Кайнар хәбәр

Туба халкының иҗтимагый оешмасы Русиядә "ят агент" дип тамгалану сәбәпле ябылырга мәҗбүр булды

Туба халкы вәкилләре
Туба халкы вәкилләре

Бүген Юстиция министрлыгы оешманың юкка чыгуы сәбәпле аны "ят агентлар" исемлегеннән чыгарган.

3 ноябрь көнне Русия Юстиция министрлыгы "Туба калык – Тубалары" төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасын "ят агентлар" исемлегеннән чыгарган. Оешма моңарчы "ят агентлар" исемлегенә керү сәбәпле ябылырга мәҗбүр булган, дип хәбәр итә ОВД-Инфо.

Оешманы "ят агент" вазифасын башкаручы табышсыз оешмалар исемлегенә узган елның 3 февралендә керткәннәр иде.

Оешманың рәисе Петр Бедушев Азатлыкка сөйләгәнчә, 10 ел дәвамында алар үз халкына мәгълүмати-хокукый ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгәннәр. Аларга моңарчы ниндидер кисәтү ясаулар, тикшерүләр, мәхкәмә эшләре дә булмаган.

— Русия Юстиция министрлыгының безгә ни өчен бәйләнүен аңламыйбыз, шуңа рәсми сорау юлладык. Алар өч эш көне эчендә җавап бирергә тиеш, бәлки, иртәрәк тә җибәрә алырлар, — дип сөйләгән иде Азатлыкка оешманың координаторы Таир Бодрошев.

Себернең аз санлы асаба халыклары арасында саны 2 меңләп кенә калган туба да бар. Үз халкының бетә баруына җаны янган кешеләр аның фольклорын үстерергә, яшьләргә тел өйрәтергә теләп, 2012 елда "Туба калык – Тубалары" милли-мәдәни иҗтимагый оешмасын булдырганнар.

Туба халкы – Себернең иң борынгы төрки халыкларның берсе, бүгенге көндә Алтай республикасының төньягында яши. Халык саны 2 мең тирәсе. Күпчелеге православ динен тота. Русиядә азсанлы асаба халыклар исемлегенә кертелгән.
  • Русиядә "ят агент" вазифасын башкаручы табышсыз оешмалар (НКО) исемлеге 2012 елдан бирле алып барыла. Бүгенге көндә юстиция министрлыгы сайтында әлеге статуслы 73 оешма бар. Исемлеккә "Мемориал" төбәк оешмалары, Transparency International, Медиа чаралары хокукларын яклау үзәге һәм башка оешмалар керә.
  • 1 декабрьдән Русия Юстиция министрлыгы "ят агент" дип танылганнарны яңа бердәм исемлеккә берләштерде.
  • 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
  • 18 октябрьдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" итеп белдермәүдә гаепли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG