Апас районының Югары Ындырчы авылында төрмәдә утырып чыккан элекке тоткыннар һәм Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучылар өчен ресоциализация үзәге ачылмаячак. 21 гыйнварда узган халык җыенында авыл кешеләре хакимиятнең әлеге тәкъдименә каршы чыккан. Бу хакта Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин Telegram каналында язып чыкты.
Шул ук вакытта ул "аңлашылмаучанлыкны һәм күңелсез хәлләрне булдырмас өчен" алга таба бары рәсми чыганаклардан гына мәгълүмат алырга чакырган. Моңа кадәр район башлыгы бу үзәк турында сөйләшүләрнең "күбесе имеш-мимешләргә һәм дөрес булмаган мәгълүматка нигезләнгән" дип язган иде.
Авыл халкының каршы чыгуы турында Югары Ындырчыда яшәүче Фәнис Бакиров "Интертат"ка сөйләгән.
"Алар "авыл халкы өчен куркыныч булмаячак" дип сөйләсәләр дә, "авылда ул үзәкне ачуга без каршы" дидек. Тавыш бирү юлы белән хәл иттеләр. Халык бертавыштан каршы чыкты. Балалар бакчасы эшләвен дәвам итәчәк", – дигән ул.
Узган атнада Апас районының Югары Ындырчы авылында элекке тоткыннар өчен ресоциализация үзәген ачуга каршы петиция оештырылды. Аны бүгенгә 1 225 кеше имзалаган. Үзәкне Ындырчы авылының балалар бакчасын ябып ачмакчы булганнар.
"Элеккеге тоткыннар белән бергә талаулар, көчләүләр һәм урлаулар башланыр дип куркабыз. Шулай ук төрмәләрдә зур проблем саналган туберкулез таралу куркынычы бар", диелгән мөрәҗәгатьтә.
Бу үзәкне "Ярдәм" хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов ачарга җыенган. Анда төрмәдә утырган элекке тоткыннар һәм Украина сугышында катнашкан Русия хәрбиләре ресоциализация үтәчәк дигән. Янәшәдә "Яратель" оешмасы зур кошчылык фабрикасы төзи. Үзәктә яшәүчеләр шунда эшләячәк дип аңлатылган. Ул алардан куркыныч янамаячак, җитди контроль булачак дип ышандырган. Үзәккә каршы чыгучыларны Илдар Баязитов "Путинның канунына каршы чыга" дип гаепләгән.
Югары Ындырчы авылына Казан ханлыгы чорында нигез салына. Анда 250-ләп кеше яши дип санала.
- Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
- Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар.
- Моңарчы Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәңе табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны гаепләделәр.
- Моннан тыш, Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады.
- Мәсәлән Татарстанда Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинны күп тапкырлар пычак белән чәнчүдә һәм үтерүдә шикләнелүче егет гаебен тулысынча таныды һәм саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Украинадагы сугышка китәргә әзер булуын әйтте.
- Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум