Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар галимнәре белән бергә хәрәкәт иткәне өчен үз башына дошманлык алды"


Вадим Трепавлов (1960-2023)
Вадим Трепавлов (1960-2023)

Танылган тарихчы, төрки дөнья белгече Вадим Трепавлов вафат булды. Нугай Урдасы, Алтын Урда тарихын өйрәнгән, "Татар тарихы" җиде томлыгын һәм "Кырым татарлары тарихы" хезмәтләрен әзерләүгә дә өлеш керткән галим 62 яшендә бакыйлыкка күчте. Галим Русиядә төрки халыкларны, аерым алганда татарларны яклаучы булып та истә калды. Трепавлов нинди мирас калдырды һәм галим буларак татарларны ничек яклады? Азатлык тарихчылар белән сөйләште һәм галимнең әйтеп калдырган фикерләрен барлады.

Белешмә: Вадим Трепавлов

Вадим Трепавлов — тарихчы, тюрколог, Русия фәннәр академиясе әгъзасы, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының шәрәфле докторы.

1960 елның 10 декабрендә Свердловски (хәзерге Екатеринбур) шәһәрендә дөньяга килә.

1983 елда Урал дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.

1988 елда "XIII гасырда Монгол империясенең дәүләт төзелешендә социаль-сәяси дәвамчылык" темасына кандидатлык хезмәтен яклый.

1987-1988 елларда - СССР фәннәр академиясенең Урал бүлегенең тарих институты хезмәткәре.

1988 елдан - СССР Тарих институы хезмәткәре.

2002 елда "Нугай Урдасы тарихы" темасына докторлык хезмәтен яклый.

2013 елда Русиянең тарих фәненнән ВАК (Югары аттестация комиссиясе) экспертлар шурасына кертелә.

2020 елда Алтын Урданы өйрәнүчеләр Халыкара берләшмәсенең рәисе булып сайлана.

2023 елның 31 мартында 62 яшендә Мәскәүдә вафат була.

Вадим Трепавлов Казанда еш кунак булды. Ул төрле фәнни җыеннарда фикер алышырга килә иде. Аны татар галимнәре үз итте. Ул "Татар тарихы"ның 7 томлыгын эшләүдә катнашты. Галим, күп кенә Русия тарихчыларыннан аермалы, Алтын Урда тарихына яңача ачты, аны дошман һәм илбасарлар тарихы итеп күрмәде.

Ике ел элек Сәиф Сараиның тууына 700 ел тулуга багышланган җыенда ул татарның урта гасырга бәйле документларын чит ил архивларыннан эзләргә кирәк дип сөйләгән иде. Русиянең борыңгы актлары архивында сакланган төрки хатлардан тыш, галим Истанбулның Топкапы архивында һәм Ватикан архивында материаллар табарга мөмкин дип Азатлыкка сөйләде.

Профессор Вадим Трепавлов Сөембикә феноменын да ачып биргән иде.

"Сөембикә феномены – ул урдадан соңгы ханлыкларның берләшү күренеше. Нугай урдасы вәкиле булган Сөембикә Кырым ханнары династиясеннән булган ханга кияүгә чыга, Казан татарлары ханбикәсе була. Соңыннан Касыйм ханына да кияүгә бара. Мондый вакыйга тарихта башка мөмкин булмый, чөнки аннан соң инде ханлыклар тарала, яулап алына", дип аңлаткан иде ул.

2020 елда ул Алтын Урданы өйрәнүчеләр берләшмәсе дигән халыкара иҗтимагый оешманы гамәлгә куюда катнашты. Берләшмәгә кергән Татарстан, Мәскәү, Петербур, Кырым, Казакъстан, Төркия галимнәре Трепавловны рәис итеп сайлады.

Әлеге оешма җитәкчесе буларак ул еш кына татарның хокукларын яклады. Шундыйларның берсе - Аксак Тимергә Самар өлкәсендәге Кондырча елгасы буенда һәйкәл кую ниятенә ризасызлык күрсәтте һәм берләшмә исеменнән Самар губернаторына мөрәҗәгать юллады.

"Русиягә бу шәхес культын тагылуын артык эш дип саныйм. Риза түгелмен һәм моңа каршы торырга кирәк. Безнең мөрәҗәгать шундый рухта язылган. Урта гасырдагы иң зур сугыш саналган урынны мәңгеләштерү – икенче эш. Йә хәтер тактасы, йә тыйнак кына мемориал куярга була. Анда болай да истәлек ташы урнаштырылган. Аны төзекләндереп, зурайтырга мөмкин. Үзеннән сөякләр пирамидасы калдырган канлы яулап алучыга һәйкәл кую – бөтенләй икенче мәсьәлә", дип сөйләгән иде Трепавлов Азатлыкка.

Ул Русия тарихы турында яңа мәктәп дәреслекләре эшләнгәндә дә "татар-монгол" игосына каршы көрәшүчеләрнең берсе булды.

"Алтын Урда тарихы дәреслекләрдә лаеклы урын алыр дип өметләнәм", дип белдергән иде ул дүрт ел элек.

"АҢАРДА ИМПЕРИЯЧЕЛЕК ЧИРЕ БУЛМАДЫ"

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән Вадим Трепавлов тыгыз хезмәттәшлек итте. Татарстан галимнәре аны фикердәш булды дип искә ала. Татарстан тарихчылары аның хезмәтләрен югары бәяли һәм чын дөрес тарихны өйрәнүдә, аны популярлаштыруда аның роле зур булды ди. Шуңа да Тарих институнда ул һәрвакыт кадерле кунак булды, аның рәсеме институт бинасы диварында шәрәфле галимнәр рәтендә торды.

Мәскәүнең башка тарихчыларыннан аерылып торды, анда империячелек чире булмады

— Аның иң зур һәм мөһим хезмәтләренең берсе – 2001 елда якланган "Нугай Урдасының тарихы" докторлык диссертациясе. Бу бик кыйммәтле хезмәт, аның чыганаклар белән эш итүе барысы өчен дә үрнәк. Ул беренче булып Урта Азия халыкларының тарихын өйрәнүгә алынды. Чыганаклар күп, кайсыннан, ничек башларга дип башкалар куркып торганда Вадим Трепавлов эшкә тотынды. Лаеклы башкарды бу эшне, — дип сөйләде Тарих институты тарихчылары. — Ул чыганакларны үз телләрендә укып өйрәнде, кат-кат тикшереп, татар дәүләте ничек барлыкка килгән, аның эчке төзелешен, хәрби-сәяси структурасы ничек барлыкка килгәнен, аристократиянең ничек яшәгәнен ачыклады. Алтын Урда тар-мар ителгәннән соң татар дәүләтләре ничек яшәгән, Мәскәү кенәзлеге белән нинди мөнәсәбәттә булган – барысын да халык хозурына чыгарды. Ул беренче булды. Аның аннары соң да чыңгызлар нәселләре, урыс дәүләтенә татарларның тәэсире турында фәнни хезмәтләре күп булды.

Трепавлов тарихчы буларак башкалар күтәрмәгән темаларга алынды, мәсәлән, урыс дәүләтенең Себерне, Кавказны яулап алу тарихын җентекле өйрәнде. Урыс дәүләтенең урыс булмаган халыкларга карата мөнәсәбәте нинди булганын ачып салды. Катлаулы темаларны мантыйклы һәм ачык аңлата белде һәм һәрвакыт төпле чыганакларга таянып үз сүзен яклый белде. Аның позициясе, аның хезмәтләре Мәскәүнең башка тарихчыларыннан аерылып торды. Башкалардагы кебек империячелек чире булмады, ул һәрвакыт Русиянең күпмилләтле дәүләт буларак барлыкка килүендә урыс булмаган халыкларның өлеше зур, аны исәптә тотарга кирәк дигәнгә басым ясады. Русия дәүләтенең тарих мәктәбе моны инкарь итә, урыслардан башка халыклар юк дип саный. Ә Трепавлов ул яктан намуслы галим булды.

"Татарлар", "Татар халкының тарихы" кебек монографияләр аның ярдәме белән чыкты. Зирәк фикерле, күп төрле фикер ияләрен берләштерә белүче, эзләүчән, эшчән, дөрес итеп тәнкыйтьли дә, дөрес итеп юнәлеш бирә белгән остаз булды.

"МИН АНЫ ЛЕВ ГУМИЛЕВ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРАМ"

Тарихчы Дамир Исхаков аны басым астында яшәп тә Алтын Урда тарихын объектив язарга тырышкан галим дип искә ала. Аны татарны ялганнан яклаган галим Лев Гумилев белән чагыштыра.

Нугай Урдасы тарихын башыннан ахырына кадәр ул эшләде

— Ул зур галим иде, шуның белән бергә гомер буе төрки халыклар, Алтын Урда тарихы турында объектив язарга тырышты, — ди ул. — Билгеле, аның проблемнары бар иде. Ул Русия фәннәр академиясе институтында эшләде. Шунлыктан аның өстеннән контроль дә булды. Бәлки турыдан-туры басым да ясаганнардыр. Кайвакыт фикерен өздереп әйтә дә алмый иде, әмма объективлыкны сакларга тырышты. Ул язган зур хезмәтләр татар дөньясы өчен тарихи яктан бик әһәмиятле. Ул безнең белән яхшы аралашты, гел безгә йөри иде. Белемле шәхес булгач, аның белән сөйләшү дә күңелле иде.

Аның ачышы нәрсәдә дигәндә, Нугай Урдасы тарихын башыннан ахырына кадәр ул эшләде. Нугай Урдасы - татар дәүләтләренең берсе. Татарның гомуми тарихын караганда, аны Нугай Урдасыннан башка күз алдына китереп булмый. Бу зур эшләнгән эш. Ул Нугай Урдасы кабиләләре тарихын ныклап өйрәнде. Бу бик мөһим, чөнки сүз татар кабиләләре турында бара. Икенче зур хезмәте - Монгол империясенең борыңгы чорын яхшылап өйрәнде. Ул вакытта бу яңа әйбер санала иде. Без аңа татар тарихына өлеш керткәне өчен Татар конгрессы медален тапшырдык. Бу мәсьәлә белән мин шөгыльләнгән идем.

Бердән-бер кимчелеге - нугай мәсьәләсендә. Нугай галимнәре һәм җәмәгатьчелеге аны бик күтәреп алгач, нугайлыкка авыша торган гадәте бар иде. Без еш кына "нугай татарлары" дип әйткәндә, ул моны бик яратып бетермәде.

Урыс тарихына килешмәгән әйберләрне дә әйткәләп куя иде

Үзен һәрвакыт академик галим кебек тотты, бәхәс вакытында үз фикерләрен әйтә белде. Мәскәүдә Русия тарих институтында аны бик яратып та бетермәделәр. Кайвакыт тискәре дә карадылар. Ул урыс тарихына килешмәгән әйберләрне дә әйткәләп куя иде. Мин аны лупа астында яшәгән шәхес дип саныйм. Аңа һәрвакыт карап торганнар.

Ул дәреслекләр әзерләнгәндә дә катнашырга тырышты. Дөрес, аның фикеренә һәрвакытта да колак салмадылар. Мәскәүдәге шовинистик галимнәр бу фикерләрне кабул итми иде. Угра елгасында каршылык мәсьәләсендә ул татар галимнәре белән бергә каршы хәрәкәт итте. Шуның белән үз башына дошманлык та алды. Аксак Тимергә һәйкәл куюга каршы булды. Ул татар галимнәре белән бергә эшләргә тырышты. Мин аны еш кына Лев Гумилев белән чагыштырам. Алар арасында күзгә күренми торган ниндидер уртаклык бар иде.

"ТАТАРСТАН ФӘНЕ ҺӘМ ТАТАР ХАЛКЫ ӨЧЕН ЗУР ЮГАЛТУ"

Казакъстанның Назарбаев университеты профессоры, тарихчы Юлай Шамилоглы Трепавловны Русия тарихчылары арасында Алтын Урда тарихына иң аңлаешлы караган һәм татарга симпатиясе булган галим иде ди.

— Бу минем өчен бик күңелсез хәбәр, — дип искә алды галим — ул миннән яшьрәк галим иде. Мин аның белән бары Казанда гына очраша идем. Русия тарихчыларында аерым караш хөкем сөрә: алар арасында татарга бик явыз һәм җылы караганнары бар. Русия тарихчыларының күбесен танымыйм, әмма Вадим Трепавлов белән Казанда бер өстәлдә утырдык, дусларча сөйләштек, фикерләребезне җылы итеп бүлештек. Мин аны татарларга симпатиясе бик югары булган кеше дип күрәм.

Татарның тарихын аңлатырга тырышкан, аларга симпатиясе булган шәхес

Барлык хезмәтләрен укымасам да, берничә тапкыр чыккан Нугай Урдасы тарихы китабы минем өчен аерым бер классика булып тора. Андый хезмәт тагын кайчан язылыр, әйтә алмыйм. Кимчелеге бармы - бар, барлык чыганакларны да кулланганмы - юк, тагын бер кат язарга буламы - була. Әмма Нугай Урдасы тарихы турындагы хезмәте - зур әйбер. Ул татарның тарихын аңлатырга тырышкан, аларга симпатиясе булган, бер өстәлдә утырып үз фикерен әйткән шәхес. Еш кына телевидениедә, мәкаләләрдә татарлар турында тарихы булмаган, явыз кешеләр, самдержавецлар безнең канны эчкән дип стереотип фикерләр язалар. Трепавлов татарга алай карамады. Ул төпле тарихчы булган дип исәплим.

Минем Алтын Урда тарихын аңлар өчен язган хезмәтләрем бар. Үземне мактар өчен әйтмим. Бервакыт мин Вадим Трепавловның "Маяк" радиосында ясаган чыгышын тыңладым. Бу вакытны бушка үткәрү түгел. Ул Алтын Урда турында чыннан да мәгънәле фикерләр әйтә, искедән калыплашкан тарих белемен кабатламый, яңалык җиткерә. Ул минем язган фикерләрне инде аңлаганын күрдем. Минем хезмәтләрне укыпмы, башкалар аша ишетепме - белмим, әмма чыннан да Алтын Урда тарихына өстән генә карамаган, аны аңларга тырышкан тарихчы булды. Мин аны бик хөрмәт итәм. Үземнең дустым дип әйтә алмыйм, әмма һәр күрешкәндә бик самими итеп сөйләштек. Бу Русия тарих фәненә генә түгел, Татарстан тарихы фәне һәм татар халкы өчен дә зур югалту.

Ул җитәкләгән Алтын Урданы өйрәнүчеләр Халыкара берләшмәсендә мин дә әгъза булып тордым. Ни өчен аны рәис итеп сайлап куйганнары да аңлашыла. Ул Русия тарихчылары арасында Алтын Урда тарихына иң аңлаешлы караган галим иде.

"НУГАЙ ТАРИХЫНА КЕРЕП КАЛДЫ"

Нугай активисты, тарихчы Рамил Ишмөхәмбәтов Трепавловның хезмәте нугайлар өчен эш өстәле китабына әйләнде ди.

— Ул язган Нугай Урдасы китабы нугай тарихы белән кызыксынучылар өчен эш өстәле китабы санала. Шуның белән нугай тарихына һәм Русия тарих фәненә кереп калды. Бу барыбыз өчен дә, аның күп санлы шәкертләренә дә бик үкенечле үлем. Әйтергә кирәк, Русия фәне нугай тарихына аеруча зур урын бүлеп бирде. Әйтик, тугандаш халыкларның вәкилләре үз ягына каера, йә әйтеп бетерми. Шуңа да Вадим Трепавлов ул Русия һәм дөнья тарих фәне өчен вакыйга булды, — диде ул.

"ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРГА ЯЛГАН ТАГЫЛГАНДА УЛ ДӨРЕСЕН СӨЙЛӘДЕ ҺӘМ КАҺАРМАНГА ӘВЕРЕЛДЕ"

Коллекционерчы, кырымтатар вәкиле Низами Ибраһимов Трепавловның үлеме барлык төрки халыклар өчен зур югалту дип Азатлыкка белдерде. Аныңча, төрки халыкларга гасырлар дәвамында тагылган ялганны ул фаш итеп, дөресен сөйләргә җөрьәт итте.

Нугайлар турында аннан яхшырак хезмәт язучы булмады

— Аның нугайлар турында беренче китабы дөнья күргәч, без аны Мәскәүдәге татар милли үзәгенә чакырдык, бүләкләр тапшырдык, — дип искә ала Низами Ибраһимов. — Нугайлар турында аннан яхшырак хезмәт язучы булмады. Күчмә халык турында язу катлаулы. Нугайлар казакъ, кырымтатарлар һәм казан татарлары оешуда катнашкан. Трепавлов нугай, урыс, гарәп, алман һәм башка чыганакларга таянып үз хезмәтен язды. Без аның кырымтатар мәсьәләсе белән тулысынча шөгыльләнүен теләдек. Ул безнең халыкка карата бик яхшы мөнәсәбәттә иде.

Вадим Трепавлов Русия фәнендә аерым утрау кебек аерылып торды. Бу аның дөрес булмаган позициядә булуы турында сөйләми, киресенчә, ул фәнни төгәллек белән эш итте. Европа тарихы шулай үсеш ала. Трепавлов Алтын Урданың, нугайларның ролен аңлаган кеше. Кырым ханлыгы биләмәләрендә яшәгән нугайларны өйрәнү, ә бу ханлыкның төп өлешен тәшкил иткән, чөнки ярымутрау турында гына сүз бармый, бик мөһим иде. Кырым ярымутравы җирләре Кырым ханлыгының 8-9 процентын гына тәшкил иткән. Төньяк Кавказда, Кубаньда нигездә нугайлар яшәгән. Ул аларны өйрәнгән. Аның китапларын уку авыр, чөнки анда бик күп чыганаклар кулланылган.

Гасырлар дәвамында төрки халыкларга карата күпме пычрак, күпме ялган тагылды. Трепавлов кебек кеше бары дөресен генә сөйләде. Ул инде каһарман. Кырымтатарлар да аңа зур рәхмәтле. Социаль челтәрләрдән аны якын итеп язалар. Бу - зур югалту.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG