәпкә җыярга ярдәм итүче, бер тапкыр гына башкарылучы түләүләр булдырылды. Мәсәлән, Алтайда беренче сыйныфка баручыларга – 3 мең сум, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә 1 мең сум ярдәм күрсәтелә. Калмыкстанда 1 июньгә мохтаҗ гаиләләр исемлегендә булган һәм баласын мәктәпкә әзерләүче гаиләләргә 5 мең сумлык ярдәм каралган.

Иң зур ярдәм Мәскәү өлкәсендә: күп балалы гаиләләргә 3 мең сум, аз керемле гаиләләргә 13 мең сум бирелә, мохтаҗ гаиләдәге беренче сыйныфка баручы балага бушлай мәктәп кирәк-яраклары тапшырыла. Шулай ук, гаилә күп балалы һәм аз керемле саналса, һәр балага елына 7 мең сумлык түләү каралган. Моннан тыш, Мәскәүдә 6,5-15 яшьлек балага елына бер тапкыр 12625 сумлык түләү булдырылган.

Петербурда күпбалалы гаиләләр, кеременә карамастан, мәктәп формасын алу өчен һәр укучыга 5621 сум күләмендә ярдәм акчасы ала.

Ханты-Мансида беренче сыйныфка баручы һәр балага 11180 сум, башка сыйныфларда һәм көллиятләрдә укучыларга 7453 сум күләмендә ярдәм акчасы бирелә. Аны алу өчен бала төбәктә белем алырга һәм гаиләнең кереме һәр кешегә бер ярым яшәү минимумыннан күбрәк булмаска тиеш. Свердлауда бераз тыйнаграк ярдәм итәләр: аз керемле күп балалы гаиләләргә форма алу өчен күп дигәндә 2 мең сумлык компенсация түләнә.

Балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итүче федераль ярдәм юк, бу мәсьәләне һәр төбәк үз мөмкинлекләреннән чыгып хәл итә. Свердлау, Калмыкстан, Алтай төбәкләрендә яки Мәскәү, Петербур кебек шәһәрләрдә ярдәм булса да, Татарстанда мәктәп укучылары өчен ярдәм акчалары бөтенләй каралмаган. Биредә һәр район, шәһәр үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итәргә тырыша. Мәсәлән, Чаллының 43нче мәктәбендә әтиләре Украинага каршы сугышка киткән балаларга мәктәпкә җыену өчен 5 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.

БЫЕЛГЫ БӘЯЛӘРГӘ КҮЗӘТҮ

Яңа Тура һәм Вьетнам базарындагы бәяләр бер-берсеннән шактый аерыла. Яңа Турада сайлау мөмкинлеге күбрәк, күп тауарларга хаклар да арзанрак. Мәсәлән, рюкзак, спорт киемнәре, сарафан кебек тауарларның һәркайсының бәясе 500-700 сумга аерыла.

Вьетнам базарында бәяләр кыйммәтрәк булу өстенә канцелярия тауарлары да юк дәрәҗәдә. Анысын да туплау өчен башка урынга барырга кирәк. Бәясе ягыннан биредәге бердәнбер отышлы вариант – коңгырт формага киелүче ак алъяпкыч таптык. Яңа Турада шул ук алъяпкыч 1500 сум торса, биредә аны 800 сумга саталар.

Яңа Тура базарында 1500 сум торган шушы алъяпкыч Вьетнам базарында 800 сумга сатыла.
Яңа Тура базарында 1500 сум торган шушы алъяпкыч Вьетнам базарында 800 сумга сатыла.

Базардагы тауарларның нигездә өч илдән булуы күзгә ташлана: Кытай, Кыргызстан һәм Төркия. Бәяләр җитештерүче илгә карап та аерыла. Иң кыйммәт дигәне – Төркиядән, иң арзаны – Кытайдан.

Ике базардагы уртача бәяләрне барлап, мәктәпкә әзерлек хакларын санадык.

  • Кызларга ак бантның берсе 50-150 сумнан сатыла. Күпләп алучы бер ханым шул 150 сумлык бантларны 95 сумнан алып китте.
  • Кызларга ак блузкалар – 900-1500 сум, малайларның күлмәкләре 700 сумнан башлана.
  • Букчаларның иң арзаны – 500-550 сум. Мaksim, Impreza кебек фирмаларның сыйфатлы, каты аркалы рюкзакларын Яңа Турада 2000 сумга алып була, Вьетнам базарында шул ук букчаларны 2500-3000 сумга саталар.
  • Малайларга ак майка – 350 сум.
  • Пиджак-чалбар-жилет комплекты 2500-3500 сум тора. Иң кыйммәт дигәне Вьетнам базарында ачыкланды: Кыргызстанда тегелгән өчле комплект 4000 сум тора. Жилетсыз гына, икеле комплектларны, сыйфатына карап, 1800-2800 сумга алып була. Чалбар – 1000-1500, пиджак 1200-1500 сумга төшә.
  • Кызларга сарафаннар 1000 сумнан башлана. Итәк – 600-800 сум.
  • Спорт костюмнарының иң арзаннары 1300-1500 сум, ә Puma һәм Nike бренды төшерелгәннәре 2000-2500 сумнан сатыла. Әлбәттә, бу чын бренд киемнәре түгел, сатучы үзе үк шул хакта әйтә. "Чыннары сатылмагач, аның чын түгеллеген кем белә?! Сыйфатлары яхшы, моны Төркия ясый, шуннан кайтартабыз", - ди ул.
  • Малайларга аерым спорт чалбарлары 900 сумнан башлана. Футболкалар 700-1200 сум.
  • Коңгырт форма – 2000-2500 сум, ак алъяпкыч – 700-1500 сум.
  • Кызлар яки малайлар туфлие – 1000-1800 сум, кроссовки – 1200-2500 сум. Урыны белән распродажага дип өеп куелган аяк киемнәре очрый. Яңа Тура базарында андый түфлиләрне 500 сумга очратсак, Вьетнам базарында шундый ук күчләр 1000 сумлык хак язып өеп куелган.

АТА-АНАЛАР БАЗАРГА НИНДИ БЮДЖЕТ БЕЛӘН КИЛГӘН

Апас районы Каратун авылыннан Яңа Турага килгән Гүзәл (исеме үзгәртелде) ике улын мәктәпкә әзерли. Берсе башлангычта, икенчесе урта сыйныфларда укый. Ул ике балага 40 мең сумлык бюджет белән килүен әйтә.

Мәктәпкә бер баланы 20-25 мең сумга җыеп була дип саныйм. Ике улыма 40 мең сум алып килдем

— Ничә сумга сыешуың нинди сыйфаттагы әйбер, нәрсәләр кирәк булуына карый. Хаклар узган елгыдан күпкә аерыла дип уйламыйм, алып бетергәч күренер. Базарда да бәяләр 500 сумга кадәр уйный, шуңа йөрергә, чагыштырырга кирәк. Мәктәпкә бер баланы 20-25 мең сумга җыеп була дип саныйм. Үзем ике малайга 40 мең сум алып килдем. Без аяк киемнәре алган идек инде. Икесенә базардан алты пар аяк киеме алдым, 6000 сумга чыкты. Менә монда спортзалга кияргә шортыларны 300 сумнан алдык, отышлы булды дип сөендем. Балаларга өчле комплект форма 2500 сум чамасына чыга. Узган елдан калган формалар бар, өстәмә чалбарлар гына кирәк. Анысы 1000-1500 сум тора. Безгә ныклы, фабричный кирәк – димәк, 1500 сум. Узган елны мәктәпкә Вьетнам базарында җыенган идек. Аннан соң гына монда килеп, аерма зур булуын күрдек. Мәсәлән, анда оекларның бер упаковкасы 650 сум тора, монда аны 450 сумга алып була, - дип сөйли Гүзәл.

Үзен Казаннан Римма дип таныштырган ханым 8нче сыйныфтагы кызын мәктәпкә җыярга, кием өлешенә 10 мең сум җитә дип белдерде. Дәреслекләргә һәм канцелярия тауарларына күп дигәндә тагын 4-5 мең сум тотарга мөмкин.

— Мәктәпкә үземнән бер сум да тотмыйм, кызым ул акчаны үзе эшләде. Җәй көне промоутер, җыештыручы булып эшләп акча җыйды. Укый башлагач мәктәптә юк-барга күпме җыячаклар, аңа да запас ясап куйды. Ул минем хезмәт хакының җитмәячәген аңлый, бик мөстәкыйль, үзе миңа ярдәм итәрлек булып үсеп җитте инде, - дип сөйләде Римма ханым.

Икенче бер ханым 9нчы сыйныфтагы улын киендерергә 20-25 мең сум белән килүен әйтте.

Биектау районыннан биш бала анасы Миләүшә ханым быел өч баласын мәктәпкә әзерләвен сөйләде. Һәр балага 10 мең сумны сарыф итәргә исәп тотуын әйтте.

Бар әйбер кыйммәтләнгән, кыз балаларга бигрәк тә кыйммәт чыга

— Бар әйбер кыйммәтләнгән, кыз балаларга бигрәк тә кыйммәт чыга. Без әле формалар алмадык, алары 1700 сум чамасы тора, диделәр. Былтыр олысына форма алган идек, ул 8нче сыйныфка бара, аңа быел кирәкми. Ә менә икенче сыйныфка баручы ике игезәк кыз үсте, аларга кирәк булачак. Безгә күп балалы булгач, бала акчасы чыга – ай саен, балигъ булмаган һәр балага 11 мең сумнан бераз артык акча алып барабыз. Шул акчага киендерәбез. Әтиләренең эшеннән дә матди ярдәм күрсәтелде. Бер елны мәктәпкә җыярга дип дәүләт һәр балага 10ар мең сум ярдәм акчасы түләгән иде, быел ул акча турында ул-бу ишетелмәде, - диде Миләүшә ханым.

БАЗАРГА ЙӨРҮЧЕ ХАЛЫК САНЫ КИМИ

Берничә ел рәттән канцелярия тауарлары сатучы Светлана быел базарда бәяләрнең күтәрелүен, бирегә йөрүче халыкның кимүен әйтә.

— Хәзер кеше интернет кибетләрдән, социаль челтәрләрдән заказ биреп кайтарткангамы, базарга йөрүчеләр сизелерлек кимеде. Башка елларда бу вакытта мәктәпкә әзерлек баруы сизелә, халык та күбрәк иде – быел аз. Алар интернет аша алганда арзанрак дип уйлыйдыр, әмма ялгышалар. Үзем шәхсән чагыштырып утырдым, бездә арзанрак. Шул ук дәфтәрләрне алыйк: интернеттан сатып алганда, нинди тауар киләсен белмисең. Фотода бер әйбер сурәтләнгән, ә икенче тауар китерәләр. Дәфтәрләр сыйфатсыз, сары битле булып килергә, каләмнәре син теләгәнчә язмаска мөмкин. Фикспрайс кибетләрендә дә канцелярия тауарлары күрдем, анда арзан, әмма бик сыйфатсыз, - ди Светлана.

Вьетнам базарында кеше аз булуы күренә
Вьетнам базарында кеше аз булуы күренә

"Узган еллар белән чагыштырганда бәяләр үзгәрдеме?" дигәнгә, хакларның артуын әйтә.

— Арту булды, әмма куркыныч дәрәҗәдә түгел. Узган ел кәгазьнең, төзелеш материалларының ничек артуын караганда, бу гына катастрофа түгел. Каләмнәр биш сумга артты, 48 битле дәфтәрләр 40 сумнан 50 сум булды, көндәлекләр 30 сумга артып 150 сумга җитте. Иң гади, ак тышлы көндәлек 100 сум тора, - ди ул.

"Уртача санаганда, бер балага ничә сумлык канцелярия тауарлары алалар", дигәнгә, ул 2500 сумга бар кирәк-яракны җыеп булуы турында сөйләде.

Кемдер дәфтәрләрне 10-30лап кына ала, югары сыйныфлар берничә калын дәфтәр белән чикләнә

— Һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып ала. Без укыганда дефицит заманы иде, тауар табу кыен вакыт иде. Шуңа шкафта дәфтәрләр йөзләп данә өелеп торды, бер алганда, берничә елга җитәрлек итеп әзерләделәр. Хәзер андый хәл юк. Кемдер дәфтәрләрне 10-30лап кына ала, югары сыйныфлар берничә калын дәфтәр белән чикләнә. Уртача 2500 сумга бер укучыга кирәкле барлык канцелярия тауарын җыеп була, - ди Светлана.

Аяк киемнәре сатучы ир дә халык аз булуга зарланып алды.

— Мин бу сату ноктасы өчен 60 мең сум түлим. Бар өмет мәктәпкә әзерлектә иде, әмма быел кеше аз йөри. Бу вакытта беркайчан да мондый кешесезлекне хәтерләмим, август азагына таба артмаслармы дип көтәм, - ди ул.

ВЬЕТНАМ БАЗАРЫ КЫЙММӘТРӘК, КЕШЕСЕ ДӘ АЗРАК

Вьетнам базарында да кеше чагыштырмача аз. Аның каруы, мәктәп сезоны җитеп килүе сизелә: иң күп сатылучы тауарлар – мәктәп формалары, ак блузкалар, букчалар.

Кукмарадан Вьетнам базарына балаларын киендерергә килгән ана (исемен язмауны сорады) бердәм форма кертүләренә, аңа акча җиткерә алмавына зарланды.

Халыкта акча юклыгын күреп торалар, мондый шартларда форма кайгысы бармы кешедә?

— Безнең мәктәптә бердәм форма кабул иттеләр. Минем өч бала мәктәптә укый, һәрберсенә форма алырга мәҗбүр итәләр. Улларым киемне саклап кына кия, берсеннән икенчесенә калыр дип, үзем дә саклап кына юам. Пиджакларын кер машинасына да салмыйм. Малайлар тиз үсә, киемнәре тиз кечерәя, тузарга да өлгерми. Быел абыйсыннан калган киемне кияргә ярамый, яңа форма аласы була икән. Аны да мәктәп кушкан җирдә тектерәсе, чөнки гомуми заказ белән эшләтәләр, шулай арзанрак чыга, дип аңлаттылар. Хәзер өч баланың формасына гына да 10 мең сумнан артык акча кирәк. Әле аннан башка алты пар аяк киеме, спорт киемнәре, күпме канцелярия тауары аласы бар. Форма мәсьәләсендә мөдиргә да кердем, "берни эшли алмыйм", дип утыра. Бар әйбер кыйммәтләнгәндә, алар безнең хәлгә керергә тиештер, әллә ялгыш уйлыйммы? Халыкта акча юклыгын күреп торалар, мондый шартларда форма кайгысы бармы кешедә? – ди өч бала анасы.

Бу сөйләшүне ишетеп торган икенче ханым үз мәктәпләрендә мәктәп формасын махсус кибеттән алырга мәҗбүр итүләрен әйтте.

— Безнең Әлмәт районында форманы махсус кибеттән алырга кушалар. Ул гына да түгел, спорт костюмнары да, аның эченнән киелергә тиешле футболкалар да барысыныкы да бертөсле булырга тиеш. Кроссовканың табаны ак булырга тиеш. Киемнәр, канцелярия кирәк-ярагыннан башка, чаңгы да сатып аласы. Без укыганда балага чаңгыны мәктәп бирә иде, хәзер мәгариф министрлыгының чаңгыга акчасы калмыйдыр, - дип сөйләде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG