Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутат Яһудин Татарстанда халык һөҗүмнән саклануга әзер түгел дип белдерде


Альберт Яһудин
Альберт Яһудин

Ул бу хәлгә төшүдә түрәләрне гаепләде

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Альберт Яһудин республикада һөҗүмнән яшеренү урыннары әзер түгел һәм халыкны өйрәнүгә җәлеп итмиләр дип белдерде. Бу хакта ул бүген парламент утырышында чыгыш ясады.

Октябрь башында Русиядә, шул исәптән Татарстанның барлык шәһәрләре һәм районнарында узган өйрәнүләрне депутат мисал итеп китерде. Анда 35 мең кеше һәм 4 мең техника җәлеп ителде.

Аның сүзләренчә, өйрәнү вакытында яңгырарга тиешле игъланны күпчелек халык ишетмәгән.

"Мин дә, Түбән Камада, Чаллыда яшәүчеләрнең күпчелеге дә берни ишетмәде. Бу башка шәһәрләрдә дә шулай булган дип уйлыйм", диде ул.

Шуннан соң ул социаль челтәрдә халыкның бу хакта язган фикерләрен китерде: "Кирмән янында гына яңгыраталармы аны?" диде ул гаҗәпләнеп. Ул бары Чистай районында гына сирена тавышы ишетүләрен әйтте.

Узган ел Альберт Яһудин бу хакта парламент утырышында аерым чыгыш ясаган иде. Аның тәнкыйтеннән соң республика хөкүмәтенә йөкләмәләр бирелде.

"Мин дә, республика халкы да үзгәрешләр күрми. Тавыш игъланы ишетелми, халык кайда һәм ничек эвакуацияләнергә кирәклеген белми, кешеләргә тиешенчә мәгълүмат җиткерелми. Яшеренү урыны дип аталган йорт идән аслары берни белән җиһазландырылмаган. Хәтта арзанлы урындыклар да, су да юк. Подвал ачкычлары аерым кешеләрдә, әмма җитди хәл булса, ул кешеләрне таба алмаячаксың", диде ул.

Аныңча, уку йортларында да тиешенчә өйрәнүләр үткәрелми.

"Бардак. Түрәләр үзләрен җавапсыз тота", дип өстәде ул.

Яһудин Татарстанның бердәм онлайн харита кушымтасын булдырырга тәкъдим итте. Анда бомбадан яшеренү урыннары күрсәтелергә тиеш ди ул.

Элегрәк депутат Татарстанда эвакуацияләү урыннарының 71 проценты гына әзер яисә өлешчә әзер санала дип хөкүмәттән алган мәгълүматны җиткергән иде. Бу урыннар халыкның 4 процентын гына сыйдыра.

"10 ай узды. Хәзер нинди саннар икәнен беләсе килә. Халыкның 96 проценты саклана аламы? Беркетмә төзеп йөкләмә бирүне сорыйм", диде ул ахырдан.

  • Узган ел һәм быел украин гаскәре һөҗүмгә күчкәч, Русиядә бомбадан яшеренү, эвакуацияләнү урыннары турында еш сөйләшә башладылар.
  • Моңа кадәр атом коралы кулланыла калса, Татарстанда алты шәһәрне эвакуацияләргә ниятлиләр, дип медиа Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржкога сылтама белән язды.
  • Башка төрле куркыныч янаганда Татарстанда яшәүчеләрне идән асларына һәм метрога, яшеренү урыны буларак кулланылучы башка объектларга качырырга тиешләр.
  • Быел август аенда Чаллыда бомбадан качу урыннары ясалачак диелде.
  • Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG