Азатлык Радиосы Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял белән сөйләште. Әңгәмәсендә ул Русия төрмәләрендә утыручы мөселманнарның хәленә игътибар итәргә чакырды.
3 елга якын Русия төрмәсендә утырган Джелял "мөселманнарга Русия төрмәләрендә бик авыр", диде. "Аларны аеруча зур игътибар белән күзәтәләр. Төрмәдәге мөселманнарның барысын да террорчы дип билгелиләр", дип аңлатты.
Русия колонияләрендәге шартлар турында сөйләгәндә Җәләл "кайбер мөселманнарга намаз укырга бирмиләр, ә кайберләренә Коръән бирмиләр", ди. Шулай ук ул мөселман-тоткыннарга хәрәм ашатуларын сөйли.
"Мәсәлән, мин Кырымнан Красноярскига барганда, өч көн фәкать коры-сары ашадым һәм чәй эчтем. Чөнки бөтен биргән ашлары дуңгыз итеннән иде. Һәм әлбәттә, мөселман буларак, аларны ашый алмадым. Өч көн ач булдым. Әмма Аллаһ ярдәм итте, бу юлны уздым", диде ул.
28 июньдә Украина Русия әсирлегендәге ун ватандашын кайтарды. Кайтарылучылар арасында кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял да булды. Ул 2021 елда аннексияләнгән Кырымда кулга алынып, газүткәргечтә диверсия ясауда гаепләнеп, 17 ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Июль башында ул һәм аның гаиләсе Киевка күченде.
Русия төрмәләрендә мөселманнарны кыерсыту, аларның хокукларын бозу турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора.
Үлеменә бер ай кала, Алексей Навальный да төрмәдә мөселманнар хокукларын яклап Югары мәхкәмәдә чыгыш ясады.
— Безнең төрмә системы, зур оешма, үзенә яңа дошман тапты. Бу яңа дошман мөселманнар дип атала. Ислам дине кагыйдәләре белән яшүче мөселманнар һәм исламны өйрәнүчеләр. Һәм менә аларга төрле чикләүләр куела, — дип чыгыш ясаган иде ул мәхкәмә утырышында.
Навальный ФСИН вәкилләре кешенең ислам өйрәнүендә ниндидер куркыныч күрәләр диде.
Төрмәдә мөселманнарның хокуклары үтәлмәү мәсьәләсен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да күтәргән иде. Ул Русия колонияләрендә утыручы мөселман тоткыннарына итсез меню булмауга зарланып, Русия патриархы Кириллга мөрәҗәгать итте.
Былтыр декабрьдә Русиянең "Владимирский централ" төрмәсе җитәкчелеге 14 елга хөкем ителгән мөселманнар хокукын яклаучы Баһром Хамроевның Коръән китабын тартып алган иде.
Колонияләрдә мөселман тоткыннарга дуңгыз ите ашарга тәкъдим итү очраклары да бар. 2022 елда Чистай шәһәренең 5нче тикшерү изоляторында утыручы мөселманнарга дуңгыз ите тәкъдим ителүе шикаяте нигезендә прокуратурага мөрәҗәгать тә юлланды.
Gulagu.net хокук яклау проекты Димитровград төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалыйлар дип хәбәр итте. Анда ураза тотучы мөселманнарны кыйныйлар, дуңгыз ите тәкъдим иткәннәр диелде.
22 елга колониягә хөкем ителгән Казан мөселманы Руслан Сөнгатовка былтыр Рамазан аенда ураза тотуда киртәләр тудырганнар. Карцерда утыру сәбәпле аңа сәхәрдә дә, ифтарда да ризык бирелмәгән. Сөнгатов, мөселманнарга мөнәсәбәт колония җитәкчелегенә дә карый, ди. Аның әйтүенчә, Удмуртиядәге ИК-8 белән ИК-1 бер-берсенә бик якын гына урнашса да, тәртипләр бөтенләй төрле. Сигезенче колониядә тоткыннарга мөнәсәбәт кешелекле, мәсьәләне сөйләшеп хәл итеп булса, беренче колониядә исә – гел мыскыллау. Ул ике колониядә дә утырып алган.
Шул ук вакытта ФСИНның Мәскәү идарәсендәге элекке аналитигы, хокук яклаучы Анна Каретникова "Радио Свобода"га сөйләвенчә, төрмә системында мөселманнарга карата анык һәм эзлекле сәясәт алып барылмый. Кайбер төзәтү колонияләрендә аларны эзәрлеклиләр, ә менә кайбер урыннарда — аларның күп булуларыннан куркып — мөселманнар алдында түбәнчелек күрсәтәләр. Мәсәлән, Мәскәүдә "положенецларның" күбесен ("канунлы бурлар" билгеләгән затлар) ингушлар һәм чеченнар тәшкил итә, — дип сөйли ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум