Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш вакытында Татарстан Дәүләт шурасын Лаеш районына күчерергә мөмкиннәр


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы, архив фотосы
Татарстан Дәүләт шурасы утырышы, архив фотосы

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу урын инде әзер.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сугыш башланса парламентны Лаеш районына эвакуацияләргә мөмкиннәр дип белдерде. Ул шушы көннәрдә бу урынны барып тикшерүен дә әйтте. Аны "экстремаль вазгыять" чыккан очракта кулланачаклар.

"Анда подвал да, ут та, су мичкәсе дә бар", диде ул бүген парламент утырышында.

Шул ук вакытта Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләне куертмаска чакырды.

"Иртәгә сугыш башлана һәм подвалда утырачакбыз дип вазгыятьне куерту кирәкми", диде ул.

Утырышта КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов гадәттән тыш хәлләр булган очракта республикада саклану урыннары булмауга зарланды. Ул Европа һәм АКШ Русиягә һөҗүм ясау белән куркыта диде.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Альберт Яһудин исә, 90 процент халыкны сыйдырырга тиешле йорт подвалларын саклану урыны буларак карамаска чакырды. Аныңча, подвалда 12 сәгать торганнан соң халыкны автобусларда башка урынга эвакуацияләргә тиешләр.

"Русиянең дәүләт сере турындагы кануны нигезендә яшеренү урыннары дәүләт сере санала. Шуңа да кайда һәм ничек качарга кирәклеге турында мәгълүмат яшерелгән. Канунның бу өлеше искергән һәм аны үзгәртергә кирәк дип саныйм. Халыкның заманча элемтә технологияләр ярдәмендә тиз арада саклану урыны табалмавы чын абсурд", диде ул.

Шуңа да ул федераль канунны үзгәртергә, моның өчен Татарстан Дәүләт шурасында эшче төркем төзеп канун өлгесе әзерләргә чакырды.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм хәрби комиссариатны чакырып ябык утырышта карарга тәкъдим итте.

"Халыкның болай да кәефе яхшы түгел. Махсус хәрби операция бара, дустанә булмаган дәүләтләр туктаусыз бу мәсьәләне күтәрә һәм һөҗүм итә, Русияне, янәсе, һөҗүм әзерләүдә гаепли. Бу вазгыятьтә моны бәлки ябык режимда карарбыз", диде ул.

Моннан тыш, депутат Альберт Яһудин Гадәттән тыш хәлләр турында игълан итү системнарының эштән чыгуы, эвакуация өйрәнүләре үткәрелмәвен әйтте. Аныңча, бер яшеренү урынын тоту өчен 6 млн сум кирәк, ләкин федераль үзәк моның өчен акчалар бүлми.

2024 елның 24 гыйнварында Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) идарәсе башлыгы Ирек Кадамов Татарстан халкы тулысынча кораллы көч чараларыннан 100% сакланган дип белдерде.

Гадәттән тыш хәл булган очракта, халыкның 94% йортларның подваллары һәм башка биналарның җир асты өлешенә качарга, 5% — гражданнарны саклау корылмаларында, 1% — Казан метрополитены станцияләрендә яшеренергә тиеш булачак.

  • Cоңгы ике елда украин гаскәре һөҗүмгә күчкәч, Русиядә бомбадан яшеренү, эвакуацияләнү урыннары турында еш сөйләшә башладылар.
  • Моңа кадәр атом коралы кулланыла калса, Татарстанда алты шәһәрне эвакуацияләргә ниятлиләр, дип медиа Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржкога сылтама белән язды.
  • Башка төрле куркыныч янаганда Татарстанда яшәүчеләрне идән асларына һәм метрога, яшеренү урыны буларак кулланылучы башка объектларга качырырга тиешләр.
  • 2023 елның август аенда Чаллыда бомбадан качу урыннары ясалачак диелде.
  • Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG