Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте сугышчыларга күчмә мәчет өчен акча җыя башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Акча бирүчеләр “әҗер-савапка ирешәчәк” дип вәгъда итә дин әһелләре.

Татарстан Диния нәзарәте Украина сугышында катнашучы Русия хәрбиләренә күчмә мәчет алу өчен акча җыю турында игълан итте. Бу хакта мөфтият хәбәр итә.

— Күчмә мәчет юлсыз маршрутларга җайлаштырылган УАЗ автомобилендә җиһазландырылачак дип ниятләнә. Автомобиль салонында намаз уку һәм рухи әңгәмәләр өчен уңайлы шартлар тудырылачак: идәннәргә келәм җәеләчәк, михраб куелачак, кечкенә генә китапханә булдырылачак, — диелә хәбәрдә.

Бу акцияне "Каһарман" дип атаганнар. Мөфтият акча биргән кешеләр "әҗер-савапка ирешәчәк" дип тә өстәгән.

Узган атнада Татарстан мөфтие сугыш барган урында базда мәчет ачты.

Былтыр җәен Украинага каршы сугышырга киткән Башкортстан хәрбиләре дә Русия баскынлыгындагы Донецки "халык республикасы"ның бер авылында мәчет салган иде. "Йондоз-Рахман" мәчетен Салават Юлаев исемендәге батальон хәрбиләре үз көчләре белән төзеп чыккан дип хәбәр ителде.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаган беренче көннәрдән үк Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды хәрбиләр өчен кирәк-ярак җыя. Моны ачык чыганаклардагы мәгълүматлар - хакимият яклы медиада, нәзарәтнең сайтында чыккан хәбәрләр раслый.
  • Шул ук вакытта фонд сайтында хәрбиләргә ярдәм турында сүз юк. Монда "Зәкәт"нең халыкның иң яклаучысыз катламына ярдәм итүе генә әйтелгән: күп балалы гаиләләргә, аз керемлеләргә, авыр тормыш хәлендә калучыларга, ятимнәргә, ялгыз өлкәннәргә. Шулай ук фонд каты авыручы балаларның һәм олыларның дәвалану чыгымнарын капларга булыша.
  • Былтыр апрель аенда Татарстанда республикадан Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән хәрбиләргә ярдәм өчен "РамаZан күчтәнәче" дигән чара узган иде. Аны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оештырды.
  • Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин соңгы вакытта зур делегация белән Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәрен ешайтты.
  • Былтыр ул Украинадагы сугышта катнашучы русиялеләр "шәһит була" диде. Ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу Русия хәрбиләре өчен бу сугыш — җинаять кылу дип җавап бирде.
  • Сугыш башланганнан бирле Украина ягында мөселманнар кулына корал алып үз ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG