Уфада 20-48 яшьтәге ир-атларга күпләп повестка тарата башлаганнар. Аларны шәһәрнең Октябрь һәм Совет районы хәрби комиссариатына чакыртканнар. Бу хакта "Аспекты" басмасы хәбәр итә.
"Бүген мин яшәгән йортта якынча 20-48 яшьтәге 15 кешегә повестка тапшырдылар. Әтисе һәм улына чакыру килгән гаилә бар. Повестканы адресатка түгел, туганнарына да җибәрергә мөмкиннәр", дип сөйләгән Сипайлово микрорайонында яшәүчеләрнең берсе.
Повесткада 22 ноябрь вакыты күрсәтелгән. Анда документларны тикшерүе өчен чакыртылулары әйтелгән. Повесткаларга Уфа шәһәренең Октябрь һәм Совет районы хәрби комиссары Вадим Виноградов имзалаган.
"Аспекты" әңгәмәдәшчесе сүзләренчә, бу мобилизациягә охшаган. Хәзер хәрби комиссариатта чакырылыш вакыты, шуңа да документларны тикшерергә дип повестка тапшырулары икеле, дип белдергән ул.
"Пруфы" басмасы Башкортстан Ситуация үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Алар бу мобилизация түгел, бары документларны тикшерү дигән. Мобилизация Русия президенты Владимир Путин фәрманыннан соң гына башлана ала, дип белдергән алар.
20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре чираттагы рейд вакытында мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаулары хәбәр ителде. Азатлыкка юристлар хокук бозулар турында белдерде.
Тоткарланучылар арасында җырчы, "Беренче канал"дагы музыкаль шоуда катнашучы кырымтатар Мамут Усеинов та булган. Ул Instagram-да Люберецтан соң Балашихадагы җыелу пунктына алып китүләрен белдерде. Анда тоткарланучыларны басым астында Русия саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр иткәннәр. Бу вакыйгалардан соң ул социаль челтәрдә хәбәрләр белдерми башлады.
Шулай ук Русиядә контракт төзеп сугышка китәргә өндәү көчәйде. Мәсәлән, Казанда контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу пункты һәр ике көн саен сугышка 122ләп кешене җибәрә дип хәбәр ителде.
Азатлык ясаган күзәтүгә караганда, район газетларында килешү нигезендә хезмәткә чакыручы игълан басманың беренче битендә үк, өчтән бер өлешенә урнаштырыла. Аннан тыш, газетның арткы яки урта битләренә дә игъланнар куелырга мөмкин. "Ил безгә ышана", "Безнең артта ил" һәм башка шуның ише татар теленә тәрҗемә ителгән өндәмәләр белән бирелә.
2023 ел башында Русия саклану министры Сергей Шойгу өч ел эчендә Русия армиясендәге гаскәриләр санын 1,5 миллионга кадәр арттыру бурычы куелуын игълан итте. Аларның яртысы диярлек контрактчылар булыр дип көтелә.
1 апрельдән Русия үзенең гаскәре өчен контрактчылар туплый башлады, моның өчен саклану министрлыгы төбәкләргә бу хактагы документлар ничә кеше белән имзаланырга тиеш булуын язып күрсәтмәләр җибәргән дип хәбәр ителде. Берничә төбәк медиасы контрактчыларның гомуми санын чыгарды, саклану министрлыгы ниятләвенчә, гаскәрне 400 мең кешегә тулыландырырга кирәк. Бу эшнең төп өлеше хәрби комиссариатлар җилкәсенә төшәчәк, ә план үтәлеше өчен ахырдан губернаторлар җавап бирәчәк диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум