Екатеринбурның Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Уфада яшәгән 18 яшьлек кызга террорчы эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру, террорчылыкны аклау һәм террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу белән бәйле хөкем карары чыгарган
Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Куәт оешмалары вәкилләре белешмәләренә күрә, кыз социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда күпләп үтерүләр кылырга кирәклеген аклаган һәм "Колумбайн" тыелган хәрәкәтенең эшчәнлегендә катнашырга чакырган.
Эш материалларына күрә, кыз элекке сыйныфташларын нәфрәт иткән һәм мәктәпкә корал белән һөҗүм итү планын әзерләгән. Ул элегрәк Русиядә белем бирү оешмаларына кораллы һөҗүм ясаган кешеләрдән үрнәк алган диелә.
Тугызынчы сыйныфны бетергәннән соң кыз укуын дәвам итмәгән. Тентү вакытында аерым алганда аның шәхси көндәлеген тартып алганнар, ул анда нәфрәт итә торган кешеләренең исемнәрен һәм һөҗүм белән бәйле ниятләрен язган диелә.
Кызны 5,5 елга тәрбия колониясенә хөкем иткәннәр. Хөкем карары көченә кергән.
Узган атнада Брянскида сигезенче сыйныфта укучы кыз мәктәптә атыш оештырды һәм үзенә дә кул салды.
- 2021 елның 11 маенда Казандагы гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
- Быел апрель аенда, һөҗүм булганнан соң ике ел диярлек вакыт үткәч, мәхкәмә Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
- Соңгы сүзен әйткән чакта Галәвиев зыян күрүчеләрдән гафу үтенде һәм аларга тиешле компенсацияләрне түләргә сүз бирде. "Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын", диде ул.
- Шул ук елны сентябрь аенда Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров оештырган атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше һәлак булды. Бекмансуров авыр хәлдә һоспитальгә җибәрелде. Тоткарланган вакытта аның аяк-кулларын яраладылар, аягының бер өлешен кистеләр.
- Быел сентябрьдә Ростов өлкәсендә тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпкә һөҗүм иткән иде. Дүрт өлкән кеше яраланды, балалар җәрәхәтләнмәде. Тугызынчы сыйныфта укыган һөҗүмчене тоткарладылар, төбәк башлыгы әйтүенчә, аның психик авыруы бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум