Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бер елда янгыннарда үлүчеләр саны арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кыш башлануга янгыннар да арткан. Быел декабрьдә республикада 108 янгын чыккан. "Беренче чиратта бу температураның төшүе белән бәйле, халык җылыту җиһазларын күбрәк куллана башлый", ди гадәттән тыш хәлләр баш идарәсе вәкиле.

2023 ел башыннан Татарстанда янгыннарда 125 кеше үлгән, бу 2022 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 8,7 процентка күбрәк. Әлеге мәгълүматны матбугат очрашуында Татарстан гадәттән тыш хәлләр баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча үтәүче, республиканың янгын күзләве баш дәүләт инспекторы Максим Трущин әйтте.

Ел башыннан Татарстанда барлыгы 4568 янгын чыккан, бу узган ел белән чагыштырганда азрак. Әмма үлүчеләр генә түгел, янгында җәрәхәтләнүчеләр саны да арткан. Әйтик, быел янгыннарда 182 кеше төрле җәрәхәтләр алган, бу былтыргыдан 1,7 тапкырга күбрәк.

Трущин кыш башлангач янгыннар саны 57 процентка артты дигән.

"Быел декабрьдә 108 янгын чыкты. Шуны да искәртәсе килә: 1-5 декабрь аралыгында уртача сигез градус суык булганда 42 янгын чыккан иде, ә 6-10 декабрьдә 23 градус суыкта 66 янгын булды. Беренче чиратта бу температураның төшүе белән бәйле, халык җылыту җиһазларын күбрәк куллана башлый", дигән ул.

Максим Трущин әйтүенчә, декабрьдәге янгыннарның төп өлеше торак фондка туры килгән. Күп фатирлы йортларда - 11, шәхси йортларда - 16 янгын чыккан.

  • 2 декабрь кичендә Чаллы шәһәренең "Гараж-500" машина базарында янгын чыкты. Ут тиз арада базар павильоннары буйлап таралды. Янгынны 3 декабрь иртәсендә генә тулысынча сүндерә алдылар.
  • "Гараж-500" базарындагы эшмәкәрләр янгын сүндерүчеләрне "басып карап торуда" гаепләде.
  • Октябрь ахырында Чаллыда Kamarooms кунакханәсе янды.
  • 10 октябрь кичендә Казан федераль университетының (КФУ) Кызыл Позиция урамындагы 4нче тулай торагында янгын булган иде. Янгын биш катлы бинаның өченче катында чыккан.
  • Быел июньдә Татарстанның Тукай районы Сәет авылында шәхси йортта янгын чыгып, җиде кеше һәлак булган иде, шуларның дүртесе – 2016-2019 елда туган балалар. Янкормалы агач йортта сигез кеше яшәгән, гаилә социаль яктан имин булмаган. Янгыннан балаларның әниләре генә чыгып котылган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG