Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туба оешмасы "ят агент" дип тамгаланды. Бу татар-башкортларга да яныймы?


Туба халкы вәкилләре
Туба халкы вәкилләре

Себердә туба халкы иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре ни өчен оешманы "ят агент" дип тамгалауларын аңламый. Татар-башкорт активистлары Татарстан белән Башкортстанда үз сүзен әйтердәй милли оешмалар ябылып бетте, куркасы калмады дип саный.

Алтайда яшәүче азсанлы асаба халыкның "Туба калык – Тубалары" оешмасын Русия Юстиция министрлыгы "ят агент функцияләрен башкаручы коммерцияле булмаган оешма" дип тамгалады. Оешма вәкилләре бу хакта интернеттан белгән, әмма ни өчен икәнен аңламыйлар. Русия Юстиция министрлыгы әлегә аңлатма бирмәгән.

Себернең аз санлы асаба халыклары арасында саны 2 меңләп кенә калган туба да бар. Үз халкының бетә баруына җаны янган кешеләр аның фольклорын үстерергә, яшьләргә тел өйрәтергә теләп, 2012 елда "Туба калык – Тубалары" милли-мәдәни иҗтимагый оешмасын булдырганнар.

Туба халкы – Себернең иң борынгы төрки халыкларның берсе, бүгенге көндә Алтай республикасының төньягында яши. Халык саны 2 мең тирәсе. Күпчелеге православ динен тота. Русиядә азсанлы асаба халыклар исемлегенә кертелгән.

Оешманың рәисе Петр Бедушев сүзләренчә, 10 ел дәвамында алар үз халкына мәгълүмати-хокукый ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгәннәр. Аларга моңарчы ниндидер кисәтү ясаулар, тикшерүләр, мәхкәмә эшләре дә булмаган. Бары бер тапкыр гына оешма авыр хәлдә калган: 6-7 ел элек Берләшкән милләтләр оешмасы Туба калыкка милли җырлары белән компакт-диск чыгарырга грант акчасы җибәргән. Ул долларларда булгач, аларны бераз тикшереп, сорау алганнар. Шуңа хәзер оешманы "ят агент функцияләрен башкаручы" дип тануларын белгәч бик аптыраганнар.

Петр Бедушев
Петр Бедушев

— Без ничектер үз-үзебезне якларга тырышабыз – бөтен эшебез шул. Азсанлы гына калган туба халкына мәгълүмати-хокукый ярдәм белән шөгыльләнәбез. Грантлар турында мәгълүмат таратабыз, азсанлы асаба халыкларның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында язабыз, юридик ярдәм күрсәтәбез. Республикада узучы милли бәйрәмнәрдә фольклор белән катнашабыз. Бөтен эшчәнлегебез ачык. Сайтыбызны, Фейсбукта үз төркемебезне, инстаграмда сәхифәбезне алып барабыз. Семинарлар, тренинглар үткәрәбез, буклетлар, брошюралар, төрле басма материаллар чыгарабыз. Күптән түгел, туба телендә балалар өчен әлифба бастырдык, — ди Бедушев.

Оешманың координаторы Таир Бодрошев "ят агент функцияләрен башкаручы" исемлегенә керүләрен белгәч, Алтай республикасы Юстиция министрлыгына барган, әмма анда бу яңалыктан хәбәрдар булмауларын әйткәннәр. Русия Юстиция министрлыгына ни сәбәпле шулай килеп чыгуын сорап рәсми хат та юллаганнар.

Таир Бодрошев
Таир Бодрошев

— Оешмада күп эшләр өчен үзем җаваплы булгач, күп документларда минем телефон номеры тора. Оешманың "ят агент функцияләрен башкаручы оешма булып танылуы хакында СМС килгәч, башта моны шаярту дип уйладым. Шулай да, тикшереп кайту зыян итмәс дип, Алтай республикасы Юстиция министрлыгына бардым. Алар үзләре дә аптырады, бу хакта миннән ишеттеләр. Әлегә Мәскәүдән документлар килеп җитмәвен әйттеләр.

Русия Юстиция министрлыгының безгә ни өчен бәйләнүен аңламыйбыз, шуңа рәсми сорау юлладык. Алар өч эш көне эчендә җавап бирергә тиеш, бәлки, иртәрәк тә җибәрә алырлар. Дүшәмбе көнне кичке якта офисыбызда оешма әгъзалары белән очрашырга сөйләштек, килгән хатны бергә укырбыз, уйлашырбыз, — ди Таир Бодрошев.

Туба халкы вәкилләре
Туба халкы вәкилләре

Ул үзенең бу ике көндә "йолдызга" әверелүен дә әйтә. Себернең төрле төбәкләреннән, Мәскәүдән журналистлар, ни өчен сезнең оешма дошманга әверелде дип шалтырата икән.

Ни өчен "ят агент" исемлегенә керүебезне аңламыйбыз

— Ни өчен икәнен үзебез дә аңламыйбыз, дип җавап бирәм. 2021 елда безнең оешма Бөтендөнья кыргый табигать фонды грантын отты. Ул урман мониторингы һәм азсанлы асаба халык вәкилләреннән торган җәмәгать күзәтүе оештыру өчен иде. Күләме – 450 мең сум. Аны смета буенча тоттык, хисабын тапшырдык. Шуның өчен түгелме икән дигән шигебез генә бар. Бу шик кенә, чөнки мондый хәлнең була алуы башка сыймый, — ди Бодрошев.

Аның бу фикерен оешма рәисе Петр Бедушев та хуплый. Экологик оешманың зыянлы оешма булуын, күл, елга, урман кебек ил ресурслары, тайга бөтенлеге өчен булган эшнең "ят агент" эше буларак кабул ителүен аңламавын әйтә.

— Без асаба халык һәм гомер-гомергә шушы җирләрдә, тайгада яшибез. Эрбет чикләвеге җыябыз. Бу — безнең йорт, бу безнең ипи. Шушы табигатебезне саклап калу өчен алып барган эшчәнлегебез "ят агент" функцияләренә керә дип атау мөмкин түгелдер, моңа ышанып булмый, — ди Бедушев.

Туба халкы вәкилләре
Туба халкы вәкилләре

Сүз барышында алар татарлар белән туба халкын чагыштырып карый. "Татарлар актив, безнең халык пассив", диләр. Соңгы халык санын алуда тубаларның 1957 кеше генә калуы ачыкланган. Бодрошев фикеренчә, аларның да нибары 30 процент чамасы гына туба телендә сөйләшә белә. Хәтта оешманың җыелышлары да күп очракта урысча уза, ә яшьләр милли эшләргә бик катышмый да икән.

Без тубалар өчен аерым билгеле бер сумма күчерелүен телибез

— Алтайда яшәүче асаба халыкларга туба, командиннар, чалканнар, теленгитлар һәм башкалар керә. Аларның барысын да берләштереп, алтайлар дип атап йөртәләр. Бу халык санын алу барышында без үзебезне дә аерым милләт итеп, өстәмә бер юл белән язуларын сорап чыгышлар ясадык. Азсанлы халыкларны саклап калу өчен Русия аз булса да акча бүлә. Алтайларга дип күчергән акчаның ничек бүленгәнен белгән кеше юк, шуңа без тубалар өчен аерым билгеле бер сумма күчерелүен телибез. Бу шунлыктан әйтелгән сүзләр булды. Без бит республикадан, илдән аерылып чыгабыз дип тә әйтмәдек. Бу сүзләр өчен каныкмыйлардыр инде, — ди Бодрошев аптырап.

Тубаларга бәйле вазгыять сәбәпле, мондый хәл татар-башкорт оешмаларына да янамыймы, дигән сорау белән Азатлык Татарстан һәм Башкортстан җәмәгатьчелеге вәкилләренә дә мөрәҗәгать итте.

Азатлык татар яшьләре берлегенең Чаллы оешмасы рәисе Илмир Салих фикеренчә, тубалар урман кисүгә каршылык күрсәтеп, ниндидер федераль көчләрнең, конкрет шәхси бизнесына комачау иткән булырга мөмкин. Ә татарлар андый куркыныч тудырмый.

Илмир Салих
Илмир Салих

— Алтай халыклары менталитетлары белән йомшак. Шуңа да аларның оешмалары, ник шунда бар халкы белән күтәрелеп чыкмыйлар, Русия өчен куркыныч түгел. Соңгы берничә елда урман сату нефть һәм газга караганда да табышлырак тармакка әйләнеп килә. Шушы эштә комачау итүче, бигрәк тә бөтен дөньяга мәгълүм экологик оешмалар белән элемтәдә торучы кемнәрдер бар икән, аларны юк итү өчен нинди чара да ярап тора. Төгәлрәк әйткәндә, туба халкыннан Русиягә куркыныч янамый, ә бәлки агач олигархиясенә куркыныч яныйдыр?! Татар оешмаларын да "ят агент" буларак таный алалар, әмма без татарлар кырысрак, катырак, тавыш та күбрәк чыга. Аннан соң, без бит агач сату бизнесына да, нефтькә дә куркыныч тудырмыйбыз, шуңа безгә бәйләнерләр дип уйламыйм, — ди Илмир Салих.

Башкортстанда 2020 елның 22 маенда "Башкорт" оешмасын экстремистик дип таныганнар иде. Шул оешма җитәкчеләренең берсе булган җәмәгать эшлеклесе Илнар Галин фикеренчә, ниндидер куркыныч тудырырдай эре оешмаларны инде күптән тыйдылар, хәзер барлы-юклы вак иҗтимагый оешмаларны да бетерү эше бара.

Илнар Галин
Илнар Галин

— Татарстанда Татар иҗтимагый үзәген дә экстремистлар рәтенә кертеп куйдылар. Аңа кадәр "Башкорт" оешмасын экстремист дип атап эшчәнлеген тыйганнар иде. Дөресен генә әйткәндә, бүген Башкортстанда милли эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешма юк. Татарстанда хакимияткә үз сүзен курыкмыйча әйтә ала торган шундый берәр оешма бармы?

Бездә мондый эшләр белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар калмады

Ә бөтен Русияне караганда, кайсыдыр халыкта бармы? Юктыр, дип беләм. Булса, ишетер идек. Ят агент функцияләрен башкаручымы ул, экстремистмы – аерма күрмим – аларның берсенә дә эшләргә ирек бирелми дигән сүз. Бик аз санда гына калган туба турындагы бу яңалыкны укып аптыраган идем инде. Алар сәясәт белән шөгыльләнмәдек дип әйтә әйтүен, әмма бүгенге вазгыятьтә кайсы юнәлештә генә эшләсәң дә, ул барыбер сәясәткә барып тоташа. Экологиягә кергәнсең икән, бу – сәясәт. Тел, милли темалар, мәдәният һәм хәтта спорт, андагы коррупция дә бүген сәясәт белән шөгыльләнүгә тиң гамәл буларак бәяләнә. Бездә хәзер мондый эшләр белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар калмады, ябасы ябылып бетте, шуңа куркыр урын юк, — диде Илнар Галин.

Ул соңгы елларда халыкта курку хисе артуын да билгеләп узды.

Халыкта курку артты, күпләр хәзер үз фикерен кычкырып әйтүдән дә курка

— Ачыктан-ачык язучы, тәнкыйтьләргә җөръәт итүче кешеләр бик аз калды. Сәяси кыр буш, анда-санда гына булган "батырлар" куркыныч тудырмый, тиздән аларга да барып җитәчәкләр. 2020 елның августында булган Куштау вакыйгаларына кадәр, бер ел алдан, безнең оешма шунда җыен үткәрде. 400-500 кеше җыелган бу урында шундый ныклы, батыр рух сизелә иде. Ә хәзер андый җыеннарны җыеп та булмый, андый рухны булдыру да кыен. Халыкта курку артты, күпләр хәзер үз фикерен кычкырып әйтүдән дә курка, ди Галин.

  • Русиядә "ят агент" вазифасын башкаручы табышсыз оешмалар (НКО) исемлеге 2012 елдан бирле алып барыла. Бүгенге көндә юстиция министрлыгы сайтында әлеге статуслы 73 оешма бар. Исемлеккә "Мемориал" төбәк оешмалары, Transparency International, Медиа чаралары хокукларын яклау үзәге һәм башка оешмалар керә.
  • Моннан тыш, кайбер милли оешмалар экстремистик оешмалар исемлегенә кертелде. 2020 елның 22 маенда Башкортстан югары мәхкәмәсе "Башкорт" иҗтимагый оешмасын экстремист дип таныды һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыю хакында карар чыгарды.
  • 2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде.
  • Былтыр октябрьдә Русия юстиция министрлыгы "экстремист эшчәнлек алып бару белән бәйле рәвештә" Татар иҗтимагый үзәгенең эшчәнлеген туктатты.
  • 2022 елның 12 гыйнварында Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Русия Юстиция министрлыгы мөрәҗәгатен карап, "Мәскәү татарлары штабы" иҗтимагый оешмасын ябу турында карар чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG