Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым активисты Ирина Данилович Акмәчет тикшерү изоляторында тотылган чакта инсульт кичергән


Ирина Данилович
Ирина Данилович

"Акмәчет тикшерү изоляторында булган чагында аңа бер яки берничә тапкыр инсульт булган. Хәзер аны Русиягә күчерделәр, анда хокук яклаучылар басымы ярдәмендә анализлар һәм МРТ ясаттыра алдык. МРТ аның инсульт кичерүен раслады", дип сөйли ZMINA оешмасы вәкиле Виктория Нестеренко.

Сивил журналист һәм шәфкать туташы Ирина Данилович Акмәчет (Симферополь) тикшерү изоляторында тотылган чагында инсульт кичергән. Бу хакта ZMINA оешмасы вәкиле Виктория Нестеренко әйтте, дип җиткерә Укринформ.

"Акмәчет тикшерү изоляторында булган чагында аңа бер яки берничә тапкыр инсульт булган. Хәзер аны Русиягә күчерделәр, анда хокук яклаучылар басымы ярдәмендә анализлар һәм МРТ ясаттыра алдык. МРТ аның инсульт кичерүен раслады. Аның Акмәчет тикшерү изоляторында тотылган чакта сәламәтлеге белән бәйле фаразлары расланды", дигән Нестеренко.

Элегрәк тикшерү изоляторында медицина ярдәме булмау сәбәпле, Даниловичның колаклары ишетми башлавы билгеле булды. Шулай ук активист колагы ялкынсынганга, көчле баш авыртуларыннан интегүен әйткән иде.

"Ул гел сәламәтлеге начараюга зарланды. Аңа бер тапкыр да медицина ярдмәе күрсәтмәделәр. Югыйсә хокук яклаучылар да аларның туганнары да даими бу мәсьәләне күтәреп торды. Нәтиҗәдә бер колагы саңгырауланды", дип белдергән Виктория Нестеренко.

Ирина Даниловичны былтыр 29 апрельдә аннексияләнгән Кырымның Көктөбел (Коктебель) бистәсеннән Кефегә (Феодосия) барган чакта тоткарладылар һәм кайдалыгы турында 12 тәүлек буе берни билгеле булмады.

Тоткарланганчы ул шәфкать туташы булып эшләде һәм социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен, шулай ук берничә блогер баганасы алып барды, алар аннексияләнгән ярымутраудагы медицина хезмәткәрләренең хокукларына һәм сәламәтлек саклау проблемнарына багышлана иде.

Данилович үзен урлауларыннан соң, Русия куәт оешмалары вәкилләренең көч куллануын: бууын һәм кыйнавын сөйләде.

Былтыр декабрь ахырында активистны җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Мәхкәмә аны Русия Җинаять кодексының 222.1 маддәсе (шартлаткыч матдәләр яки җайланмаларны канунсыз алу, тапшыру, саклау, йөртү) нигезендә гаепле дип тапты.

  • Быел февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Гыйнвар аенда Гафаровның адвокаты аның начар хәлдә булуын, көнгә ике йөрәк өянәге кичерүен сөйләгән иде. Җемил Гафаровка 60 яшь иде.
  • Русия колонияләрендә тотылучы кырымтатарларның сәламәтлеге начараюы, тиешле медицина ярдәме ала алмаулары турында моңарчы да хәбәрләр булды. Әйтик, былтыр август аенда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Арсен Абхаировның төрмәдә варикоз авыруы барлыкка килүе әйтелде. Иренең аяклары шешенүе һәм авыртуы турында аның хатыны Азизе сөйләгән иде.
  • "Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатар имамы Раиф Февзиевнең дә изоляторда сәламәтлеге какшады. Бер елда имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, нерв системы белән проблемнары туган. Хатыны аңа табиблар тикшереп тормыйча гына антибиотиклар билгели дип зарланган иде.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG