Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән күчеп киткән адвокатларны статусларыннан мәхрүм итмәкчеләр


Мәхкәмә тыңлаулары вакытында адвокат Вадим Прохоров һәм Владимир Кара-Мурза
Мәхкәмә тыңлаулары вакытында адвокат Вадим Прохоров һәм Владимир Кара-Мурза

Адвокатлар фикеренчә, кабул ителгән очракта мондый төзәтмәләрне чит илдән торып Русия юрисдикциясендә үз эшләрен намуслы дәвам иткән адвокатларга басым өчен кулланачаклар.

Русия адвокатларын чит илгә китсәләр статусларыннан мәхрүм итүләре бар. Бу хакта "Адвокат эшчәнлеге һәм адвокатура турындагы" канунга хөкүмәт тәкъдим итә торган төзәтмәләргә таянып, Коммерсантъ җиткерә.

Канун өлгесен Адвокатлар федераль пулаты белән берлектә юстиция министрлыгы әзерләгән һәм ул быел февральдә Думага кертелгән.

Төзәтмәләр сәбәпләре булмаган килеш бер елдан артыграк Русиягә кайтмаган яки даими чит илдә яшәргә карар кылган адвокатларны һөнәри статусларыннан мәхрүм итүне күз уңында тота. Бу "квалификация комиссиясе нәтиҗәсе белән адвокат пулаты шурасы тарафыннан" эшләнәчәк.

Бары тик берничә очракта гына бу кагылмый: әйтик, дәвалану яки белем алу өчен чит илгә киткән адвокатларга гына. Шулай ук дәүләт хакимияте оешмалары яки Русиянең башка оешмалары аның гаилә әгъзаларын чит илгә эшкә җибәргән булып, адвокат үзенең гаиләсен озата киткән булса гына.

Документ авторлары әйтүенчә, "Русия адвокатлары арасында озак вакытка яки даими яшәү өчен чит юрисдикцияләргә, шул исәптән Русия белән "дус булмаган" дәүләтләргә китеп, һаман да үз эшчәнлеген дәвам итүчеләр бар". Янәсе кайбер очракта эшчәнлекләре "шул исәптән адвокатура институтына ышанычны какшатуга да юнәлдерелгән" була.

"Коммерсантъ" адвокат берләшмәсе әгъзаларын сораштырган, алар фикеренчә, кабул ителгән очракта мондый төзәтмәләрне чит илдән торып Русия юрисдикциясендә үз эшләрен намуслы дәвам иткән адвокатларга басым өчен кулланачаклар. Шулай ук алар монда адвокатларның хезмәткә хокукларын һәм күчеп йөрүгә ирекләрен чикләү турында сүз бара, дип искәртә.

Адвокатлар федераль пулаты вице-президенты Олег Баулин исә төзәтүләр кабул ителгән очракта да, адвокатның статусын туктату турында карар чыгару-чыгармауны адвокат пулаты шурасы хәл итәчәк, дип искәрткән.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлагач, русияләр күпләп чит илләргә күченә башлады. Төрле һөнәр ияләре, әйтик, галимнәр һәм югары уку йортлары укытучылары, бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
  • Гыйнварда "ВКонтакте" чит илгә күчкән хезмәткәрләренә Русиягә кайтырга кушты, эштән җибәрү белән янады. Ширкәттә моны серверлар иминлеге мәсьәләләре белән бәйле, дип аңлаттылар, ширкәтнең мәгълүматлары читкә таралуын теләмибез диделәр. Шулай ук "ВКонтакте" хезмәткәрләренә чит илдән торып эшләү тыелды.
  • Быел җәй МТС оешмасы да үзенең хезмәткәрләренә чит илдән торып эшләүне тыячагы билгеле булды.
  • Шул ук вакытта Русия оешмаларында һәм дәүләт корпорацияләрендә эшләүчеләрне эштән җибәрү белән янап, чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәләр. Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле аларның күбесе чит илгә чыга алмас булган. Журналистлар мәгълүматынча Русиянең дәүләт оешмаларында эшләүчеләр чит ил паспортын Федераль иминлек хезмәтенә яки махсус бүлекчәгә саклауга бирә. Ә моннан баш тартучыларга эштән китәргә тәкъдим итәләр яки документны гамәлдән чыгару белән яныйлар диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG