Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафури театры Казанда милли үзбилгеләнүнең юкка чыгуы һәм өйдә җәберләү турында тамашалар күрсәтәчәк


2020 елда Гафури театры Казанда Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәренә нигезләнгән спектакль күрсәткән иде
2020 елда Гафури театры Казанда Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәренә нигезләнгән спектакль күрсәткән иде

14-19 ноябрь Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының Казанда гастрольләре узачак. 6 көн эчендә барлыгы 10 спектакль тәкъдим ителәчәк. Тамашалар Камал театры бинасында күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген театр әһелләре "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Гастрольдә милли проблемнарга багышланган спектакльләр күрсәтеләчәк, диде Башкортстанның халык артисты Сара Буранбаева. Сүз режиссер Рима Харисованың "Җиде буын. Саклаучылар" һәм "Җиде буын. Яшьләр" вербатим-спектакльләре турында бара. Бу — документаль театрның бер формасы. Тамаша кече залда күрсәтеләчәк. Спектакль нигезендә реаль кешеләр белән әңгәмәләр ята диелде.

"Бу спектакльләр милли үзбилгеләнүнең юкка чыгуы турында. Үзебезнең үзенчәлегебезне, мәдәниятне, телне югалта баруыбызга басым ясалды… Бу башкорт халкына гына түгел, барлык милләтләргә дә кагыла. "Җиде буын. Яшьләр" спектаклендә исә, кала яшьләренең үзенең милләтенә, теленә булган мөнәсәбәте күрсәтелә. Бүген кайбер яшьләр милли үзенчәлек, тел кирәкми дип саный", диде ул.

Моңа кадәр Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Белгечләр моны Мәскәү басымы астында эшләнде дип саный. Узган ел Башкортстанда кабул ителгән милли сәясәт концепциясендә "россиян" булдыру, сепаратизмны юк итү максаты куелды.

Гафури театры Казан тамашачысына режиссер Фиргать Гарипов язучы Заһидә Мусина әсәре нигезендә куйган "Килен" спектаклен дә тәкъдим итәчәк. Анда өйдә җәберләү темасы күтәреләчәк. Аның премьерасы 4 октябрьдә Уфада узган. Спектакльдә кайнана ролен башкарган Башкортстан халык артисты Эльвира Юнысова өйдә җәберләү темасы матбугатта, медиада еш яңгырый һәм ул тормышта да күзәтелә дип белдерде.

"Мин тискәре образны уйныйм. Премьера вакытында минем образга карата тамашачылар арасында кычкыручылар да булды. Безнең тормышыбызда бу күренеш бар", диде ул.

Моннан тыш, Башкорт театры Зифа Кадыйрова әсәре нигезендә куелган "Синсез килгән язлар" спектаклен күрсәтәчәк. Нәҗип Асанбаевның "Кызыл Паша", Туфан Миңнуллинның "Эзләдем, бәгърем, сине", Хәбибулла Ибраһимовның "Җизнәкәй", Ризаэтдин Фәхретдиновның "Әсма" әсәренә нигезләнеп куелган спектакле тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Казан тамашачысына таныш булган Халисә Мөдәрисованың "Бәхет хакы" һәм Баязит Бикбайның "Кодача" тамашалары да кабаттан күрсәтелер дип көтелә.

  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдә репрессив кануннар һәм чаралар кабул ителде. Сәнгать, мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Аеруча, бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелде. Моңа кадәр татар сәнгате өлкәсендә тынычлык хөкем сөрде. Экспертлар моны татарларның эчке эмиграциягә китүе, яшерен протест дип аңлатты. Цензура көчәйсә, татар сәнгате югалтулар кичерәчәк, ди алар. Шулай да төрле чикләүләр милли театрларга йогынты ясый башлады.
  • Узган ел Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Гүзәл Яхина әсәре нигезендә куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды. Ел башында Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте.
  • Шул ук вакытта хакимият вәкилләре сәхнә әсәрләренә тәнкыйди фикерләр дә белдерә башлады. 8 июньдә Татарстан Дәүләт шурасында депутатлар Габдулла Тукай турында әзерләнгән тамашаны тәнкыйтьләп чыкты һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать юллаячагын әйтте. Сүз 26 апрельдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрьнең тууына 137 ел тулуга багышланган тантана турында бара.
  • Җәен Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Колумбия режиссеры Алехандро Гонсалес Пученың Камал театрына килеп спектакль куярга куркуын белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG