Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русияне басып алырга теләүчеләр: кыпчаклар, Мамай, Нугай Урдасы". Татардан янә дошман ясыйлар


Кыпчакларның маҗарлар иленә килүе, тарихи иллюстрация, XIV гасыр
Кыпчакларның маҗарлар иленә килүе, тарихи иллюстрация, XIV гасыр

Русиянең төп дәүләт каналында 9 майга багышланган бәйрәм концертында татар һәм төрки халыкларның ата-бабалары илнең "тарихи дошманнары" дип телгә алынды. Артистлар кыпчакларны, Мамай гаскәрен, Нугай Урдасын басып алучылар дип күрсәтте. Тарихчылар Русиядә яшәгән урыс булмаган халыкларның ата-бабаларын дошман итеп күрсәтү сәясәте алып барыла һәм урыс шовинизмы чәчәк арта дип саный. Әлегә бу чыгышка Русия Диния нәзарәте генә каршы чыкты.

8 майда Беренче каналда күрсәтелгән бәйрәм концертында русия артистлары Андрей Чернышов, Кирилл Кузнецов, Анатолий Журавлев, Станислав Бондаренко чыгышы күрсәтелде. Алар Икенче дөнья сугышы каһарманнарына багышлап, Русиянең элекке "дошманнарын" санап китте:

"Ватанны саклаучылар, Икенче дөнья сугышы каһарманнары! Алар бу сугыш соңгысы булыр дип өметләнде. Алар Русиянең киләчәктәге дошманнарына тарихи хаталарны кабатламаска акылы җитәр, күпсанлы баскын армияләр өчен Русиянең трофей түгел, ә кабер булганын аңлап бу юлга басмас дип ышандылар.

Кыпчаклар, шведлар, ливон рыцарьләре, Мамай гаскәре, Нугай Урдасы, поляклар һәм тагын шведлар, төрекләр, французлар, фарсылар, австро-маҗарлар, алманнар, японнар. Басып алучылар көнбатыштан да, көнчыгыштан да килгән.

Алар төрле телдә сөйләшкән. Аларның төрле коралы булган. Әмма максатлары бер — илне туздыру һәм талау, халыкны үтерү һәм коллыкка төшерү иде. Берәрсенең бу эше барып чыктымы?"

Русия артистларының кыпчакларны, Мамайны, Нугай Урдасын дошман итеп тасвирлавы тарихи чынбарлыкка ни дәрәҗәдә туры килә? Бу хакта белгечләргә сүз бирер алдыннан башта кыска белешмә тәкъдим итәбез.

Белешмә: Кыпчаклар

Кыпчаклар — төрки телле халык; команнар, урыс елъязмаларында – половецлар. Урнашу ягыннан көнчыгыш кыпчакларга – Идел аръягы һәм көнбатыш кыпчакларга – Иртеш буйларына кадәр (Көнчыгыш чыганакларда бу җирләр Дәште Кыпчак – Кыпчак даласы дип атала) бүленәләр. Көнчыгыш кыпчаклар Алтын Урда халкының төп өлешен тәшкил итә, алар читтән яу белән килгән монголларны ассимиляциялиләр; кыпчак теле аралашуда, әдәбият үсешендә һәм эш кәгазьләренең гамәлдә кулланылуында төп чарага әверелә.

Кыпчаклар күп кенә төрки халыкларның, шулай ук татарларның, башкортларның, нугайларның, казакъларның, каракалпакларның, үзбәкләрнең этномәдәни йөзе формалашуга көчле йогынты ясый.

Кыпчакларны Русиянең тарихи дошманы итеп моңа кадәр Русия президенты Владимир Путин күрсәткән иде. Ул 2020 елда коронавирусны Бөек Русь дәүләтенә яу булып килгән халыклар бәҗәнәкәләр, кыпчаклар белән чагыштырды. Моны тарихчылар һәм белгечләр урыс милләтчелеге, шуңа нигезләнгән тарихи хәтер дип бәя бирде.

Белешмә: Мамай

Мамай — Алтын Урда бәкләр бәге, 1360 елдан Алтын Урданың Көнбатыш олысы идарәчесе.

1380 елда Мәскәүгә зур яу оештыра, тарихка Куликово кыры сугышы дип кергән бәрелештә җиңелгән, дип санала.

Куликово сугышында Дмитрий Донской татар-монгол гаскәрләрен тар-мар итү хөрмәтенә Русиядә 1995 елдан бирле 21 сентябрь Хәрби дан көне буларак билгеләнә.

Тарихчы, галим Илнур Миргалиев Куликово сугышы турында бер генә тарихи чыганак та юк икәнен әйтә. Шуңа да ул булганмы-юкмы дип берсе дә өздереп әйтә алмый, һәрхәлдә профессиональ тарихчылар аны шик астына куя. Куликово сугышы берничек тә рус империясен барлыкка китерүгә сәбәпче була алмый дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.

Белешмә: Нугай Урдасы

Нугай Урдасы (Мангыт йорты) — Алтын Урда таркалганда, XIV йөз ахыры – XV йөз башында барлыкка килгән күчмә төркиләр (нугайлар) дәүләте.

Тарихчы Дамир Исхаков фикеренчә, "Нугай Урдасы — татар дәүләтләренең берсе. Татарның гомуми тарихын караганда, аны Нугай Урдасыннан башка күз алдына китереп булмый".

Нугай Урдасы тарихын танылган тарихчы, төрки дөнья белгече Вадим Трепавлов (1960-2023) өйрәнде.

Гайнетдин мөфтияте: "Беренче каналда яңгыраган белдерү тарихи чынбарлыкка туры килми"

Федераль каналда ясалган бу чыгышка бары мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Диния нәзарәте генә каршы чыкты. Telegram каналда алар "Нугай Урдасын басып алучылар дип күрсәтеп Беренче канал үз тамашачысына дөрес мәгълүмат бирмәде" дип белдерде.

Мөфтият галим Вадим Трепавловның (1960-2023) "Русия Федерациясендә Ислам" ("Ислам в Российской Федерации", "Медина" нәшрият йорты) китабында нугайлар турында язган мәкаләсенә нигезләнеп кайбер фактларны китерде.

Аерым алганда, анда сүз Алтын Урдадан соң Нугай Урдасының Мәскәү белән берлек төзегән беренче дәүләтләрнең берсе булуы турында бара.

"Нугай Урдасы белән Мәскәү дәүләте арасында мөнәсәбәтләр 1489 елның көзендә нугайларның әйдәп баручылары Муса һәм Ямгурчиның Иван III-кә илчеләр җибәрүеннән соң, 1501 елның ноябрендә Мәскәүдә илчелек белән үзара ярдәмләшү турында килешү төзегәннән соң башланды. Нугайлар Мәскәүгә стратегик мөһим ресурс — атлар җибәрде. Дала атларыннан урыс аты гаскәре барлыкка килде", диелә мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук Нугай Урдасы морзаларының бер өлеше Мәскәүгә хезмәт итүгә күчүе, Мәскәү белән Нугай Урдасы арасында беркайчан да турыдан-туры сугыш булмавы әйтелә.

"Шуңа да Беренче каналда яңгыраган белдерү тарихи чынбарлыкка туры килми", диелә мөфтият мөрәҗәгатендә. Бу белдерүдә кыпчаклар һәм Мамай гаскәре турында фикер әйтелми.

"Урыслар яхшы, башкалар — начар дип күрсәтү бу"

АКШның Висконсин университетының мәртәбәле профессоры, хәзер Казакъстандагы Нурсолтан Назарбаев университеты профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Юлай Шамилоглы Русиядә тарихи идеологияне көчәйтеп, җирле халыкның ата-бабаларын дошман итеп күрсәтү бара дип саный.

Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы

— Болай уйласак, Һабсбург империясе белән Госманлы империясе арасында көрәш булган, бүгенге көндә Төркия хөкүмәте Австрияне, Германияне тарихи дошманыбыз дип әйтәме? Минемчә, андый сүз чыкканы юк. Шуңа да гасырлар дәвамында Мәскәүнең көндәшләре, теләсәгез, дошманнары дип әйтик — кыпчаклар булсынмы, татарлар, Нугай Урдасы булсынмы — бүгенге көндә Русия бу халыкларны үзенең ватандашы дип йөртсә, аларның ата-бабаларын дошман дип күрсәтүне дөрес кампания дип санамыйм. Бу — бик зур ялгышлык. Русиядә күп ялгышлыкны табарга була.

Бу — Русиядәге урысларны котырту, тарихи идеологияне көчәйтү

Кыпчаклар дошман булса, бүгенге Казакъстан да дошман булып чыга. Шул ук үзбәкләр дә дошманга әверелә, чөнки алар да әлеге җирлектән чыккан. Үзбәкстанны коручыларның бер компоненты Алтын Урдадан килгән кабиләләр булган. Аның бер өлеше — кыпчак. Үзбәк телендәге кыпчак элементы шуннан килә. Аларны да дошман дип күрәләрме? Бу — Русия эчендә яши торган халыклар, республикалар. Алар Русиядәге халыклардан нык аерылып тормый. Минем өчен бу мантыйксыз бер сәясәт булып күренә. Бу — Русиядәге урысларны ничектер котырту, тарихи идеологияне көчәйтү, зурлау өчен эшләнә кебек. Урыслар яхшы, башкалар — начар, дип күрсәтүне мин яхшы дип күрмим.

Минем өчен Русиянең милли тарихы башыннан ахырына кадәр ялганга нигезләнеп корылган. Ул Карамзин һәм башкаларның чыганакларны бертөрле укып, соңыннан идеологик караштан чыгып язуыннан гыйбарәт. Бу профессиональ тарихка туры килми.

"Дошман эзләп, халыкны мобилизацияләү бара"

Сәясәт белгече, тарихчы Руслан Айсин Русиядә дошман эзләп, тарихны идеологик корал буларак куллану бара дип әйтә.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Миңа калса, хәзер Русиягә гел эчке һәм тышкы дошманнарны барларга, халыкны эчке мобилизациядә тотарга кирәк. Янәсе, Русия беркайчан да тыныч яшәмәгән, дошманнарга җавап биргән, алар белән сугышкан дип күрсәтү бара. Күрәсең, башта татарлар, аннан соң поляклар, алманнар, англосаксоннар, украиннар һәм башкалар.

Икенчедән, тарих — көчле идеологик корал. Аны Русия гел куллана. Имеш, без — бөек милләт, бөек халык, бөек империя. Империя булу өчен даими төстә сугыш алып барырга тиеш дип уйлыйлар.

Гади халыкның фикерләре рәсми пропаганда тезисларыннан һич тә аерылмый

Гади халыкны тыңласаң, аларның фикерләре рәсми пропаганда тезисларыннан һич тә аерылмый. Янәсе, безгә бөтенесе кырын карашта тора, җир асты байлыкларына көнләшәләр. Димәк, рәсми пропаганданың сүзләре үтеп керә. Халык та бит, без гомер буе сугыштык, безне яулап алырга теләделәр, әмма бердәм булдык, дип сөйли. Шуңа да тарих аша кешеләрне мобилизацияләү бик тә нәтиҗәле эшли, күрәсең. Шул ук вакытта халыкның 90 проценты тарихны белми.

Путин Плеваконың (Федор Плевако — XIX гасырда яшәгән адвокат) сүзләрен куллана. Безне кыпчаклар да, бәҗәнәкләр дә тиргәде ди. Димәк, бу Путинга да тирән үтеп кергән. Әле бит Плеваконың сүзләрен казып чыгараргы кирәк. Күрәсең, татарга карата гел шундый тискәре караш хөкем сөргән. Хәзер дә ул дәвам итә, минемчә. Татар — бөек, цивилизацияле һәм империяле милләт. Мәскәүдә татарларга карата комплекс яши. Татарлар — урыс җирләрен басып ала алган һәм идарә иткән бердән-бер халык булды. Алманнар, поляклар, Наполеон моны булдыра алмады.

Путин империя төзи һәм империалистик сугыш алып бара. Империя — ул халыклар җыелмасы. Монда каршылык килеп чыга: йә син урыс шовинизмын алга сөрәсең, йә империя төзисең. Әгәр дә син империя төзесәң икән, син тарихи вакыйгаларны тәнкыйтьли алмыйсың. Күрәсең, Мәскәү кирмәнендә моңа беркем дә игътибар итми. Империя таркала башлагач, бу каршылык килеп чыгачак. Монда хәзер оливье салаты килеп чыга: Русиядә империчелек тә, шовинистик омтылыш та, нацизм да бар.

  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң тарихны идеологик корал буларак куллану көчәйде. Бу уку елыннан мәктәпләрдә бердәм тарих дәреслекләре нигезендә белем бирә башладылар. 11нче сыйныф укучылары өчен китапны МГИМО ректоры Анатолий Торкунов һәм Русиянең элекке мәдәният министры, татарларны "ясак суыручылар" дип атаган Владимир Мединский язган. Анда СССРның таркалуында "милләтчеләр һәм сепаратистлар" гаепләнә. Дәреслекләрдә Украина "ультрамилләтчел дәүләт" дип атала.
  • Элегрәк Русия мәктәпләрендә "татарлар – кеше ашаучылар" дип язылган һәм сурәтләре куелган дәреслекләр кулланылганы мәгълүм. Мисал өчен, А.Преображенский һәм Б.Рыбаков авторлыгындагы "История отечества" дәреслеге.
  • 2022 елда Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл куелды. Аны урыс православ иҗтимагый оешмалары төркеме Русиянең бөтенлегенә куркыныч тудыра дип белдерде. Алар бу уңайдан Русия президенты Владимир Путинга да, ФСБга да, Русия прокуратурасына мөрәҗәгать юллады. Хатта Сөембикә Русия дошманы дип сурәтләнә. Мәскәүнең православ татарлар хәрәкәте дә, төрле Telegram каналлары да моңа кушылып, Сөембикәне "Татар Бандерасы"дип атый башлыды. Касыйм шәһәр думасы депутаты Валерий Камшилов та һәйкәлгә каршы чыгып, сынны Казанга тапшырырга тәкъдим итте.
  • 2019 елда Калуга губернаторы Анатолий Артамонов һәм өлкә шурасы депутатлары 1480 елда "Угра елгасында тору" тәмамланган көнне "татар-монгол изүе"ннән котылу көне, Русия мөстәкыйльлек алган көн буларак билгеләп үтү тәкъдимен Русия думасына керткән иде. Татарстан Дәүләт шурасы комитетлары бу турында канун өлгесенә тискәре бәя бирде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бу көнне билгеләп үтүгә каршы чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG