Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки дөнья язучылары корылтае: төрки халыкларга уртак тел, уртак әлифба кирәк


Корылтайдан күренеш
Корылтайдан күренеш

6-8 ноябрьдә Төркия башкаласы Әнкарада V Төрки дөнья язучылары корылтае узды. Җыенда барлык төрки халыкларга бер уртак тел кабул итү мәсьәләсе төп тема булып күтәрелде. Татарстан һәм Башкортстан язучыларының җыенга нинди фикерләр белән килүен, уртак телгә карата башка язучыларның карашын сораштык.

Әнкарада узган Төрки дөнья язучылары корылтаена дөньяның 19 төбәгеннән 100ләп язучы һәм шагыйрь җыелды. Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан, Гыйрак, Иран, Косово, Македония, Сүрия, Гагаузия, Төркмәнстан, Кипр, Маҗарстан, Греция кебек илләрдән, Русия төбәкләреннән дә катнашучылар бар иде. Татарстаннан – Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, ә Башкортстаннан – узган ел гына Язучылар берлеге рәисе булып сайланган Айгиз Баймөхәммәтов катнаштылар.

Әлеге чара быел бишенче тапкыр узса да, соңгы тапкыр ул 25 ел элек Антальяда булган. 1992 елдан бирле ике елга бер тапкыр уздырылган, әмма 1998 елдан соң башка оештырылмаган. Корылтайның чирек гасырдан соң яңартылуы игътибарга лаек. Республика булып оешуына 100 ел тулу уңаеннан Төркиядә быел бик күп халыкара чаралар узды. Бу корылтай да шул вакыйга уңаеннан торгызылды. Киләчәктә ул башка төрки дәүләтләрдә дә чиратлап уздырылыр дип көтелә.

6 ноябрьдә Әнкараның Милли китапханәсе залында узган ачылышта ILESAM (Фәнни һәм әдәби әсәр ияләре берлеге) мөдире шагыйрь-язучы Мәхмәт Нури Пармаксыз төрки дөнья өчен хәл ителәсе төп сорауларның берсе итеп уртак тел булдыру мәсьәләсен күтәрде.

— Ниндидер фәнни эш, әдәби роман яки хикәя яздым икән, төрки дөньядагы һәркемнең мине аңлавын телим. Монда килгәндә без инглизчә дә, русча да түгел, төрки халыкларның һәркайсы аңлый торган уртак телдә сөйләшик. Бу корылтай барышында ул мәсьәләне дә сөйләшәчәкбез, диде ул.

Азәрбайҗан Язучылар берлеге рәисе Анар Рызаев та аның фикерен хуплады һәм ул уртак тел итеп "Төркия төрекчәсе" булырга тиеш дип белдерде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Ачылыштан соң язучылар биш төркемгә бүленеп, үз секцияләрендә аралашуны дәвам итте. Җыенда түбәндәге төркемнәр эшләде:

  • "Төрки дөньяда уртак тел һәм әлифба",
  • "Төрки дөнья мәгарифендә, мәдәниятендә, сәнгатендә һәм әдәбиятында тигезлек һәм бердәмлек идеясе",
  • "Төрки дөньяда автор хокуклары мәсьәләсе һәм пират басмалар белән көрәш чаралары",
  • "Төрки дөньяда уртак китапханә булдыру, уртак телдә басмалар һәм уку культурасы, тәрҗемә мәсьәләре",
  • "Төрки дөньяның уртак әдәбияты, әдәби жанрлар".

Ачылыш узган кичтә Әнкараның Сынлы сәнгать музеенда төрки дөнья көйләре концерты булды, оркестр һәр төрки халыкның билгеле җырларыннан көйләрне уйнады.

Корылтайда катнашкан Татарстан һәм Башкортстан язучылары мондый халыкара чараларны яңа танышлар булдыру һәм үз халкыңның әдәбиятын дөньяга таныту чарасы дип күрә.

— Чарадагы иң төп нәрсә — үзара аралашу, проблемнарны сөйләшү, бер-беребез белән әдәби хезмәттәшлек турында килешү. Мин моңа кадәр дә үзбәкләр белән сөйләшкән идем, монда да әдәби антологияне алмашу хакында сөйләштем. Без XXI гасырда иҗат иткән, әле дә исән-сау булган язучыларның антологиясен бастырган идек. Аны иң беренче Төркиядә төрек теленә тәрҗемә итеп бастырдык. Аннары Мәскәүдә урыс телендә, Азәрбайҗанда азәрбайҗан телендә чыгардык. Азербайҗан, Төркия язучыларының антологиясен дә үзебездә әзерлибез. Казакъстанда булып, алар белән дә бу мәсьәләне хәл итеп кайткан идем. Ул инде әзерләнә, тәрҗемә ителә. Киләсе елга, Аллаһы боерса, дөнья күрер дип ышанам. Без дә иң беренче аларның шигырь антологиясен бастырырга уйладык, — дип сөйли Ркаил Зәйдулла.

Башкортстан язучысы Айгиз Баймөхәммәтов фикеренчә, бу — язучыларның бер-берсе белән танышу мәйданы һәм киләчәктә тыгызрак аралашу мөмкинлеге бирүче чара.

— Һәр иҗатчы өчен һәрбер шундый сәфәр — зур вакыйга. Ул танышуга, аралашуга мөмкинлек бирә. Һәм ул киләчәктә дә чагылыш таба. Бүгенге коралтайга делегатлар бик күп илләрдән килгән, без алар белән беренче чиратта танышабыз. Язучылар корылтаенда күтәрелгән мәсьәләргә килгәндә, төрки язучылар бер-берсенең иҗатын белергә, тыгызрак бәйләнештә булырга тиеш, диләр. Әлбәттә бу шулай, әмма бу тиз генә тормышка ашырылыр дип уйламыйм, чөнки безгә тыгыз аралашу җитми, ди Айгиз Баймөхәммәтов.

Секция утырышы
Секция утырышы

ILESAM (Фәнни һәм әдәби әсәр ияләре берлеге) мөдире шагыйрь-язучы Мәхмәт Нури Пармаксыз әңгәмә барышында бу корылтайда күтәрелә торган төп тема нинди дип саныйсыз дигәнгә, ул төрки халыклар өчен уртак тел булдыруны көнүзәк мәсьәлә дип атады.

— Бу корылтайны оештырганда, Мәдәният һәм туризм министры белән берлектә, төрки дөнья өчен уртак булган җитешмәгән якларны эзләдек. Шунда көнүзәк мәсьәлә булып уртак тел, уртак әлифба булдыру ихтыяҗы торуын аңладык. Уртак әлифба булуын телибез. Шулай ук төрки дөньяда сәнгатьтә, әдәбияттә берлек, бердәмлек булу бик әһәмиятле. Уртак китапханәләр булдыру мәсьәләсе дә тора. Университетларның әдәби бүлекләре бер-берсе белән эш алып барачагын да сөйләшәчәкбез. Һәр мәсьәлә бик мөһим. Бирегә килгән делегатлар сөйләшүләрне үз җирлекләрендә хәбәр итәчәк, җитәкчеләр уртак идеяне күреп, аны тормышка ашыру өчен эшләячәк. Безгә ешрак күрешү мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Сез ирегез белән айга яки елга бер генә күрешеп бергә була аласызмы? Дусларыгыз белән дә сирәк очрашсагыз, араларыгыз бозылыр. Без монда һәрберебез туганнар, дуслар, кардәшләр. Безнең сәясәт, әдәбият, сәнгать, мәгарифтә уртак эшләребез күп. Язучыларыбызның киләсе корылтае ике елдан булачак, без аның кайда һәм кайчан булачагын беләбез, корылтай азагында хәбәр итәчәкбез, — диде Мәхмәт Нури әфәнде.

Азәрбайҗаннан килгән Язучылар берлеге матбугат хезмәткәре Хаял Рза бу корылтайның төп идеясе — Туранны торгызу дип атады.

— Элеккеге хыялыбыз тормышка аша: асылда төп максатыбыз — төрки Туранның оешуы, берләшүе. Төрки дөньяның төп оешмасы ул — Туран. Бу безнең бердәмлек, берләшү дигән сүз. Бу корылтайның тарихы да бик әһәмиятле, 25 елдан соң ул яңадан сафка басты, ди Хыял Рза.

Катнашучылардан уртак тел, уртак әлифбага карата фикерләрен сораштык.

Кыргызстанның халык шагыйре Кожагелди Күлтегин уртак телдә әсәрләр иҗат итеп булмаячак, ул бик зәгыйфь тел булачак дигән фикерен әйтте.

— Төрки халыклар өчен аралашу теле ясарга мөмкин, әмма ул уртак тел башкага ярамаячак. Бары тик аралашу өчен. Чөнки ул бик зәгыйфь тел булачак һәм анда барыбер төрек теле өстенлек итәчәк, ул акрынлап башка телләрне басачак, — диде Кожагелди.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Гагаузиядән килгән язучы Алла Бююк бу идеянең тормышка ашасына ышанмый, шуңа ул үзара аралашу теле итеп төрекчәне кабул итү яклы.

— Мөһим сорауларның берсе буларак халыкара төрки тел булдыру яки булган телләр арасыннан берсен сайлап алып, уртак аралашу теле дип игълан итү мәсьәләсе каралды. Мин аларның төрле дәүләтләрдәге төрле төрки халыкларның телләреннән торган ниндидер сүзлек булдыруын күз алдына да китерә алмыйм. Төрек телен аралашу өчен уртак тел дип кабул итүне сораучылар күп, бу дөрес тә, чөнки без гагаузлар, кырымтатарлар, азәрбайҗаннар болай да төрекчәне аңлыйбыз. Аны азия халыкларына өйрәнәсе кала, — ди Алла Бююк.

Татарстан язучысы Ркаил Зәйдулла фикеренчә, бу тиз генә тормышка аша торган эш түгел, чөнки төрки халыкларның барысының да дәүләте юк һәм алар моны үзләре генә карар чыгарып хәл итә алмыйлар.

— Пленар утырышта уртак әлифба турында бик күп сөйләделәр. Мин 30 ел элек, 1994 елда Әнкарада булган зур форумда катнаштым. Анда да шушы әлифба мәсьәләсендә зур сөйләшү булды, уртак әлифба мәсьәләсендә имзалар да җыйдык. Менә 30 ел узган һәм шул ук сүзләр. Бу язучылар арасында гына түгел, ә республикалар, дәүләт җитәкчеләре дәрәҗәсендә хәл ителә торган эш, — ди Ркаил Зәйдулла.

Уртак тел булдырудан башка, корылтайның нәтиҗәләре буларак, төрки телләрдән тәрҗемәчеләр әзерләү мәсьәләсе күтәрелде. Бер төрки телдән икенчесенә турыдан-туры тәрҗемәчеләр булмавы, аның гадәттә ниндидер арадашчы тел аша эшләнүе төрки дөнья өчен өстәмә кыенлык тудыра.

Бу нисбәттән, Ркаил Зәйдулла тәрҗемәләрнең бик кирәк булуы, шул ук татар әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итү Европа укучыларына ишек ачу буларак күрүе турында сөйләде. Чөнки нәкъ менә төрек теленә тәрҗемә ителгән китаплары аркылы, татар әдипләрен башка илләрдә дә таный башлыйлар.

— Төрекләр әдәбият буенча диссертация яклый икән, алар иң беренче чиратта татар телен өйрәнә. Нурихан Фәттахның "Сызгыра торган уклар" романы яңа гына табадан төште, төрек телендә басылып чыкты. Хәзер икенче китабы да әзерләнә, — ди Ркаил Зәйдулла.

Ул Корылтайда үз тәкъдимен дә яңгыратты: "Хәзерге вакытта яшәп иҗат итүче төрки телле әдипләр арасында әдәби премия булдыру кирәк. Һәр ел бер әдәбият эшлеклесен сайлап аңа премия тапшырылса, ул төрки телле әсәрләргә игътибар җәлеп итеп, аның дөньяга танылуына да ярдәм итәр иде", — ди Зәйдулла.

Киләсе корылтай ике елдан Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә булачак дип килештеләр.

Корылтай кысаларында концерт чарасы
Корылтай кысаларында концерт чарасы

Корылтайдан соң язучы Ркаил Зәйдулла шушы сәфәрендә Әнкарада яшәүче татар студентлары белән очрашты. Очрашуда Башкортстан язучысы Айгиз Баймөхәммәтов та катнашты. Евразия язучылар берлегендә узган бу очрашуда әлеге берлек рәисе Якуп Өмәроглу, татар галимнәре Рәмилә Яруллина-Йылдырым, Ильяс Мифтахов, төрек шагыйре Али Акбаш та бар иде.

Ркаил Зәйдулла яшьләргә үгет-нәсыйхәтен җиткерде: укуны тәмамлагач, кире Татарстанга кайтырга чакырды. Ул сугыштан соң кире Казанга кайтып милли азатлык көрәшендә актив катнашкан Өммегөлсем Камалова-Акчурина тарихын да сөйләп алды.

Язучы үзен борчыган проблема белән уртаклашты — башка милләт кешесенә кияүгә чыгып, башка милләттән булган балалар тәрбияләүче татар кызларының күплеге борчый икән. Ул очрашуда катнашкан Айгиз Баймөхәммәтовка ишарәләп: "Айгизнең әнисе дә татар, хатыны да татар, ә ул үзен башкорт милләте вәкиле дип саный", диде.

Очрашуда Ркаил Зәйдулла үз шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган, Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруындагы "Туган ил" дигән җырны тыңладылар, ноябрьдә Камал театрында премьерасы узган "Игезәк" спектакле турында да сөйләштеләр. Очрашу ахырында Якуп Өмәроглу Ркаил Зәйдуллага да, очрашуда катнашкан кунакларга да Нурихан Фәттахның төрекчәгә тәрҗемә ителеп яңа гына дөнья күргән "Сызгыра торган уклар" китабын бүләк итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG