2023 елның беренче җиде ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русия даруханәләрендә чит ил дарулары бер ел элекке белән чагыштырганда 20,3 процентка кимегән. 7,7 мең төрле дарудан 6,4 мең төрлесе калган. Бу хакта DSM Group аналитик ширкәте белешмәләренә таянып РБК яза.
RNC Pharma аналитиклары мәгълүматынча, иң нык йөрәк-кан тамыры авыруларыннан дарулар (Русиядә алар иң күп сатыла торган даруларның берсе) һәм антидепрессантлар кимегән.
Аналитиклар искәртүенчә, чит ил даруларының кимүе кимендә 2020 елдан күзәтелә, моны Русиядә җитештерелгән, бәяләре арзанрак булган аналоглары артуы белән бәйлиләр.
Русия Украинага бәреп кергәннән соң чит илләрнең күпчелек фармацевтика ширкәтләре Русиядә клиник тикшеренүләрен туктатып торуы турында белдерде. Әмма РБК искәртүенчә, аларның берсе дә диярлек Русия базарыннан үзләренең даруларын алып куймаган.
Шуңа карамастан, сугыш һәм санкцияләр аркасында Русиядә чит ил ширкәтләренә үз бизнесын алып бару кыйммәтләнде. Беренче чиратта бу логистика кыйбатлануына бәйле, шуның аркасында аларның продукциясенә дә бәя артты. Чит ил даруларына бәя арткан шартларда кулланучылар арзанрак аналогларга өстенлек бирә, ди аналитиклар.
DSM Group баш мөдире Сергей Шуляк искәртүенчә, Русия базарыннан нигездә кыйбат торган, оригинал булган дарулар китә, аларны нигездә дәүләт сатып алды. Русиядә дәүләт сатып алган чакта әгәр Русиядә җитештерелгән даруны тәкъдим итүче ике оешмадан гариза килә икән, чит илнекен сатып алмыйлар.
Чит ил җитештерүчеләренә даруханәләрдә сату өчен генә Русиягә дару китертү әллә ни файда китерми, чөнки аерымлап сатып алучылар бик аз ди ул.
Июньдә вице-премьер Татьяна Голикова Русиядәге җитештерүнең үсүе ярдәмендә илдә кулланыла торган барлык даруларның 62 проценты Русиядә җитештерелә дигән иде.
Русия даруханәләрендә чит илдә генә түгел, Русиядә җитештерелгән дарулар да кими. Алар арасында гомер өчен кирәкле һәм мөһим дарулар да бар. Дәүләт бу исемлектәге дарулар өчен бәя чикләрен контрольдә тота, ә чыгымнар артканда җитештерүчеләргә мондый даруларны чыгару файдалы түгел диелә.
- Былтыр 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ Русиягә кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә. Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lillyның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
- 2022 елның март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
- Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
- Русиядә ВИЧ авырулы кешеләр куллана торган "Эвиплера" даруы да җитми башлаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум