Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миграция һәм урыслашу. Татарстанда урыслар саны нәрсә хисабына арта?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда процент ягыннан саны иң нык арткан милләт булып урыслар санала. 2010 елгы җанисәп белән чагыштырганда, аларның саны 73 405 кешегә күбәйгән. Бу 5 процент үсеш дигән сүз. Мисал өчен, татарлар саны 4 процентка гына арткан. Башка асаба милләт вәкилләренең саны бермә-бер кимегән. Ни өчен? Азатлык Татарстан районнарында урыс милләте вәкилләренең артуына күзәтү ясады һәм сәбәпләрен аңларга тырышты.

2021 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши. Беренче урында татарлар бара. Алар халык санының 52,2 процентын тәшкил итә. Урыслар — 39,3 процент. Бу ике милләтнең саны артса, башка халыклар саны бик нык кимеде: чуашлар — 22%, удмуртлар — 9%, марилар — 16,8%, мордва — 37%, башкортлар — 19,6 процентка азайды. Шул ук вакытта милләтен күрсәтмәүчеләр 100 меңнән артып китте.

Урыслар кайсы районнарда арткан?

Татарстанның 43 район һәм 2 шәһәр окургы исемлегендә урыслар саны 25 муниципалитетта арткан. Сан ягыннан караганда, беренче урында зур шәһәрләр тора. Казанда урыс милләте вәкилләре 30 мең, Чаллыда 20 мең чамасы кешегә күбәйгән. Зур шәһәрләр арасында урысларның аны бары Түбән Камада гына 2,7 процентка кимеп, 116 меңгә калган.

Районнарга килгәндә, урысларның саны иң күбе Казан һәм Чаллы тирәсендәге районнарда үскән. Мәсәлән, Питрәчтә алар ике тапкырдан күбрәккә арткан. Хәзер бу районда урысларның саны 26 меңгә (123%) җиткән. Лаешта алар 33 меңнән (64,3%), Биектауда 17,5 меңнән (33,3%) артып киткән. Чаллыны "чолгап" алган Тукай районында урыс милләте вәкилләренең саны 13,2 мең кешегә (48,9%) җиткән.

Шул ук вакытта татарлар күпчелекне тәшкил иткән районнарда да урысларның сизелеп артуы күренә. Һәрхәлдә, процент ягыннан караганда, анда әлеге милләт вәкилләре тизрәк арта. Мәсәлән, Саба районында урыслар саны 16 процентка үсеп, 1 156 кешегә җиткән. Арча районында — 11% (3 394 кеше), Балтачта — 9,4% (643 кеше), Чүпрәледә — 27% (358 кеше), Әтнәдә 102,2 процентка (188 кеше) артуы күзәтелә.

Татарстанның кайсы районнарында урыслар саны кими? Моңа кадәр урыслар күпләп яшәгән җирлекләрдә, әйтик, Бөгелмәдә — 7,9%, Чистай — 7,3%, Лениногорски — 5,1%, Зәйдә — 9,4 процентка азайган. Моннан тыш, Мөслимдә — 16,9 процентка, Балык Бистәсе — 16,8%, Кайбыч — 14,2%, Кама Тамагында — 12,4 процентка кимегән.

Урыслар нәрсә хисабына арта? Төп сәбәп – миграция

Татарстанда халык саны арту демографиягә бәйле түгел. 2020 елдан башлап республикада табигый кимү дәвам итә. Шуңа да халык саны артуының, шул исәптән урысларның күбәюенең төп сәбәбе булып Русиядә барган төбәкара һәм Татарстан эчендәге миграция санала.

2022 елда туучылар, үлүчеләргә караганда, 8 142 кешегә азрак булган. Шул ук вакытта башка төбәкләрдән күчүчеләр 26 747 кешене тәшкил иткән.

2022 елда Татарстан Русия төбәкләреннән эшкә килүчеләрне кабул итүчеләр арасында 9нчы урынны били. Республика Русиядәге төбәкара мигрантларның 1,4 процентын үзендә кабул иткән.

2021 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүче 4 миллионнан артык кешенең 84 проценты гына республикада туган. 264 мең кеше исә Русиянең башка төбәкләрендә туган һәм соңрак Татарстанга килеп төпләнгән. Аларның төп өлешен Идел буе төбәкләре алып тора. Татарстанга иң күп кеше Башкортстаннан күчкән. Аларның саны 45 меңнән артып китә. Аннан соң Удмуртия (17 807 кеше), Чуашстан (14 457 кеше) килә. Башкортстаннан Татарстанга күчүчеләрнең зур өлеше татар булырга мөмкин. Ә менә 200 меңнән артык кеше арасында башка милләтләр, шул исәптән үзләрен урыс дип санаучылар да булуы бар.

Мисал өчен, 2011-2021 еллар арасында Питрәч районында 28 639 кеше даими яшәүче дип теркәлгән. Шушы елларда халык саны да шул чама арткан.

Казан һәм Чаллы тирәсендәге районнарда урыслар саны Татарстан эчендә барган миграция хисабына да арта. Соңгы елларда әлеге районнарда котедж бистәләре үсеп чыкты, яңа җитештерүләр ачылды. Татарстанның шәһәрләшүе турында Азатлык элегрәк тә язган иде.

Икенче сәбәп — урыслашу

Ә менә башка районнарда, ягъни тормыш дәрәҗәсе түбәнрәк дип саналган җирлекләрдә урыслар саны ни сәбәпле арта? Һәрхәлдә, бу урыннарда миграция көчле түгел.

Мәсәлән, Чирмешән районында моңа кадәр татардан соң саны белән икенче милләт булып чуашлар санала иде. Хәзер биредә икенче урынга урыслар чыкты. Гәрчә, 2010-2021 елларда районда халык саны 1 990 кешегә кимесә дә. Шул вакыт эчендә урыслар саны 8,6 процентка артып, 3 935 кешегә җиткән. Чуашлар, киресенчә, 17,6 процентка кимеп, 3 823 кешегә калган. Мордва халкы 38 процентка азаеп, 528 кешене тәшкил итә. Төп халык булып саналучы татарлар да 11,5 процентка кимеп, 9 756 кешегә калган. Халык саны кими торган, социаль-икътисади яктан әллә ни мактанырлык булмаган районда урыслар саны гына артуы сораулар тудыра.

Шундый ук хәл Чүпрәле районында да күзәтелә. Җирлектә халык саны 18 процентка, аеруча, төпләнеп яшәүче чуашлар 17 процентка кимегән. Шул ук вакытта урыслар саны 27 процентка арткан. Чүпрәле районы Татарстанның социаль-икътисади торышы исемлегендә 44 урында. Ягъни яхшы эш урыны, югары хезмәт хакы белән җәлеп итә алмаган районда да урыслар саны арта.

Хәтта урыслар саны кимегән районнарда да башка халыкларның ныграк юкка чыгуын күзәтергә була. Аксубай районында беренче урында чуашлар бара. Хәзер аларның саны 18,8 процентка кимеп, 11 481 кешегә генә калды. Урыслар исә, бары 6,5 процентка гына азайган.

Шулай да күп кенә районнарда башка асаба халыкларның саны күпләп кимүен, ә урыслар саны артуын яисә акрынрак азаюын күзәтергә мөмкин. Башка асаба милләтләрнең кимүе "милләтен күрсәтмәүчеләр"гә кергәнме, әллә урыслар исәбендә саналганмы? Бу сорау әлегә кадәр күтәрелмәде.

  • Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды.
  • Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.
  • Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
  • Русиядә узган җанисәп нәтиҗәләренә күрә, татарлар саны 600 меңгә кимегән. Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарның саны кимүгә төрле сәбәпләр китерде, әмма җанисәп саннарына ышанмаска чакырды. Аның фикеренчә, Татарстанга федераль хакимият алдында бу мәсьәләне аерым күтәрергә кирәк.
  • Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика президенты Рөстәм Миңнеханов җанисәп нәтиҗәләре өчен борчыла, чөнки ул сыйфатсыз узды, дип белдерде. Ул җанисәпнең рәсми документлары алынганнан соң, әлеге проблем уңаеннан Татарстанда "җитди тикшеренү" узачагын җиткерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG