Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан сәламәтлек саклау министры:"Мин абортларны бөтенләй тыю тарафдары түгел"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Медицина күрсәтмәләре белән ясала торган абортлар бар. Алар турында сүз дә була алмый. Аларны ясарга кирәк, чөнки хатын-кызның сәламәтлеге генә түгел, гомере турында сүз бара. Тормышта авыр хәлдә калып, баласын төшертергә булган хатын-кызлар бар", ди ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин абортларны бөтенләй тыю яклы булмавын әйтте. Бу хакта ул "Татар-Информ"га сөйләгән.

Ул министр буларак абортларны бөтенләй тыю тарафдары түгеллеген, медицина күрсәтмәләре белән ясала торган абортлар барлыгын искәрткән. Алар турында сүз дә була алмый, аларны ясарга кирәк, чөнки хатын-кызның сәламәтлеге генә түгел, гомере турында сүз бара, ди ул.

"Тормышта авыр хәлдә калып, баласын төшертергә булган хатын-кызлар бар. Кабатлап әйтәм, мин күпләп тыю, шөрепләрне борып куеп, "абортлар булмасын" дию яклы түгел. Без беренче чиратта хатын-кызны инандыру, йөклелекне саклап калу яклы", дигән министр.

Аның әйтүенчә, "кеше укымышлырак, алга киткәнрәк булган саен, икътисад ныграк үскән саен кешеләр дә балалар тудыруга караганда башка төрлерәк проблемнарга һәм бурычларга йөз тота".

"Абортлар белән бәйле саннарны анализладык та, әгәр йөклелеген өзгән хатын-кызларның яртысы баланы саклап калырга уйлаган булса, безнең туучылар саны хәзергедән күпкә күбрәк булыр иде", дигән министр.

  • Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз биргән иде.
  • 2022 елда Татарстанда 36 651 бала туган. Бу 2021 елдан 4 285 сабыйга азрак. Үлемнәр саны 44 784 кешегә җиткән. Республикада үлүчеләр, туучыларга караганда, 8 133 кешегә күбрәк булган.
  • Татарстанда бала табу кими. Соңгы сигез елда республикада туучылар саны 35,5 процентка төшкән.
  • Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызлар бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә тәкъдим иткән иде.
  • Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим белән ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.
  • Сентябрьдә исә республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итте һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына "ярдәм итәргә" чакырды. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә "килми калган керемнәрен компенсацияләргә" кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.
  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, узган елның август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
  • Татарстанга ияреп, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушкан.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG