Бүген, 14 мартта Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованың (Галим) һәм аның яклавының апелляция шикаятен карый башлады.
2023 елның 22 декабрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы (Галим) биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде. Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты (Русия җинаять кодексының 280.4 маддәсе, "в" пункты).
Сәетова һәм аның яклавы бу карарны шикаять итте. Тарафдарлары әйтүенчә, бүгенге мәхкәмә утырышы озак бармаган. Сәетова утырышта тикшерү изоляторында килеш видео аша гына катнашкан. Ул хөкемдарларга да, дәүләт гаепләүчесенә дә каршы чыккан. Каршы чыгуларны мәхкәмә канәгатьләндермәгән.
Шуннан соң Сәетова һәм аның яклавы мәхкәмә утырышын кичектерүне сораган, чөнки адвокатлар апелляция шикаятенә ул өстәгән әйберләр белән танышырга җитешмәгән.
Бу үтенечне мәхкәмә канәгатьләндергән. Киләсе утырыш 26 мартка билгеләнгән.
RusNews язуынча, утырышта активист үзен начар хис итүен әйткән, үзенә "ниндидер дарулар" эчертәләр бугай дигән. Шуңа күрә "бер ай буе диярлек гел йокымсыравын" әйткән.
- Былтыр 17 майда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 56 яшьлек башкорт активисты Рамилә Сәетованы кулга алды. Тикшерү мәгълүматынча, 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTube-дагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист мобилизацияләнүчеләрне үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.
- Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ролик янәсе Украинадагы сугышка алынган русияләрне хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыра.
- Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп ике ел чамасы иректән мәхрүм булган Рамилә Сәетова әле узган елның 12 августында гына иреккә чыкты.
- Ул 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2021 елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы өч елга колониягә җибәрү карары чыгарды. Ул Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Прокурор активистка 3,5 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде. Активистның Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум