Дөньяда табигать казаларыннан килгән зарар - сәгатенә 16 миллион долларны тәшкил итә. Бу хакта Яңа Зеландия галимнәренә сылтама белән The Guardian яза.
Nature Communications журналында чыккан тикшеренүдә беренче тапкыр глобаль җылыну белән бәйле килгән матди зыян исәпләнгән: глобаль җылыну аркасында давыллар, су басулар, корылык ешая бара.
Тикшеренүдә әйтелгәнчә, 2000 елдан 2019 елга кадәр булган табигать казаларыннан килгән матди зыян елына 140 миллиард долларны тәшкил итә.
Бәяләмә биргәндә авыл хуҗалыгы уңышы, диңгез дәрәҗәсе күтәерлү-төшүе кебек күренешләрне исәпкә алмаганнар. Бу акчаларның өчтән икесе кешеләр үлеме белән бәйле: галимнәр бер кешенең гомерен АКШ һәм Британия хөкүмәтләре исәпләүләрендәгечә 7 миллион доллар дип алган. Ә табигать казаларыннан 20 ел эчендә 1,2 миллиард кеше, ягъни җир шарындагы халыкның алтыдан бер өлеше зыян күргән.
Тикшеренүдә әйтелгәнчә, иң зур зыянны җил өермәләре сала.
- Дөнья метеорология оешмасы мәгълүматынча 1970 елдан 2021 елга кадәр дөньяда 11 778 табигать казасы булган. Ике миллионнан артык кеше һәм билгесез санда җәнлекләр үлгән. Икътисадка 4,3 триллион долларлык зарар килгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум