Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буданов Русиядәге мобилизация турында: өстәмә 450 мең кешене алу хакында уйланалар

Кирилл Буданов
Кирилл Буданов

Русиядә мобилизация туктамады, хәзер алар өстәмә тагын 450 мең кешене чакыру мөмкинлеген карый, дип белдергән "Крым.Реалии"га Украина саклану министрлыгының күзләү баш идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов.

“Русиядә мобилизация беркайчан да туктамады. Узган көздә алар барлыгы 350 мең кешене алды, бәлкем бераз азрактыр, ләкин якынча шул тирә, һәм һәркем шуның белән шул дип уйлады. Юк. Ай саен кешеләрне чакыру дәвам итә. Бу "яшерен мобилизация" дип атала. Мондый термин бар. Ай саен 20дән алып 22 меңгә кадәр кеше мобилизацияләнә. Әле ахыргача хәл ителмәгән, әмма хәзер алар өстәмә 450 мең кешене мобилизациләү вариантын карый", дигән Буданов.

"Үзеннән-үзе шундый сорау туа: һәлак булучылар шундый аз булгач ни өчен тагын шул кадәр кеше алырга? Менә күрерсез, хакыйкать кайдадыр уртада булачак", дип өстәгән Буданов.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG