Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге Әсәдуллаев йорты Татарстан хөкүмәте карамагына күчә


Әсәдуллаев йорты
Әсәдуллаев йорты

Быел җәен бинаны Русия президенты идарәсе Мәскәү татарлары мохтәриятеннән тартып алырга теләгән иде.

Мәскәү үзәгендә урнашкан Әсәдуллаев йорты (рәсми атамасы — Татар милли-мәдәни үзәге) Татарстан хөкүмәте карамагына күчәчәк. Бу хакта кичә, 13 ноябрьдә Татарстанның җир һәм милек министрлыгында әлеге мәсьәләгә багышланган махсус киңәшмәдә әйтелгән. Утырыш турында рәсми документның күчермәсе Азатлыкта да бар.

Моңа кадәр Әсәдуллаев йорты Русия президенты идарәсе карамагында иде. 19 октябрьдә Русия президенты эшләре идарәсе җитәкчесе Александр Колпаков Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат язган (ул Азатлыкта да бар). Анда Әсәдуллаев йортын федераль милектән Татарстан хөкүмәте карамагына күчерү тәкъдиме хуплануы әйтелә.

Азатлыкның үз чыганаклары хәбәр итүенчә, хәзер Русия хөкүмәте карары чыгарга тиеш. Документ эшләре 2-3 ай дәвам итәр дип көтелә. Шуннан соң Татарстан хөкүмәте Әсәудуллаев йортын тулысынча үзе финанслаячак. Бинада Мәскәүнең татар оешмалары, шул исәптән, Татар милли-мәдәни мохтәрияте, газет редакциясе урнашачак.

Моңа кадәр Русия президенты идарәсенең Югары хакимият органнары биналарын куллану идарәсе Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте бинаны куллану шартын бозган дип белдергән иде. Идарә 2023 елның 1 августыннан килешүне бер яклы өзәчәге турында хәбәр итте.

Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов килеп чыккан проблемда Мусин исемле активистны гаепләде. Виталий Мусин исә, бу гаепләүләрне кире какты.

  • Сентябрь башында Әсәдуллаев йорты Мәскәү татарлары карамагына калачак дип хәбәр ителде.
  • XX гасыр башында төзелгән Әсәдуллаев йорты 2009 елда Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә куллану өчен кире кайтарылган иде. 2019 елда Русия президенты идарәсенең Әсәдуллаев йортын Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятеннән алырга җыенуы мәгълүм булды. Хакимият 49 елга түләүсез арендага бирү килешүен юкка чыгармакчы дип белдерелде.
  • Президент идарәсе килешү шартлары үтәлмәгән диде. Нәтиҗәдә, Мәскәү татар мохтарияте белән Русия президенты идарәсе арасындагы каршылык мәхкәмәдә дәвам итте. Соңрак алар үзара килешү төзеделәр. Әсәдуллаев йорты татар оешмасы карамагында калды. Фарисов сүзләренчә, 2019, 2020, 2022 елларда да Әсәдуллаев йортын татарлар кулыннан тартып алырга теләгәннәр.

Әсәдуллаев йорты

Әсәдуллаев йорты 1913 елда эшмәкәр Шәмси Әсәдуллаев акчасына хосусый мөселман мәктәбе буларак төзелә. Мәктәп белән бергә шул ук бинада татар басмаларын чыгаручы типография дә урнаша. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң бина дәүләт кулына күчә. Шулай да 1941 елга кадәр биредә Нариманов исемендәге җиде еллык татар мәктәбе, балалар бакчасы, төрки китапханә, үзешчән театр эшли, татар мәдәни чаралары уза. Сугыш чорында хакимият аны тартып алып анда хәрби һоспиталь урнаштыра, ә сугыштан соң ул тышкы эшләр министрлыгына тапшырыла. Татар җәмәгатьчелегенең дистәләрчә елга сузылган мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә 2003 елда Әсәдуллаев йорты түләүсез кулланып тору өчен Русия президенты идарәсеннән 49 елга Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенә тапшырыла. Биредә төрле татар чаралары, очрашулар, кичәләр уздырыла.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG