Татарстан халкы тулысынча кораллы көч чараларыннан сакланган, дип белдерде бүген Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) идарәсе башлыгы Ирек Кадамов оешманың еллык киңәшмәсендә.
"Татарстан халкын заманча кораллы көч һөҗүмнәреннән саклау 100 процентка планлаштырылды. Аларның 94 проценты йортларның подваллары һәм башка биналарның җир асты өлешен алып тора, 5 проценты — гражданнарны саклау корылмаларында, 1 проценты — Казан метрополитены станцияләрендә урнашкан", диде ул.
Бу максаттан узган ел 143 млн сум бүленгән.
2023 елда Татарстанның 9 районында өйрәнүләр узган. Бу — Мамадыш, Арча, Биектау, Югары Ослан, Апас, Кайбыч, Лаеш, Әгерҗе һәм Алексеевски районнары.
Ирек Кадамов Русиянең Украинага каршы сугыш алып барган шартларында Татарстан халкын саклау өчен финанслар кирәк дип республика премьер-министры Алексей Песошинга мөрәҗәгать итте.
2024 елда МЧС вәкилләре күпкатлы йортлардагы һәр подъездда гражданнарга саклану чаралары турында мәгълүмат эләчәк. Шулай ук домофоннар аша халыкка ашыгыч хәбәр итүне юлын җайга салачаклар. Бүген бу чараны Белгород өлкәсендә кулланалар.
Узган ел ахырында Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Альберт Яһудин республикада һөҗүмнән яшеренү урыннары әзер түгел һәм халыкны өйрәнүгә җәлеп итмиләр дип белдерде.
Ул октябрьдә Татарстанда узган өйрәнүләрне күпчелек халык белми калды диде. Яшеренү урыны дип аталган йорт идән аслары берни белән җиһазландырылмавын, подвал ачкычлары аерым кешеләрдә булуын, әмма җитди хәл булса, ул кешеләрне таба алмаячакларын әйтте.
Элегрәк депутат Татарстанда эвакуацияләү урыннарының 71 проценты гына әзер яисә өлешчә әзер санала дип хөкүмәттән алган мәгълүматны җиткергән иде. Бу урыннар халыкның 4 процентын гына сыйдыра.
- Cоңгы ике елда украин гаскәре һөҗүмгә күчкәч, Русиядә бомбадан яшеренү, эвакуацияләнү урыннары турында еш сөйләшә башладылар.
- Моңа кадәр атом коралы кулланыла калса, Татарстанда алты шәһәрне эвакуацияләргә ниятлиләр, дип медиа Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржкога сылтама белән язды.
- Башка төрле куркыныч янаганда Татарстанда яшәүчеләрне идән асларына һәм метрога, яшеренү урыны буларак кулланылучы башка объектларга качырырга тиешләр.
- 2023 елның август аенда Чаллыда бомбадан качу урыннары ясалачак диелде.
- Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум