Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурятия Русиядә беренче булып рәсми рәвештә дептутатларга илдән чыгуны тыймакчы


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сәясәт белгечләре мондый чикләүләр Русиянең башка өлкәләрендә дә кертеләчәк дип фаразлый. Хәзерге вакытта Русиядә депутатларга илдән чыгу рәсми тыелмаган. Рәсми тыю булмаса да, күп кенә төбәктә бу хакта "катгый киңәш" бирелә.

Бурятияда депутатларга илдән чыгуга тыю кертмәкчеләр. Бу чикләү аеруча мөһим яки бөтенләй яшерен мәгълүматларны белә алганнарга кагыла, дип хәбәр итә "Ведомости".

Әгәр бу карар кабул ителсә, илдән чыгу тыелган очракта Бурятияның Халык хуралы (парламенты) рәисе яки депутаты биш көн эчендә чит ил паспортын хуралга тапшырырга тиеш булачак. Мандатыннан мәхрүм ителгән депутатларның паспортын документны биргән дәүләт оешмасына саклауга тапшырачаклар.

Сәясәт белгече Ростислав Туровский мондый тыюны Русиянең башка төбәкләре дә кертергә мөмкин дип саный.

Депутатларга чит илгә чыгуны тыю "депутат мандатын бары тик кыйбатлы аксессуар кебек кенә күргән очраклы кешеләрне алып ташларга булышачак", дип саный сәясәт белгече Константин Калачев.

  • Хәзерге вакытта Русиядә депутатларга илдән чыгу рәсми тыелмаган. Рәсми тыю булмаса да, күп кенә төбәктә бу хакта "катгый киңәш" бирелә.
  • Бу "киңәш" депутатларның чит ил курортларында ял итүеннән соң чыккан берничә шау-шуга бәйле иде. Аерым алганда, Вологода өлкәсе депутаты Денис Долженконың Дубайга сәфәреннән соң, өлкә башлыгы Олег Кувшинников "ил өчен авыр булган вакытта" чит илләргә барудын тыелырга киңәш итте.
  • Тагын бер шау-шу Курск өлкәсе депутаты Максим Васильевның Мексикадан яздырган видеосына бәйле булды. Бу сәфәрне "Бердәм Русия" шурасы сәркатибе Андрей Турчак тәнкыйтьләп чыкты һәм Васильевны вазифасыннан китәргә чакырды. Васильев гафу үтенде, бюджет комитеты рәисе урынбасары вазифасын калдырып Донбасска китеп барды.
  • 2022 елда февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, төрле тармакта эшләүчеләргә чит илгә чыгудан баш тартырга киңәш итүләре турында даими хәбәр ителеп тора.
  • Сугыш башланган елны ук Яңа ел алдыннан түрәләргә һәм дәүләт ширкәтләре вәкилләренә Яңа ел бәйрәмнәрендә Русиядән китү тыелуы билгеле булды. Кышкы ялларда аларга хәтта шәһәрдән чыкмаска киңәш ителгән иде. Түбәнрәк вазифада торучыларга исә Яңа елда дус булмаган илләргә бармаска кушылган, юкса эштән җибәрү ихтималы булуы әйтелгән. Бу дәүләт серен белә алучыларга гына түгел, шәһәр хакимиятендәгеләрнең бөтенесенә дә кагыла, дип сөйләде "Вёрстка"ның Мәскәү мэриясендәге әңгәмәдәше.
  • Русиядә дәүләт нефть-газ ширкәтләрендә эшләүчеләргә чит илгә чыгуны тыюлары да хәбәр ителде.
  • Былтыр журналистлар Русиянең дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне эштән җибәрү белән янап чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәләр, дип язган иде. Әлегә бу тыю бөтен түрәләргә дә кагылмый, кемгәдер чит илгә чыгу тулысынча тыелса, икенче берләренә хакимиятләр "дус булган" яки "нейтраль" илләр дип санаучы дәүләтләргә бару рөхсәт ителә диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG