11 ноябрьдә Израил тирәсендәге гарәп илләре һәм Иран Согуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Риядта җыела. Алар Израилдән Газзә сызыгында ХӘМӘС башлаган сугышны туктатуны таләп итәргә тели.
Гарәп дәүләтләре лигасына Ислам хезмәттәшлеге оешмасы да кушылды.
Әлеге җыен моңарчы бер-берсенә киеренке мөнәсәбәттә булган Согуд Гарәбстаны белән Иранның да әлеге сугыш каршында бердәм булуын күрсәтергә тиеш.
Иран президенты Ибраһим Рәисинең җиде елда Согуд Гарәбстанына беренче килүе. Быел яз ике ил арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу турында килешенде.
Согуд Гарәбстаны саммитта "Газзә һәм Фәләстин җирләрендәге куркыныч вакыйгаларга гомум гарәп һәм ислам ихтыярын күрсәтүче бердәм коллектив позиция" белдермәкче була. Бу хакта дәүләт агентлыгына сылтанып AFPхәбәр итә.
Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәт бин Сәлмән Әл Согуд БМОның Иминлек шурасын Изарилгә йогынты ясый алмауда гаепләде. Ул Газзә сызыгында сугышны туктатырга, ХӘМӘС тоткынлыгындагы кешеләрне азат итәргә чакырды.
"Якын Көнчыгыштагы низагны туктатуның бердәнбер юлы - фәләстиннәргә бәйсез дәүләт төзү хокукы бирү", дигән шаһзадә.
ХӘМӘС гарәпләрдән икенче һәм өченче фронтлар ачуны күптән сорый, ләкин моңа кадәр беркем дә җавап бирмәде. Лүбәннең "Хизбалла" фиркасе дә Израил төньягына берничә һөҗүмнән артык китмәде.
Шул ук вакытта ХӘМӘСнең "Ислам җиһады" фәләстин төркемендәге беректәшләре ислам илләре саммиты турындагы хәбәргә битараф карашта.
"Мондый җыеннарны беренче ел гына күзәтмибез, ниндидер нәтиҗәләр көтмибез. Сугыш башланып 35 көн узгач кына җыелуларын үзе үк бөтенесен әйтеп тора", дип китерә AFP "Ислам җиһады" юлбашчыларының берсе Мөхәммәт әл-Һинди сүзләрен.
Израил белән ХӘМӘС төркеме арасында сугыш 7 октябрьдән бирле бара.
Израил хәрбиләре Газзә сызыгының төньягында җир өсте операциясен дәвам итә. Соңгы 24 сәгать эчендә ЦАХАЛ "террорчылык төркемнәренә" берләшкән кешеләрне үтердек дип белдерде. Аларның саны әйтелми. Моннан тыш, Израил саклану армиясе ХӘМӘСнең 11 постын контрольгә алуы, "шартлаткыч тутырылган машинаны" сүтүләре, "җир астындагы террорчылык туннеле маршрутын" юк итүе, "ХӘМӘСнең корал келәтләренә һөҗүм итүе", Әл-Шати качаклар лагере эчендәге "хәрби һәдәфләрне" юк итүе турында белдерә.
10 ноябрь кичендә Израил хәрбиләре һәм ХӘМӘС арасында бәрелешләр Газзәнең иң зур хастаханәләренең берсе Әл-Шифа янында башланды. The Wall Street Journal үз чыганакларына сылтанып язуынча, ЦАХАЛ авыруларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү фәрманы биргән, хәрбиләр фикеренчә, хастаханә җирендә ХӘМӘС команда үзәге төзегән.
Газзә сызыгының ХӘМӘС контрлендә саклану министрлыгы белдерүенчә, хастаханәдә 2500ләп авыру ята, моннан тыш, анда меңләгән сивил кешеләр качып ятарга мөмкин.
BBC хәбәрчесе Рушди Әбүлалуф сүзләренчә, 11 ноябрьдә Израил гаскәрләре хастаханәне уратып алган. Хастаханә докторы Әл-Шифада 15 меңләп кеше бар дигән.
Газзәдәге MSF хокук яклау оешмасы координаторы Мөхәммәт Әбү Мухайсеб әгәр ут туктатылмаса, "хастаханәләр зиратка әйләнергә мөмкин" дип белдергән BBC-га.
Аның сүзләренчә, MSF хезмәткәрләре һәм Газзәдәге төп балалар хастаханәсе хезмәткәрләре бинадан китәргә мәҗбүр булган, чөнки аңа танклар һөҗүм итә башлаган. "Интенсив терапия бүлегендә биш бала калган иде. Алар хәзер үзләре генә, бу балалар үләчәк", дип китерә Мухайсеб сүзләрен журналистлар.
Франция президенты Эммануэль Макрон BBC-га интервьюда Израилдә сугышны туктатырга, Израилне "балаларны, хатын-кызларны һәм картларны үтерүдән туктарга" чакырды.
Моңа җавап итеп, Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху Газзә сызыгында кешеләр үлеменә ХӘМӘС гаепле дип белдерде. Дөнья җәмәгатьчелеге Израилне түгел, ХӘМӘСне тәнкыйтьләргә тиеш диде ул.
Израил һәм Фәләстин низагы тарихы
Госманлы империясе таркалганнан соң XX гасыр башында Милләтләр Лигасы (хәзерге БМО) Британиягә Фәләстин һәм төбәкнең элек Госманлы Төркиягә караган җирләре белән идарә итү мандаты бирә. Мандат 1947 елга кадәр гамәлдә була. Әмма Фәләстин бәйсезлек ала алмый, ә бу җирләргә Европадагы фашизмнан качкан яһүдләр күчә башлый.
1947 елда Британия Фәләстин мәсьәләсен БМОга тапшыра. БМО, төрле вариантларны караганнан соң, фәләстиннәрнең үзбилгеләнүгә хокуклары барлыгын раслый һәм британ мандатын туктатырга, ә җирләрне ике дәүләткә – яһүд һәм гарәп дәүләтләренә бүләргә тәкъдим итә. Иерусалимга аерым халыкара статус бирү карала.
Шулай итеп, Израил дәүләте барлыкка килә. Һәм ул берничә сугыш дәвамында Фәләстин җирләре исәбенә үз мәйданын арттыра, ә 1967 елда Газзә сызыгын һәм Көнбатыш ярны, шул исәптән Көчыгыш Иерусалимны оккупацияли. Әлеге вакыйгалар аркасында гарәп халкы күпләп күченергә мәҗбүр була. Бу урыннарда яһүд авыллары барлыкка килә. Әлеге хәлләрне халыкара оешмалар хөкем итә.
1974 елда БМОның Гомум Җыены тагын бер кат үз сүзен әйтә: фәләстиннәрнең мәсьәләнең гадел чишелешенә хакы бар. Киләсе елны тиешле Комитет төзелә.
1987 елда, 20 елдан артык хәрби оккупациядән соң, Газзә сызыгында һәм Көнбатыш ярда "Беренче интифада" дип аталган күтәрелеш була. Яшьләр, хатын-кызлар, балалар, эшчеләр – барысы да демонстрацияләрдә, эш ташлауларда катнаша һәм салымнар түләүдән баш тарта. 2000 елда фәләстиннар икенче интифада оештыра.
Ике очракта да протестларны Израил иминлек көчләре бастыра.
1987 елда, "Беренче интифада" вакытында ХӘМӘС төркеме оеша. Ул Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһүдләр дошман буларак күрсәтелә.
Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.
2007 елда ХӘМӘС Фәләстин идарәсе белән каршылыкка кереп, аның хакимиятен танудан баш тартты һәм Газзә сызыгында үз хакимиятен урнаштырды.
Форум