Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөдир дә, урынбасар да юк. Шәҗәрәчеләр Татарстан дәүләт архивыннан янә документлар ала алмый


Татарстанның туган якны өйрәнүчеләре һәм шәҗәрәчеләре республика Дәүләт архивында сакланучы тарихи документларны алуда янә кыенлыкларга юлыккан. Бу юлы архивның түләүле хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге югалган — оешма инде бер айдан артык күрсәтелгән хезмәтләр өчен квитанция чыгара алмый.

Тишерә торгач, гомумән, архив мөдире Сергей Гороховның вазифасыннан китүе ачыкланган.

"Акча бирергә телибез, әмма алар ала алмый"

Түләүле хезмәтләр күрсәтүдәге тоткарлыклар Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты карамагындагы Дәүләт архивында узган ел ахырында ук башланган. Бу проблеманы үзенең социаль челтәрләрендә Алабуга җирле тарихчысы һәм генеалог Ленар Мифтахов күтәреп чыкты. "2025 елның 7 декабрендә мин Дәүләт архивында сакланучы бер документның күчремәсен ясауны сорап гариза калдырдым. Документның үзе инде сканерланган, аны әзерләп торасы да юк. Архивның бурычы — миннән акча алып, документны тапшыру гына. Моның өчен алар квитанция бирергә һәм минем түләгәнне көтәргә тиеш иде. Бер айдан артык вакыт узды, ә квитанция һаман юк", — дип көенә шәҗәрәче.

"Гадәттә, сканерланган документлар өчен түләгәч, аларны 10 көн эчендә җибәрәләр иде. Әмма мин декабрь башында сораган документымны һаман ала алмыйм. Түләргә квитанция дә бирмиләр. Мин аларга акча бирергә телим, ә алар алмыйлар — ала алмыйлар", — дип аңлаткан ул "БИЗНЕС Online" хәбәрчесенә.

Документны көтеп арыгач, Мифтахов архивка мөрәҗәгать иткән. "Бер атна узгач, шалтыраттым. Тиздән эшләп бирербез, диделәр. Тагын берничә көннән шалтыраткач, квитанцияләр язучы хезмәткәрнең эштән китүе ачыкланды. Аның урынына килгән кешесе исә авырып ята", — дип сөйләгән ул.

Әмма бу хикмәтләрнең башы гына булган. Архивта квитанция әзерләүче кеше табылгач, бу документларга имза куярга тиешле җитәкче эштән киткән. Нәтиҗәдә, генеалог бер айдан артык үзенә кирәкле хезмәтне ала алмый.

Шушындый ук хәлгә туган якны өйрәнүче Артур Тумаков та юлыккан. Ул заказын декабрь башыннан ук көтә. Бу хакта ул Ленар Мифтаховның ВКонтактедагы посты астында язды.

"Димәк, архив бер айдан артык бюджеттан тыш акчаларны кабул итә алмый. Бу акчалар алар өчен мөһим түгелдер дип шикләнәм", — дип фикер йөртә Мифтахов. Моннан тыш, бу хәл республика имиджына да зыян китерә. "Мин Татарстан кешесе, без монда инде мондый хәлләргә күнеккән. Әмма архивтан документларны күбрәк читтә яшәүчеләр сората бит. Бу — оят! Мондый хәлләргә тарыгач, чын-чынлап чит кеше өчен оялу хисен кичерәм", — дигән тарихчы.

Өч урынбасар җитми һәм мөдир юк

Архивның рәсми сайтларында түләүле хезмәтләр туктатылуы турында кисәтү юк. Бары тик эш күп сәбәпле ашыгыч мөрәҗәгатьләрне кабул ителми дип язылган. "2025 елның 30 декабренә кадәр эш күплеге сәбәпле, ашыгыч мөрәҗәгатьләрне (1 көннән 10 көнгәчә эшләнә торган) кабул ителми" диелгән анда.

Чынлыкта исә архив ашыгыч түгел, хәтта стандарт запросларны да үти алмый. Кисәтүдә күрсәтелгән вакыт та күптән узган.

"БИЗНЕС Online" бу уңайдан Архив комитетына сорау җибәргән, әмма җавап әлегә килмәгән.

Квитанцияләргә имза куярга тиешле "эштән киткән кеше" — архив мөдире Сергей Горохов үзе булып чыккан.

Басма мәгълүматынча, сайтта ул әле һаман җитәкче булып күренсә дә, кабул итү бүлмәсендә аның эштән китүен раслаганнар.

Архивта кадрлар кытлыгы авыр мәсьәлә булып тора, күрәсең. Рәсми сайтка карасаң, мөдирнең алты урынбасарыннан өч урыны буш: мәгълүмат хезмәте, фәнни тикшеренүләр һәм аудиовизуаль документларны саклау белән шөгыльләнүче җитәкчеләр юк.

Документлар беренче тапкыр гына ябылмый

Кадрлар кытлыгы — архивның бердәнбер проблемы түгел. 2025 елның мартында Мифтаховның XX гасыр документларына керүне чикләү турындагы шикаяте республика рәисе Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җиткән иде. Сүз 1918–1925 елгы ЗАГС документлары һәм Алабугадан тапшырылган чиркәү китаплары турында бара. Архив башта "описьлар әзер түгел" дип акланса, соңрак "документлар реставрациягә мохтаҗ" дигән сылтауга күчте. Краевед исә моны Архив комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманованың нәсел агачы төзү базарында монополист булырга теләве белән аңлата.

2022 елның җәеннән Татарстан дәүләт архивында XIX гасырга караган шәҗәрә ясаганда кулланыла торган ревизия кенәгәләрен (Ревизские сказки) бирми тордылар. Республика тарихчыларны ул вакытта шау-шу куптарды, мәсьәлә федераль дәрәҗәгә чыкты.

Татарстан Дәүләт архивы комитеты җитәкчесе Габдрахманова ул вакытта бары тик ревизия кенәгәләреннән торган өченче фондның икенче хисап тасвирламалары һәм унынчы фондның мәгълүматлары тыелуын раслады. Ул моны "таралышы чикләнгән эчке мәгълүмат" сәбәпле дип аңлатты.

Берничә ел элек Казанда узган төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында да Татарстан архивларына үтеп керү авыр булуы турында да сүз күтәрелде. Сембер тарихчысы Фазылҗан Алиуллов Татарстандагы архив хезмәтләрендә ярдәм итәргә ашкынып тормыйлар, мәгълүмат алу катлаулы, дип сөйләде.

"Самар, Сембер, Казан, Тольятти архивлары белән эшлим. Казаннан аермалы бар җирдә дә эш җайга салынган, ә Казанда кирәкле мәгълүматны таба алмадым. Самарда хәтта электрон материалны компьютерга кертеп, өч көнгә куллану хокукы бирелә", дигән иде.

Татарстаннан тагын бер тарихчы (исеме редакциягә генә билгеле) республика архивында элек тормыш кайнаса, хәзер "биздерделәр" дип әйтә.

"Җиңел генә үтеп керә идек, шунда утырып эшли идек. Күңелле иде. Коронавирус вакытында анда санаулы кешеләр генә кертелә башлады. Бу андагы эшчеләргә ошап китте, чөнки мәшәкате әзрәк. Аннары күп документларны компьютерга күчерделәр һәм килгәч аларны карарга компьютерлар җитми башлады. Оригинал документларны бөтенләй бирмәс булдылар. Интернетлары начар эшли иде. Фотоларының копияләре дә сыйфатсыз. Аннары архив бер урыннан икенче урынга күченә башланды. Анысы бер мәхшәр булды. Хәзер ул бик ерак, барган да юк, күңел дә тартмый. Танышларымның да күбесе анда йөрмәскә тырыша", диде.

Мәскәү шәҗәрәчесе, "Архивный дозор" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Семенов ревизия кенәгәләрен тыюларны архивка якын кеше яки оешмаларның бөтен мәгълүматны үзләре генә кулланып, шәҗәрә сатып акча эшләргә тырышуы белән бәйле була ала дип саный.

Татарстан дәүләт архивы комитеты карамагында "Ядкәр" автоном сәүдәгә корылмаган генеология үзәге эшли. Әлеге үзәк нигезендә "Ядкәр" генеология порталы барлыкка килде. Ул белгечләр һәм гади кешеләр өчен дә архивларда эзләнүне гадиләштерергә тиеш иде. Әмма анда татар исемнәре һәм Татарстан авыл-шәһәрләре атамалары исемлеге генә бар. Һәм шулай ук стандарт һәм киңәйтелгән генеологик тикшерү хезмәте күрсәтү тәкъдим ителә.

Моннан тыш, кулланучылар район архивларында уку заллары булмавына һәм онлайн-кереш бәяләренең үтә кыйммәтлегенә зарлана. Мәсәлән, Алабуга өязенең 20 еллык документларын карау өчен 25 мең сумнан артык акча түләргә туры килергә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG