Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Гарифулла Яппаров Уфаның 1нче тикшерү изоляторында булганнан соң Путинга мөрәҗәгать чыгарды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул үзен канунсыз рәвештә ике сәгать тоткарлап торуларына зарлана.

Башкортстан адвокаты Гарифулла Яппаров Уфаның 1нче тикшерү изоляторында булганнан соң, социаль челтәрләрдә Русия президенты Владимир Путинга ачык хат чыгарган. Ул үзен канунсыз рәвештә ике сәгатьтән артык тотып торуларын сөйли.

"Минем Уфаның 1нче тикшерү изоляторында тотыла торган Рамилә Сәетованы (Галим) һәм Баймактагы вакыйгалар белән бәйле тоткарланган Дим Дәүләткилдинне якларга адвокат кәгазем бар, 2024 елның 23 гыйнварында изоляторга килдем. Мине билгесез затлар канун бозып, канунсыз рәвештә ике сәгатьтән артык тоткарлады", дип яза ул мөрәҗәгатендә.

Адвокат сүзләренчә, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) киеме кигән кешеләр үзләре белән таныштырып тормый гына аны аулак бүлмәгә алып кергән һәм букчасын тентемәкче булган. Аларның телефон эзләүләре әйтелә. Адвокат телефонын Сәетованың кулдан язылган апелляция шикаятенә скан ясау өчен кулланмакчы булган. Яппаров тикшерү изоляторы җитәкчесенә әлеге документка скан ясау өчен рөхсәт бирүен сорап үтенеч язган, әмма аның бу үтенечен алмаганнар да, карамаганнар да. Аның каравы телефонын тапшырырга теләмәгәч юристны тоткарлаганнар, аның компьютер өчен кулланыла торган ике флеш-картын тартып алмакчы булганнар. Гарифулла Яппаров аларда адвокат серенә керә торган документлар саклана иде, дип искәртә.

"Әгәр гамәлләремдә административ хокук бозулар булса беркетмә төзегез, әгәр сезгә кирәк булса һәм бу канунлы икән мине тикшерү беркетмәсе төзегез дип таләп иттем, әмма алар моны игътибарга алмады, кулыма бернинди документларның күчерелмәләрен бирмәделәр", ди ул.

Ул Русия президентыннан бу хәлләрдә катнашкан ФСИН хезмәткәрләрен эшеннән алуны сораган.

  • Дим Дәүләткилдин башкорт активисты Фаил Алсыновны хуплап Баймакта узган протестлардан соң тоткарланды. Ул сорау алуга чакыру белән Баймак полициясенә баргач тоткарланган иде. Аңарчы аның йортында тентү уздырдылар. Соңрак Дәүләткилдинга каршы җинаять эше ачылуы мәгълүм булды.
  • 2023 елның 22 декабрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы (Галим) биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
  • Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты (Русия җинаять кодексының 280.4нче маддәсе, "в" пункты). Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган активист YouTube каналында мобилизациягә эләккән русияләргә мөрәҗәгать калдырган иде. Анда ул Украинада "кешеләрне үтерергә риза булмаучыларны" өйләренә кайтып китәргә чакыра. Сәетованы хәрбиләрне хезмәт урынын ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыруда гаепләделәр.
  • Тикшерү изоляторында утыручы Сәетова күптән түгел яңа хөкем карары турында ни уйлавын, тоткынлыкны ничек кичерүен сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG