Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Руслан Габбасовның туганын WhatsAppтагы язышулары өчен гаеплиләр


Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

Рөстәм Фәрәретдиновны куәт оешмалары вәкилләре "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Җинаять кодексының 205.1нче маддәсе, 1нче өлеше) гаепли. Ул Габбасов белән WhatsAppта Башкорт азатлык гаскәре оешуы турында сөйләшкән булган. Элегрәк Габбасов бу хәрби бүлекчәгә үзенең катнашы булмавын әйткән иде.

Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовның туганы Рөстәм Фәрәретдиновны WhatsAppтагы язышулары өчен гаеплиләр. Алар Габбасов белән Украина кораллы көчләре нигезендә Башкорт азатлык гаскәре оешуы турындагы яңалыкны сөйләшкән булган.

Руслан Габбасов ул чакта үзенең дә, үзе мөһаҗирлектә төзегән "Башкорт милли сәяси үзәге"нең дә бу хәрби бүлекчәгә бернинди катнашы булмавын белдергән иде.

- Без бу яңалык турында фикер алышып языштык та, мин абыйга бу нәрсәләрне сөртеп куй дип әйткән идем. Кызганыч, ул сөртмәгән, оныткандыр инде. Ә быел мартта ФСБ хезмәткәрләре көтмәгәндә Ишембай районында әнинең өенә тентү белән килгән иде. Абый әнидә кунакта иде, аларның икесен дә миңа ачылган җинаять эше кысаларында сорау алырга алып киттеләр. Әнинең һәм абыйның өйләрендә тентүләр үтте, шул исәптән телефоннарын да тартып алганнар иде. Абыйның телефонында шушы язышуларыбызны тапканннар. Анда абыйның Украина кораллы көчләренә керүче бу башкорт хәрби бүлекчәләренә керергә ниятләве турында бер сүз дә юк. Әмма ФСБ хезмәткәрләре миңа басым ясый алу өчен шушыңа ябышып абыйга каршы җинаять эше ачарга булган, - дип сөйләгән Габбасов "Idel.Реалии"га.

Аның әйтүенчә, 23 ноябрьдә беренче сорау алу вакытында аның туганы "тикшерү басымы астында гаебен танырга мәҗбүр булган".

- Бик кызганыч, ул көнне без абыйга адвокат таба алмадык. ФСБдагы сорау алуларга ниндидер хатын-кыз - "дежур" адвокат килгән булган, аның исеме - Жанна Литвинова. Аларның тикшерүче белән бергә ничек итеп манипуляция кулланып һәм куркытулар белән Рөстәмне гаебен танырга мәҗбүр итүләрен якынча күз алдына китерә алам. Ә минем абый - гади авыл кешесе, беркайчан оппозицион эшчәнлек белән шөгыльләнмәгән, беркайчан җинаять җаваплылыгына тартылмаган һәм безнең куәт оешмалары вәкилләре белән, бу систем белән очрашмаган, - ди ул.

Террорчы эшчәнлеккә булышу маддәсе нигезендә җиде елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

Узган атнада Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовның туганы, 33 яшьлек Рөстәм Фәрәретдиновны тоткарлады.

Аургазы районы Корманай авылындагы өендә тентү уздырып, ирне Уфага алып киттеләр. "Минем өчен утырачагын әйтеп, әйберләре белән алып киткәннәр", дип язган иде Габбасов. Икенче көнне Уфаның Киров районы мәхкәмәсе ирне ике айга кулга алды һәм Уфаның 1 нче тикшерү изоляторына җибәрде.

"Абый хатынына әйткән: Русланга җиткер, әгәр ул Русиягә кайтса, мине чыгарачаклар, юк икән - утыртачаклар дигән", дип сөйләде Габбасов.

  • 2021 елның көзендә Габбасов Русиядән китте. Былтыр аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата быел "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
  • Быел февральдә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.
  • 9 ноябрьдә башкорт оппозициясенең берничә каналы томаланды.
  • Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов оппозицион Telegram-каналларның томалануына Башкортстан хакимиятләрен гаепләде. Безнең каналларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар икән. Мөгаен Башкортстан хакимиятләре махсус хезмәтләр, интернет белән бәйле оешмалар аша безнең Тelegram-каналларны юк итү эшен башлагандыр, дип белдерде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG