Accessibility links

Русия финанс министрлыгы Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум түләү турындагы мәхкәмә карарын шикаять иткән


Фәтхулла Исхаков
Фәтхулла Исхаков

13 сентябрьдә Уфаның Ленин районы 13 ел нахакка төрмәдә утырган Фәтхулла Исхаковка дәүләт 31 миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгарган иде.

Русия финанс министрлыгы нахакка 13 ел төрмәдә утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум түләү турындагы мәхкәмә карарын шикаять иткән. Әлегә Башкортстан Югары мәхкәмәсендә шикаять караласы көн билгеләнмәгән, дип җиткерә "Коммерсантъ".

13 сентябрьдә Уфаның Ленин районы 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковка дәүләт 31 миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды.

Пенсионер үзе дәүләттән 450 миллион сум таләп иткән иде. "Диңгез буенда йорт – 100 миллион сум. Өйгә хезмәт күрсәтү – ун елга 50 миллион сум. Сак хезмәте һәм хезмәтчеләр – елына 10 миллион сум, ун елга – 100 миллион сум. Ял һәм дәвалану – елына 5 миллион сум. Калганы – башка төрле чыгымнар", дип аңлатты ул һәм "җәһәннәмдә яшәдем, җәннәттә яшәргә мөмкинлек бирегез" диде.

  • Быел майда Башкортстанда яшәүче 86 яшьлек пенсионер Фәтхулла Исхаков моннан 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән иде. Русия Югары мәхкәмәсе аңа аклау карары чыгарды.
  • Исхаковны үтерү нияте белән ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. 13 ел буе гаепсезгә утырып чыкканнан соң, ул гаделлек эзли башлый. Русия Конституция мәхкәмәсенә, 6нчы кассация мәхкәмәсенә, Югары мәхмәгә мөрәҗәгать итә, прокуратура каршысында ачлык оештыра һәм пикетларга чыга.
  • Узган ел Азатлык Фәтхулла Исхаковның язмышын һәм гаделлек өчен көрәшен язып чыккан иде. "Бөтен мәхкәмәләргә, партия оешмаларына, журналистларга яздым. Кызык итеп хәтта "Поле чудес" програмына, Леонид Якубовичка да яздым, миңа җавап бирмәде. Берсенең дә файдасы булмады", дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG