Accessibility links

"Без бинадан чыкмаячакбыз". Әсәдуллаев йорты татардан тартып алынырмы?


Әсәдуллаев йорты
Әсәдуллаев йорты

Татар мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов җирле активистларны гаепли, каршы як моны кире кага. Бинаны тартып алырга теләүче Русия президенты идарәсен тәнкыйтьләүче күренми.

Хакимият бинаны 49 елга түләүсез арендага бирде

Мәскәүдә Әсәдуллаев йортын (рәсми атамасы — Татар милли-мәдәни үзәге) кабат тартып алырга җыеналар. Русия президенты идарәсенең Югары хакимият органнары биналарын куллану идарәсе Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте бинаны куллану шартын бозган дип саный. Идарә 2023 елның 1 августыннан килешүне бер яклы өзәчәге турында хәбәр иткән.

Документта әйтелгәнчә, мохтарият 1 июньгә Әсәдуллаев йортын саклау өчен аерым эшләрне (төгәл нинди эшләр хакында барганы әйтелми) башкармаган. Татар оешмасы исә, Мәскәү шәһәренең мәдәни мирас департаменты бинаны саклау предметын расламауга сылтанып, төзекләндерү эшләрен тәмамлау вакытын кичектерүне сораган. Русия президенты идарәсе моны дәлилсез дип тапкан. Мәскәү департаменты үз чиратында объектны саклау предметы фәнни-методик шурада хуплануын, ул Русия халыклары мәдәни мирасы биналарын дәүләт реестрына керткәндә расланачак дип хәбәр иткән.

Бу беренче очрак кына түгел. 2019 елда Русия президенты идарәсенең Әсәдуллаев йортын Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятеннән алырга җыенуы мәгълүм булды. Ул вакытта да президент идарәсе килешү шартлары үтәлмәгән диде. Нәтиҗәдә, Мәскәү татар мохтарияте белән Русия президенты идарәсе арасындагы каршылык мәхкәмәдә дәвам итте. Соңрак алар үзара килешү төзеделәр. Әсәдуллаев йорты татар оешмасы карамагында калды.

XX гасыр башында төзелгән Әсәдуллаев йорты 2009 елда Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә куллану өчен кире кайтарылган иде. Хакимият бинаны 49 елга түләүсез арендага бирде.

ФӘРИТ ФАРИСОВ ФИКЕРЕ

Татарстан хакимияте тулысы белән мәсьәләгә кереп китте, көндәлек режимда элемтәдә тора. Хәзер без оешкан төстә эшлибез.

Бүген Әсәдуллаев йорты белән Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте идарә итә. Оешманың рәисе Фәрит Фарисов Азатлыкка сөйләвенчә, килеп чыккан проблемда Мусин (моңа кадәр юрист Виталий Мусин Фарисов белән бәхәстә торды) исемле активист гаепле.

"Мусин фамилияле бер малай бар. Аның аерым яшәү урыны һәм эше юк. Ул төрле оешмаларга аңлашылмаган хатлар яза. Бу — шуның нәтиҗәсе. Аңа видео төшерәләр, ярдәм итәләр", ди ул.

Әсәдуллаев йортын тартып алырга теләүдә нинди көчләр торганын ул әйтә алмады. Шулай да мәсьәләне кискенләштерүчеләр дип Мусин һәм башка активистлар исемен кабатлады.

Русия президенты идарәсе дәгъвасын Фарисов "юридик казуистика", ягъни буталчык мәсьәлә дип саный.

Фәрит Фарисов
Фәрит Фарисов

"Беренчедән, без түгел, подряд оешмасы үз эшен башкармады. Бездән соралган барлык әйберләр дә эшләнде. Монда шулкадәр күп пункт бар, аларны телефоннан гына әйтеп булмый. Без аларга бу үтәлгән пунктларны күрсәттек. Атнасына ике тапкыр диярлек иң югары дәрәҗәдә киңәшмә уза. Теге кеше (Мусин) барлык инстанцияләргә яза. Хакимият үз реакциясен күрсәтергә тиеш. Бу — шуның бер күренеше", ди ул.

Фарисов сүзләренчә, бу проблемга Татарстан хакимияте, аерым алганда, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылган.

"Татарстан хакимияте бу мәсьәләгә кушылды. Рәискә зур рәхмәт. Көтмәгән идем, ләкин ул даими төстә вазгыятьне белешеп тора. Татарстан хакимияте тулысы белән мәсьәләгә кереп китте, көндәлек режимда элемтәдә тора. Хәзер без оешкан төстә эшлибез", ди ул.

Фарисов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Әсәдуллаев йортында канализация белән бәйле проблемнар хәл ителгән, бинаның түбәсе төзекләндерелгән.

Русия хакимияте Әсәдуллаев йортын 1 августта бушатырга кушса да, Фарисов мохтарият бинада калачагына ышана.​

"Без 1 августтан соң да, 31 декабрьдән соң да Татар мәдәни үзәгендә калачакбыз. Иң мөһиме, төзекләндерү эшләрен бетерергә кирәк. Без үз әйберләребезне җыеп, бинадан чыгачакбызмы? Юк. Без аксакаллар эшләрен сакладык, саклыйбыз һәм саклаячакбыз", ди ул.

Аның сүзләренчә, 2019, 2020, 2022 елларда да Әсәдуллаев йортын тартып алырга теләгәннәр.

"Без бары җәмәгатьчелеккә моны чыгармый килдек. Киеренкелек тудырмас өчен үз эшебезне дәвам иттерәбез", ди ул.

Татар йортын тартып алырга мөмкиннәр дигән хәбәр татар җәмәгатьчелеген гаҗәпкә калдырган.

"Бик күп шалтыратулар килә. Берәүләр без киләбез, эшлибез, кирәкле хатлар язабыз ди. Бу хәлләр күпләрне гаҗәпләндерде. Барысы да килеп ярдәм итәргә тели. Безнең бурыч — тыныч кына эшне дәвам итеп, мәсьәләне хәл итү. Ажиотаж булганда гаделсезлек, җәберләү барлыкка килә, моңа катнашы булмаган кешеләргә кагыла башлыйлар. Без әкрен генә кемнәрнең гаепле булуын ачыклаячакбыз", ди Фәрит Фарисов эчке тикшерү үткәрергә теләп.

ВИТАЛИЙ МУСИН ФИКЕРЕ

Юрист, Мәскәү шәһәренең Коптево районы татар мохтарияте рәисе Виталий Мусин Фарисов әйткән гаепләүләрне кире кага. Ул хакимияткә хат язмавын, Әсәдуллаев йорты тирәсендәге соңгы хәбәрләрне күптән түгел генә ишеткәнен әйтә.

Бинада өченче һәм дүртенче катлар татарлар өчен бөтенләй ябык. Татарлар бары актлар залына һәм ике-өч бүлмәгә керә, китапханәгә йөри ала. Йортның калган өлеше арендага бирелгән

"Минем бу бинага 2012 елдан бирле катнашым юк. Без 2015 елда мәхкәмәләшеп караган идек. Менә 2019 елда арбитраж мәхкәмәсе Русия президенты идарәсе белән Татар мохтарияте арасында үзара килешүне раслады. Анда куелган шартларны кем үтәмәгән: минме, әллә Фарисовмы? Дүрт елда аларны үтәп булмаганмы? Хәтерем ялгышмаса, бу үзара килешүдә 3-4 шарт куелган иде. Шуларның берсе — Әсәдуллаев йортыннан арендалаучы оешмалар чыгарылырга тиеш диелде. Алар һаман да утыра дип беләм. Бинада өченче һәм дүртенче катлар татарлар өчен бөтенләй ябык. Татарлар бары актлар залына һәм ике-өч бүлмәгә керә, китапханәгә йөри ала. Йортның калган өлеше арендага бирелгән. Фарисов анда акча эшли, килешү шартларын үтәргә вакыт җиткәч Мусинны гаепли. Әстәгъфирулла.

Виталий Мусин
Виталий Мусин

Үзара килешүне мәхкәмә раслады. Шул вакыттан бирле бөтен вәкаләтләр Русия президенты идарәсенә бирелде. Мин юрист буларак әйтәм: аларның бинаны арендалау турындагы килешүне өзәргә тулы хакы бар, чөнки икенче як шартларны үтәмәгән. Канун нигезендә моны эшләр өчен мәхкәмә дә кирәкми.

Бүген бина яныннан узганда ук йортның буявы кубуын, штукатуркасы коелуын күрергә була. Мин Татарстан күп акча биргәнен ишеттем. Ул акчалар кая киткән? Әгәр Фарисов әфәнде җитәкче икән, шартларны үтәргә тиеш иде", ди ул.

Мин Татарстан күп акча биргәнен ишеттем. Ул акчалар кая киткән?

Аның сүзләренчә, элек Фарисов белән каршылыклар Әсәдуллаев йорты тирәсендә түгел, Татар мохтарияте арасында барган.

"Мохтариятнең эше Сабан туе белән чикләнә. Мәскәү шәһәрендәге 12 район мохтарияте Фарисов җитәкләгән оешмага керә алмады. Ул безне кертергә дип күпме ышандырды. Мәскәүдә 20дән артык мөхтарият бар, шуларның якынча 8е генә алар белән эшли. Үз вакытында Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин утырыш үткәргән иде. Анда район мохтариятләре Мәскәү мохтариятенә керергә теләп Фарисовка гариза бирде. Без аларны карыйбыз, кабул итәрбез диде ул. Юк бит, без читтә калдык", ди ул.

Моңа кадәр Виталий Мусин Фәрит Фарисовның канунсыз төстә Татар мохтарияте рәисе вазифасына килүен әйтеп килде.

Соңгы елларда Әсәдуллаев йорты һәм Мәскәүнең Татар мохтарияте җәнҗал урынына әверелде. 2018 елда Татар милли-мәдәни үзәгендә өч татар — Гаяр Искәндәров, Виталий Мусин һәм Шамил Шиһабетдинны провокаторлыкта гаепләгән игълан эленде. Мәскәү Татар мохтарияте рәисе бу кешеләр Әсәдуллаев йортының эшенә зыян салырга телиләр дип белдерде.

2019 елда да Әсәдуллаев йорты тирәсендә бәхәс, тарткалашу тынмады. Татар телен өйрәнү "Умарта" клубы җитәкчесе Лилиана Сафина Мәскәүнең Әсәдуллаев йорты, Татар милли-мәдәни мохтарияте белән элемтәләрен өзде. Моны ул Фәрит Фарисов белән килешә алмауга бәйләде.

Әсәдуллаев йорты

Әсәдуллаев йорты 1913 елда эшмәкәр Шәмси Әсәдуллаев акчасына хосусый мөселман мәктәбе буларак төзелә. Мәктәп белән бергә шул ук бинада татар басмаларын чыгаручы типография дә урнаша. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң бина дәүләт кулына күчә. Шулай да 1941 елга кадәр биредә Нариманов исемендәге җиде еллык татар мәктәбе, балалар бакчасы, төрки китапханә, үзешчән театр эшли, татар мәдәни чаралары уза. Сугыш чорында хакимият аны тартып алып анда хәрби һоспиталь урнаштыра, ә сугыштан соң ул тышкы эшләр министрлыгына тапшырыла. Татар җәмәгатьчелегенең дистәләрчә елга сузылган мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә 2003 елда Әсәдуллаев йорты түләүсез кулланып тору өчен Русия президенты идарәсеннән 49 елга Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенә тапшырыла. Биредә төрле татар чаралары, очрашулар, кичәләр уздырыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG