Accessibility links

Кайнар хәбәр

​​​​​​​Руслан Сөнгатов колониядә өч көн ашамаган: карцерда сәхәргә һәм ифтарга ризык калдырырга рөхсәт итмәгәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

22 елга колониягә хөкем ителгән Казан мөселманы Руслан Сөнгатовка быел Рамазан аенда ураза тотуда киртәләр тудырганнар. Карцерда утыру сәбәпле аңа сәхәрдә дә, ифтарда да ризык бирелмәгән.

Өч көн мин берни ашамадым да, эчмәдем дә

Удмуртиянең Ягул авылындагы беренче санлы колониядә (ИК-1) утыручы Казан мөселманы Руслан Сөнгатовның әледән-әле дини хокуклары бозыла. Бу хакта тоткынның туганы зарланып мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, Русланның инде бөтен сабырлыгы бетә бара. Ул күп мәсьәләне төрмә җитәкчелеге белән сөйләшеп хәл итәргә тырышса да, барып чыкмый. Шундый очракларның соңгысы Рамазан ае башлангач була. Сөнгатовны якында гына урнашкан сигезенче колониядән (ИК-8) кире беренче колониягә кайтаргач, мәшһәр башлана.

"Даими рәвештә карцерларга ябылу сәбәпле аркалары авырта, шуңа тикшеренү сорагач, аны ИК-8гә җибәргән булганнар, чөнки анда хастаханә ише әйбер бар. Бер атна уколлар кадаганнар да чыгарганнар. Һәм шундук тагын 14 көн карцерга япканнар.

Шул 8нче колониядә карцерда күпмедер утыргач, кире үз колониясенә кайтарырга булалар. Бу нәкъ ураза башланып бер көн узгач – ягъни 24 мартка туры килә. Руслан колония җитәкчесе белән сөйләшкән һәм ураза тотуын әйткән. Инде беренче ел гына түгел бит, шуңа күрә җитәкчелек хәбәрдар.

Беренче ике көндә бернинди каршылыклар булмаган. Күрәсең, кичке ашны карцерда калдырырга рөхсәт иткәннәрдер инде, бу хакта ул хатта язмаган. Аннары хезмәткәр килеп "җитәкче кире уйлады, рөхсәт итми" дип сәхәргә дә, ифтарга да берни бирми башлаганнар. Башка тоткыннар кичке ашны ашаган вакытта бит әле кояш батмаган була, шуңа ул ризыкка кагылмый. Алып калырга да ярамый. Шул килеш алып китәләр. Әле бу гына түгел, берәр сынык ипи яки берәр башка ризык алып калмасын дип, бөтен карцерда тентү уздырганнар. Кыскасы, бик мыскыл иткәннәр. "Өч көн мин берни ашамадым да, эчмәдем дә", дип язган", ди Сөнгатовның туганы.

"Казан бишлеге"

2019 елның 13 мартында Самардагы Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнүче биш егеткә кырыс хөкем чыгарды. Руслан Сөнгатов 22 елга, Рөстәм Ямалиев 20 елга, Илнар Зиннәтов 19 елга, Марат Түләков 18 елга, Ирек Насыйров 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу эш "Казан бишлеге" дип аталды.

Аның әйтүенчә, колония хезмәткәрләре Русланны шулай сынаган.

"Аннары, күрәсең, көчсезләнер, үлеп китәр дип курыкканнардыр инде. Колония җитәкчелегенә тавыш чыгу, тикшерү килүе кирәкми. Аңлатасы була. Шуңа алар аңа тәртип бозу турында тиз генә дүрт рапорт төзиләр дә, яңадан ИК-8гә җибәрәләр. Анда аны ике айга камера тибындагы бүлмәгә (ЕПКТга) утырталар.

Аңлавымча, анда кичке ашка алып килгән колония ризыгын да ифтарга алып калырга, шулай ук төрмә кибетеннән алган ризыкны да кертергә ярый кебек. ЕПКТда шартлар кырыс булуга карамастан, карцердагы кебек үк түгел. Карцерда бит хәтта су кайнатырга кипятильник та юк. ЕПКТда һичъюгы розетка бар һәм складтан үз кайнаткычыңны алып су кайната аласың. Берни булмаса, анысы да ярап куя. Күрәсең, Рамазан аенда булса да дип Русланга шундый шартлар булдырганнар, ә менә киләчәктә ни булып бетәр – билгесез. Әле бу көннәрдә генә хат язганы да юк", ди тоткынның туганы.

Аның әйтүенчә, Удмуртиядәге ИК-8 белән ИК-1 бер-берсенә бик якын гына урнашса да, тәртипләр бөтенләй төрле. Сигезенче колониядә тоткыннарга мөнәсәбәт кешелекле, мәсьәләне сөйләшеп хәл итеп булса, беренче колониядә исә – гел мыскыллау.

"Руслан безнең өстән сынау уздыралар, дип әйтә. Аның инде сабырлыгы, түземлеге беткән, мин бу мыскыллауларга башка түзалмыйм, зинһар, җәмәгатьчелеккә җиткерегез, ди. Менә инде без хәзер Удмуртия прокуратурасына да, Русия һәм Татарстандагы кеше хокуклары вәкилләре Татьяна Москалькова һәм Сәрия Сабурскаяга да, мөселманнар диния идарәсенә дә язачакбыз. Кул кушырып утырмаячакбыз. Адвокат та ялларга ризабыз. Ул, мәсьәләне үзе хәл итә алмагач, инде барысына да риза.

Аңа бит намазлыгын да бирмиләр

Аңа бит намазлыгын да бирмиләр, тәһарәт ала торган шешәсен дә алалар. Бу бит инде чын дәрәҗәсендә мыскыл итү. Колониядә һәрбер дини кешегә берәр рухани билгеләнгән. Поп яки имам. Менә шул имам кайвакыт Руслан янына килә, сөйләшә. Руслан аңа намазлык бирмәүләренә зарланган. Имам: "бу дөрес түгел, бөтен әйбер бирелергә тиеш, китапханәдә китаплар булса, аларны да укырга ала аласың" дигән. Алар аңа үз китапларын да бирмиләр, без җибәргән китаплар складта ята. Алырга рөхсәт итмиләр. Шундый аңлашылмаган хәлләр күп инде.

Руслан әйтүенчә, вазгыять елдан ел начарлана гына бара. Ул бит әле алты елын гына утырды. Ризыкны инде авызга алырлык түгел, ди. Гәрчә без инде өйдә бик тыйнак кына туклана идек, рестораннарга йөрмәдек, әмма колония ризыгын майонез яки төрле тәмлеткечләр салгач кына ашап була дип әйтә. Ифтарга хәтта шул ризыкны да бирмиләр", ди Сөнгатов туганы.

Руслан Сөнгатов колонияләрдә тикшерү уздыручы җәмәгать күзәтү оешмаларыннан (ОНК) бернинди файда күрмәвен язган. Бары прокуратурага язгач кына ниндидер тикшерү килә икән.

"Алар мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмаска, килеп тикшерергә тиеш. Колония җитәкчеләре шуннан курка. Әмма прокуратурага язган ул хатларны колониядән чыгармаска да мөмкиннәр. Аның өчен тоткын янына хокук яклаучы яки адвокат, юрист керергә тиеш. Ул хатны алып чыгып, прокуратурага җибәрсә, инде хат барып җитәчәк. Ләкин адвокатлар яллау да арзан тормый. Төрлесе төрле бәя сорый. Прокуратурага язып та, хатларның барып җитмәгән чаклары булды. Шуңа адвокат булуы яхшы", ди Сөнгатовның туганы.

Русия колонияләрендәге мөселман тоткыннарга үзенчәлекле караш күптән билгеле. Былтыр gulagu.net басмасы төрмәдә ураза тотучы мөселманнарны кыйнаулары хакында язып чыккан иде.

Шул ук вакытта Хизб ут-Тәхрир эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп 24 елга хөкем ителгән Ринат Нурлыгаянов әнисе Миләүшә Нурлыгаянова улына ураза тотарга шартлар булдырылуын әйтте.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG