Accessibility links

Башкортстан дроннардан саклану чаралары җитештерүне арттырачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Пилотсыз очкычлар һөҗүме булырга мөмкин — аеруча бу проблем кискен тора. Безнең сәнәгать оешмаларының  дронннан саклаучы һәм радиоэлектрон көрәш чараларына ихтыяҗы бар", дигән Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров.

Башкортстанда дроннарга каршы чаралар һәм радиоэлектрон көрәш чаралары җитештерүне тизләтмәкче булалар. Бу хакта республика премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте, дип яза РБК.

"Оешмаларга барган чагымда оешма җитәкчеләре иминлек мәсьәләләрен берничә тапкыр күтәрде. Пилотсыз очкычлар һөҗүме булырга мөмкин — аеруча бу проблем кискен тора. Безнең сәнәгать оешмаларының дронннан саклаучы һәм радиоэлектрон көрәш чараларына ихтыяҗы бар. Әле кичә генә Русия президенты аларны җитештерүне арттырырга кушты", дигән Назаров.

Түрә әйтүенчә, Башкортстанда пилотсыз очкычлар җитештергәндә мондый аерым проектлар да тормышка ашырыла, хәзер аларны тизәйтергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта республикада пилотсыз очучы җиһазларны өч җитештерүче бар ди ул.

Алабуга белән Түбән Камага дроннар һөҗүм иткәч, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы һәр оешмага үзләренә сакланырга кушты.

— Ракеттан саклану чаралары эшләр дип көтеп торырга кирәкми, аның башка бурычлары бар. Һәр оешма, һәр шәһәр, һәр муниципалитет — без моны үз көчләребез белән хәл итәргә тиеш, диде ул.

Аның әйтүенчә "Алабуга" Политех"ка һәм Түбән Камадагы "ТАНЭКО"га һөҗүмнәр "Татарстандагы иң сиздерә торган һәм иң зыян салырдай урыннарны күрсәткән" һәм "дошман моны сизә".

2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Беренче дрон Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә төшкән. Тагын ике дрон "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә очып килгән диелде.

"Алабуга" икътисади зонасында эшләүчеләр һәм шушындагы "Алабуга Полтиех" көллиятендә укучылар өчен дип 2022 елда тулай тораклар төзелгән иде, аларга зыян килде.

"Idel.Реалии" белән әңгәмәсендә Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип әйтте.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG