Башкортстанның Белорет районында кызамык чире килеп чыккан. Республика Роспотребнадзоры матбугат хезмәтенә таянып "Коммерсантъ" язуынча, инфекцияне дини төркем вәкилләрендә ачыклаганнар.
Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта белешмәләренчә, 21 кешедә кызамык ачыкланган, аларның күпчелеге балалар, шул исәптән өчесе бик кечкенә.
Күп балалы гаиләдә беренче булып үсмер чирли башлаган. Ул инфекцияне Башкортстаннан читтә узган чарада йоктырган булырга мөмкин дип фаразлана.
"Тиздән бу гаиләдәге бөтен балалар да чирли башлаган, барлыгы ун кеше. Әти-әниләренең ныклы карашлары аркасында бу балаларга кызамыктан вакцина ясатылмаган булган", дип белдерде ул.
Балаларны Белорет районы үзәк хастаханәсенең инфекция бүлекчәсенә салганнар, аларның хәле канәгатьләндерерлек диелә.
Беренче булып чирли башлаган үсмер 3нче мәктәптә укыган, хәзер мәктәпнең 1-8 сыйныф укучылары читтән торып укыячак. 13нче мәктәпнең башлангыч өч сыйныфын һәм Балалар музыка мәктәбендә белем алучы, бу гаиләдәге балалар белән элемтәләре булган укучыларны да читтән торып укытуга күчергәннәр.
Бу хәл аркасында Белорет районында кызамык таралмасын өчен чикләү чаралары кертелгән. Аерым алганда, кызамыкка каршы вакцинасы булмаган балаларга белем алу оешмаларына бару чикләнә, вакцинасыз хезмәткәрләр вакытлыча читләштерелә, вакытлыча киңкүләм чаралар уздыру тыелган.
"Районда вакцинага кытлык юк", дип белдергәннәр Башкортстан Роспотребнадзорында.
- Быел җәй Татарстанда да кызамык йоктыру очраклары булды, андыйларның саны артуы да әйтелгән иде.
- Мәсәлән узган ел республикада бу чирне бер кеше генә йоктырган булган. Ә 2023 елның алты аенда Татарстанда кызамык белән авыручылар саны 72 кешегә җитүе әйтелгән иде.
- Чаллы шәһәрендәге шәхси балалар бакчасында кызамык таралу сәбәпле, бакчаның эшен туктатып тордылар. Роспотребнадзор моны бакчада эшләүчеләрнең һәм балаларның вакцина ясатмавы белән аңлатты.
- Июль башында Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында 18 бала кызамык йоктырды, 13 бала хастаханәгә салынды. Авылда битлек режимы кертелде, халык күп җыела торган чаралар тыелды.
- Кызамык чире Башкортстанда да артты. Быелның март аенда Уфаның 22нче хастаханәсендә кызамык белән бәйле карантин кертелде.
- Кызамык — йогышлы авыру. Гадәттә аның белән балалар авырый. Вирусны кызамыклы кеше белән турыдан-туры элемтә булмаса да йоктырырга мөмкин. Бүлмәгә авыру кеше кереп чыкса, аннан соң кергән кешеләргә дә бу чирнең йогуы бар. Кызамыкның билгеләре: коры ютәл, томау төшү, бизгәк, хәлсезлек, аппетит кимү, күзләр кызарып чыгу (конъюнктивит).
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум