Accessibility links

Башкортстан Югары мәхкәмәсе 13 елга нахакка төрмәгә утыртылган Исхаковка компенсация бәясен 15 тапкыр киметкән


Фәтхулла Исхаков
Фәтхулла Исхаков

Пенсионерга нибары ике миллион компенсация түләү карары чыккан

25 декабрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе 1959 елда үтерү нияте белән һөҗүм итүдә нахакка гаепләнеп 13 ел утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка рухи зыян күләмен 15 тапкырга киметкән. Пенсионерга нибары ике миллион компенсация түләү карары чыккан.

Бу хакта юрист Виталий Буркин хәбәр итте.

Үзе ул 450 миллион сум сораган иде, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе 31 миллион сум түләтү карары чыгарды. Пенсионер моны әз дип санады һәм шикаять итте.

"Быел майда без гаепләү карары чыгып 65 ел узганнан соң Исхаковны аклауга ирештек. 13 ел - сөргендә, аннары гомере буена - хаклык эзләүдә. Беренче инстанция мәхкәмәсе 31 миллион сум түләтергә кушты. Кешенең күргән газапларына караганда, бу бик әз. Ләкин бездә газапланулар шулай бәяләнә инде. Компенсацияне дә Русия Югары мәхкәмсе аша юлларга туры килә", дигән Буркин. Аның сүзләрен "Аспекты" китерә.

  • Фәтхулла Исхаковны үтерү нияте белән ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. 13 ел буе гаепсезгә утырып чыкканнан соң, ул гаделлек эзли башлый. Русия Конституция мәхкәмәсенә, 6нчы кассация мәхкәмәсенә, Югары мәхмәгә мөрәҗәгать итә, прокуратура каршысында ачлык оештыра һәм пикетларга чыга.
  • Быел майда Башкортстанда яшәүче 86 яшьлек пенсионер Фәтхулла Исхаков моннан 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән иде. Русия Югары мәхкәмәсе аңа аклау карары чыгарды.
  • Фәтхулла Исхаков канунсыз 13 елга ирегеннән мәхрүм ителүе өчен 450 миллион сум таләп итте. Ул бу акчаларны Русия финанс министрлыгыннан түләттерүне сорап, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде.
  • 13 сентябрьдә Уфаның Ленин районы 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковка дәүләт 31 миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Русия финанс министрлыгы бу карарны шикаять итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG