Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимият инспекторлар җибәрәчәк". Урысча белмәгән балаларны мәктәпкә алмау тәкъдиме кемнәргә кагыла?


Архив фотосы
Архив фотосы

Бу тәкъдим башлыча мигрантларга гына кагыла дип уйлау — зур хата, ди белгеч. Аның фикеренчә, Русиянең асаба халыкларына да куркыныч яный.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев урысча белмәгән балаларны мәктәпләргә алмаска кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, башта андый балаларны махсус үзәкләрдә урыс теленә өйрәтергә кирәк.

Хәзерге кануннарга күрә, балаларны мәктәпкә алмау мөмкин түгел, шуңа күрә Фадеев кануннарны үзгәртергә чакыра

Фадеев тәкъдиме мигрантлар белән генә чикләнмәскә мөмкин, ди белгечләр. Ул Русиянең урыс булмаган асаба халыкларына да кагылачакмы? Азатлык бу хакта белгечләр белән сөйләште.

Хәзерге кануннарга күрә, балаларны мәктәпкә алмау мөмкин түгел, шуңа күрә Фадеев кануннарны үзгәртергә чакыра. Аның сүзләренчә, мондый үзгәрешләр киләсе елның 1 сентябренә әзер булырга тиеш. Русия мәгариф министрлыгы бу юнәлештә эшли башлаганын да әйтте ул.

Татар ата-аналары берләшмәсе әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева сүзләренчә, канунга үзгәрешләр керми торып фикер йөртү иртәрәк.

"Әгәр дә канунда гомумән урысча белмәгән балаларны мәктәпкә алмаска дигән үзгәрешләр кертелә икән, бу Русиядә туган һәрбер балага кагыла дигән сүз. Ул асаба халыклар өчен куркыныч булырга мөмкин. Әгәр канунда үзгәрешләр Русиягә күчеп килгән кешеләрнең балаларына гына кагыла икән, ул илдәге балаларга куркыныч булмаска тиеш. Русиянең мәгариф турындагы канунында һәрбер бала үз телендә белем алырга хокуклы диелгән. Бу Русия Конституциясе тарафыннан яклана. Мәгариф кануны аңа каршы килмәскә тиеш. Икенче яктан, мигрантларның балалары Русиядә туган һәм ватандаш булып санала икән, аларның үз туган телләрендә белем алу хокуклары саклана", диде ул.

Русиянең мәгариф турындагы канунында һәрбер бала үз телендә белем алырга хокуклы диелгән

Фадеев күз уңында мигрантларның балаларын истә тотуын әйтсә дә, әлеге тәкъдим тормышка ашса, бу Русиянең асаба халыкларына да кагылачак.

Бүген татарларның күпчелеге шәһәрләрдә гомер итә. Балалар урыс телен түгел, үз туган телләрен начар белә яисә бөтенләй белми. Башкорт балалары белән дә шул ук хәл.

Ә менә Якутия, Кавказ халыкларында, урыслар азчылыкны тәшкил иткән төбәкләрдә хәл башкачарак.

Саха халкы конгрессы рәисе Иван Шамаев Азатлыкка сөйләвенчә, хәзер Якутиядә дә урыс телен белмәгән балалар бик аз санда. Ул ерак авылларда да кечкенә балалар урысча сөйләшүен әйтә.

"Бәлки, Якутиянең кайбер урыннарында урыс телен белмәгән балалар бардыр. Шуны әйтәсем килә: Фадеевның тәкъдиме Якутиядә тормышка аша алмый һәм моңа юл куймаячакбыз. Әгәр түрәләр боралакта сугышчылар белән төшеп, мәктәпләрдә урыс телен белмәгән балаларны эзләп йөрсә һәм аларны махсус үзәкләргә җибәрә башласа, кешеләр моңа тыныч кына карамаячак”, ди ул.

Иван Шамаев
Иван Шамаев

Аныңча, бүген Якутиядә саха теле читләштерелә.

Минемчә, ата-аналар мәктәпкә кадәр үз балаларына урыс телен өйрәтергә бурычлы түгел

"Бу тәкъдим бернинди кысаларга да сыймый. Якутиядә моны кыргыйлыйк белән чагыштырырга була. Минемчә, ата-аналар мәктәпкә кадәр үз балаларына урыс телен өйрәтергә бурычлы түгел. Башлангыч сыйныфта балаларны урыс телен укытырга мәҗбүр итү дә кирәми. Ниндидер таләпләр кую бары 5нче сыйныфтан башлана ала. Бөтенрусия тикшерү эшен (ВПР) урыс телендә үткәрүләре дә яхшы түгел", ди Шамаев.

Кавказ халыклары ассамблеясе президенты, чечен активисты Руслан Кутаев бу тәкъдим артында бер максат — урыслаштыру һәм халыкларның туган телләрен бетерү ята дип саный.

"Урыс телен начар белгән балалар бар. Аеруча, күп кенә авылларда урысча сөйләшми торган чечен гаиләләрендә балалар бу телне начар белергә мөмкин", ди ул һәм бу тәкъдим чеченнарга да кагылуы ихтимал дип кисәтә.

Шул ук вакытта Чечняда мондый үзгәрешләрне тормышка ашырып булмаячак дип саный Кутаев.

Ни өчен урыс булмаган халыклар бәйсезлек тели? Чөнки алар урыслашырга теләми.

"Мәскәү, Владимир, Ставрополь кебек шәһәрләрдә яшәгән һәм урыс телен начар белгән чечен баласына мондый куркыныч яный. Чечняда моны эшләү мөмкин түгел. Башка төбәкләрдә баланы мәктәпкә кабул итмәүләре дә бар. Ростов өлкәсе, Ставрополь төбәгендә балаларны яулык киеп килгән өчен уку йортыннан куып чыгардылар бит. Хакимият аларның урысча фикер йөртүен тели. Төп каршылык шуннан гыйбарәт. Ни өчен урыс булмаган халыклар бәйсезлек тели? Чөнки алар урыслашырга теләми.

Бүген чечен һәм ингушлар арасында нигездә урыс телен бөтенләй белмәгән бала юк. Хәзер хакимият шулкадәр көчле эшли ки, алар синең акылыңа үтеп кереп, урыс теленең сивил дөнья теле булуына төшендерә. Моны телевидение, мультфильмнар аша да эшлиләр. Кавказ һәм Идел буе халыклары инде шактый урыслашкан. Хәзер хакимият мигрантларга — үзбәк, таҗикларга — мәкерле һөҗүм ясый, чөнки алар үз телләрен яхшы белә. Мигрантларның хокуклары исә чикле. Шуңа да аларга репетиторлар яллап балаларын мәктәпкә әзерләргә туры киләчәк. Бу аларның фикерләрен үзгәртү өчен эшләнә", ди ул.

Руслан Кутаев
Руслан Кутаев

Аныңча, Фадеев фикере Русиядә алып барылган милли телләрне юк итүгә юнәлдерелгән максатчан сәясәтнең бер өлеше.

Моннан барлык халыклар да зыян күрәчәк

"Моннан барлык халыклар да зыян күрәчәк. Хакимият башта милли телләрне факультативка калдырды. Хәзер бу эшкә тотынды. Чечен балалары урыс телен яхшы белми. Хакимият моңа түзеп тормаячак. Мәгариф министрлыгы аша инспекторлар җибәрәчәк. Бу очракта балалар бакчаларында аларны өстәмә сәгатьләр кертеп урыс теленә өйрәтәчәк. Әлеге тәкъдим мигрантларга гына кагыла дип саныйлар икән, моны зур хата дип әйтер идем. Бу — баланың тормышына тыкшыну, аның туган телен тартып алу һәм үз халкының фикерләве белән яшәүдән мәхрүм итү. Алар башка халыкларны "урыс дөньясы"на кертергә тели", ди ул.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Европа илләренең берсенә киткән, элек Казанда юрист булып эшләгән Гөлнара (исеме үзгәртелде) ханым сүзләренчә, бу Урта Азиядән эшләргә килгән мигрантларның балаларына гына түгел, Идел буе һәм Кавказ авылларында яшәүче балаларга да кагылырга мөмкин.

"Дәүләт һәр балага белем алу мөмкинлеге тудыру урынына аларны раса һәм милләткә бүлү, урыс булмаган балаларны турыдан-туры дискриминацияләү белән шөгыльләнәчәк. Бу эш бүген дә алып барыла. Мәсәлән, мигрантларның балалары мәктәпкә укырга барганда, теркәлгән яшәү урынын күрсәтергә тиеш. Хәтта Уфа, Красноярски яки Махачкаладагы урыс телле баланы да Мәскәү яки Казан мәктәбенә яшәү урынын күрсәтмичә кабул итмиләр. Ватандаш булмаган кешеләргә тагы да катлаулырак. Алардан еш кына 3 айдан күбрәк вакытка теркәлү узуы турында дәлил сорыйлар. Шул ук вакытта мигрантлар визасыз 90 көнгә килсә, бала мәктәпкә бара алмаячак дигән сүз", ди ул.

Юрист барлык баланың да — нинди милләттән булуына карамастан — белем алуга хокукы 1948 елда кабул ителгән кеше хокуклары декларациясендә әйтелүен искә төшерә.

Мәскәүдә мигрантлар турында язучы Suyanch.uz телеграм-каналын алып баручы блогер Журабек Амонов Европа илләре һәм АКШта мигрант балаларын мәктәпләрдә укыту өчен тырышлыклар алып барса, Русиядә даими аяк чалалар ди.

"Мигрант балалары укырга йөрсен өчен шартлар тудырырга кирәк, ә алар авырлыклар тудыра. Ата-аналар балаларын бакчага урнаштыру өчен Дәүләт хезмәте күрсәтү (Госуслуги) сәхифәсе аша гариза биргәч тә, күп очракта мөрәҗәгатьләре кире кагыла. Мигрант балаларын бакчаларга алмыйлар, мәктәпкә дә урысча белмәсә — кабул итмиләр. Ул балалар нишләсен? Башка җирле балалар белән ничек аралашсын, сөйләшсен соң?", дип сорый ул.

Аның әйтүенчә, хакимият мигрантларның күп бала табуын белә. Шуңа киләчәкне уйлап, аларны кечкенәдән үк инде урыс телле булуын тели.

Мигрант балаларының урыс телен белмәү сәбәпле, Мәскәүдәге Муса Җәлил исемен йөртүче 1186нчы мәктәп мөдире Роза Шакирова-Хәбибуллина урыс телен белми килгән балаларны беренче сыйныфта урыс телен өйрәнсен өчен, "Туган тел — урыс теле" төркеменә җибәрәбез, чөнки алар дәрестә укытучының ни сөйләгәнен аңламый" дигән иде. Бу мәктәп татарныкы саналса да, анда белем алучыларның күпчелеге — Үзәк Азия балалары.

Роза ханым бөтен документлары да тәртиптә булса, порталда гаризаларны дөрес тутырсалар, мәктәптә урын булса, безнең аларны кире борырга хокукыбыз юк — алмыйча булдыра алмыйбыз, диде.

Мөдир татарларның хәзер Азия балалары белән укыйсылары килми дип тә әйткән иде.

"Азия балалары белән укырга кимсенәләр, менә шундый туып килүче шовинизм бар", дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG