2022 елның җәендә, Русиянең төрле төбәкләрендәге мари иҗтимагый оешмаларның активистлары инициативасы белән, "Марий ушем" Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте оештырылды. Соңгы ярты елда активистлар, видеоконференция аша даими очрашулар ясап, корылтайша әзерләнде. Русиядә милли иҗтимагый оешмалар бер-бер артлы экстремистик дип игълан ителгәндә (Татарстандагы "Татар иҗтимагый үзәге", Башкортстандагы "Башкорт" оешмасы) мари халкы үз иҗтимагый оешмаларын киңәйтергә һәм саклап калырга омтыла. Әлеге корылтай да мариларның активлыгын тагын да арттыру максатыннан җыелды.
Чарада мари халкы һәм мари теле язмышы, милли иҗтимагый оешмаларның роле, демография, марилар яшәгән урыннарда экологик мәсьәләләр, социаль-икътисади хәл, кадрлар авырлыгы турында чыгышлар яңгырады, фикер алышулар булды.
Йошкар Олада яшәүче, 2004 елдан бирле мари милли оешмалары белән хезмәттәшлек итүче татар активисты Рамай Юлдашев Йошкар Олада, Волжскида, Козьмодемьянскида мари телендә укыту булмавы, мәктәпләрдә бер генә мари классы да каралмау турында чыгыш ясады. Ул Мари иле мәктәпләрендә мари сыйныфларын, ә татарлар күпләп яшәгән урыннарда татар сыйныфларын ачу кирәклеген белдерде.
2020 елның сентябрендә гамәлгә куелган "Марий ушем" иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Кудрявцев әйтүенчә, корылтай уздыруда хакимият тарафыннан тудырылган каршылыклар да булган. Мари иле иҗтимагый-сәяси үзәге җитәкчесе, Мер Канаш Оньыжа Бөтенмари берлеге рәисе Эдуард Александров аларга корылтай өчен урын бирүдән баш тарткан.
Шуңа карамастан, корылтайны уздыру өчен урын да тапканнар, уздырганнар да. Чара бюджет акчасына түгел, ә активистларның үз акчасына уздырылган. Корылтайның эше онлайн рәвештә трансляцияләнде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум