Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим Айдар Хәйретдинов бүгенге татар телен "абзар теле" дип атады

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аныңча, татарлар "дин һәм югары фәлсәфә телен" югалткан.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов бүгенге татар телен "абзар теле" дип атады. Бу хакта ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында яңа дини китаплар чыгу уңаеннан узган матбугат очрашуында белдерде.

"Хәзерге телебезне "абзар теле" дип әйтер идем. Татар халкының аңын безнең Риза хәзрәтләр (XIX-XX гасыр башында иҗат иткән Риза Фәхретдин - ред.), Бигиевлар (XIX-XX гасыр башында иҗат иткән Муса Бигиев - ред.) язган телне аңлау дәрәҗәсенә күтәрү ул бер хыял кебек кенә булып тора. Әмма хыялланмаган юлны да башламый. Иншалла, юлы да башланыр", диде ул.

Аныңча, дингә кайту юлы белән тел баерга мәҗбүр булачак.

Соңрак Хәйретдинов "абзар теле" төшенчәсенә аңлатма бирде.

"Нәфис татар әдәби телендә бүген кем сөйләшә? Сөйләшмиләр. Язучыларыбыз бетеп бара. Ярый әле өлкән буын язучылары язып калды. Ул тел бар. Әмма мин әйткән Муса Җаруллаһ, Риза Фәхретдиннәр теле — дин һәм югары фәлсәфә теле. Безнең әдәбиятчыларыбыз югары фәлсәфи темалар күтәреп язарга теләсәләр, нәфис телләре ни кадәр бай булса да, бу хезмәтне башкара алмаслар иде, чөнки телләре юк. Әлбәттә, аларның теле абзар теле түгел. Абзар теле — ул урамда сөйләшә торган тел. Бик сай, примитив, анда 2 мең сүз җыеламы, юкмы — белмим", диде ул.

Хәйретдинов сүзләренчә, татар теле 1917 елгы октябрь инкыйлабыннан соң үзгәргән: ике әлифба алыштырган, 17 мең фәлсәфи мәгънәле сүзләрне югалткан, урыс теле тәэсире белән мәктәпләрдә бик күп ят сүзләр килеп кергән. Шуның нәтиҗәсендә бүген татарлар төрек телен аңламый.

Журналистларның "без хәзер нинди телдә сөйләшәбез", дигән соравына ул "сөйләм теле" дип җавап кайтарды.

Матбугат очрашуында катнашкан Татар энциклопедия институты җитәкчесе, тарихчы Искәндәр Гыйләҗев "абзар теле" дигән төшенчәгә каршы чыкты.

"Мин абзар теле дигән төшенчәгә катгый рәвештә каршы киләм, җәмәгать. Алай ярамый. Без үзебезне кимсетәбез. Татар теленең матур әдәби теле бар бүген дә. Шул ук язучыларны, мәктәп дәреслекләрен, татар зыялыларын алсак, тел бөтенләй бетте дип утырып булмый. Бөтенебез дә сөйләм телендә, абзар телендә сөйләшәбез диюгә каршымын. Без үзебезне кимсетәбез һәм бетерәбез. Әмма тел өлкәсендә хәл итәргә кирәкле проблемнар бар. Бу — зур катлаулы проблем. Монда дәүләтнең дә, гаилә, дин әһеле, язучылар җаваплылыгын да онытырга тиеш түгелбез. Бу — барыбызның да күмәк эшебез", диде ул.

Гыйләҗев сүзләренчә, тел һәрвакытта да үзгәреп торган. Бу вазгыятькә бәйле ди ул. Тарихчы урыс теленең дә үзгәрүен әйтте.

  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, быел бары 8 укучы бердәм республика имтиханын тапшырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG