13 февраль Татарстанның, Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина исән булса, 80 яшен тутырган булыр иде. Профессиональ җырчының гомере кыска булды. Әмма 2001 елда 55 яшендә һәлак булса да, аның тормышы бай була. Вафирә Гыйззәтуллина талантлы җырчы, бөтен тамашачының игътибарын үзенә җәлеп итүче сөйкемле, чибәр татар хатын-кызы гына түгел, ул үз карашы булган, фикерен ачык итеп әйтә белгән, Татарстанның бәйсез, ирекле булуын җаны-тәне белән теләгән милләтпәрвәр. Ә сәнгатькәрләр арасында бу сирәк очрый торган күренеш. Ул чын мәгънәсендә мәйдан җырчысы, көрәшче җырчы булды. Бу сыйфатлары белән ул Татарстан, татар халкының кадерле шәхесе булырга тиешле. Әмма 80 еллыгы уңаеннан аны лаеклы зурлап искә алу күренмәде.
Вафирә Гыйззәтулиннаның юбилее турында Татарстанның Мәдәният министрлыгының Телеграм каналында да ләммим, рәсми сәхифәсендә дә искә алу юк. 1975-94 елларда Вафирә Гыйззәтуллина Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты булып эшли, әмма филармония афишасында урысча концертлардан башка бернинди дә белдерү юк. Дәүләт филармониясе җырчыны искә алмаган. Ни искә алу концерты оештырылмаган, ни искә алу турында хәбәр дә юк. 1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшләгән мәшһүр җырчы опера һәм балет театры өчен дә ят булып чыккан. Анда да җырчы турында искә алучы юк. Татарстан өчен көрәшкән җырчыны дәүләт дәрәҗәсендә искә алу концерты оештырылмады.
Аның исеме башлыча җирле дәрәҗәдә генә искә алынды. "ТНВ" 14 февраль Вафирә Гыйззәтуллинаның концертын күрсәтте. Җырчының авылдашлары да аны искә алган. Туган авылы — Мендлеевски районының Камай авылының мәдәният йорты диварына беркетелгән истәлек тактасына чәчәкләр салганнар, аннары авылдашлары көче белән әзерләнгән концерт оештырылган.
13 февраль көнне Казан филармониясенә караган "Чулпан" мәдәният йортында Вафирә Гыйззәтулинаны искә алу кичәсе узган. Аның төп оештыручысы — мәрхүм җырчының кызы Камилә. Ул Казанның аның әнисе исемен йөрткән 26нчы музыка мәктәбе мөдире булып эшли. Әлеге мәктәптә татар җырчысы Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге конкурс та уза. Камилә — әнисенең мирасын туплап, саклаучы, аның исемен танытучы. Бу кичәне дә үз көче белән оештырган. Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алуга аның белән бергә эшләгән җырчылар чыгыш ясаган: Рөстәм Маликов, Гөлзада Сафиуллина, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина.
Вафирә Гыйззәтуллина татар халык җыры "Ком буран"нын республика суверенитеты өчен көрәш һәм мәйдан җыры итеп танытты. Ул бу кичәдә искә алынды, аны Гөлзада Сафиуллина башкарган. Кичәдә шулай ук Илгиз Мөхетдинов, "Болгар кызлары" төркеме, Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге 26нчы музыка мәктәбе, Казан музыка училищесы укучылары чыгыш ясаган. Шулай ук Камал театрының примасы Алсу Гайнуллина да кичәдә катнашкан, алар кайчандыр күрше булып яшәгән. Ул шигырь укыган Кичәнең сценарий авторы һәм алып баручысы — Инсаф Абдулла.
Чара бушлай узган, аның бюджеты булмаган. "Чулпан" мәдәният йорты да бушлай бирелгән. Кичәгә килеп чыгыш ясаучылар берсе дә акча сорамаган, кемдер "Вафирә хакына килдем", кемдер җырчыга булган мәхәббәт, ихтирам йөзеннән катнашкан. Зал тулы булган, тамашачылар чара җылы, күңелгә рәхәтлек бирә торган рухта узды дип билгеләде.
Вафирә Гыйззәтуллина Татарстанны булдыруда бик кирәк иде, ә хәзер аны искә алу уңайсыз, чөнки ул республиканың бәйсезлеге өчен көрәш еллары белән бәйле шәхес. Ни өчен җырчыны зурлап искә алмауның сәбәбен аны якыннан белгән дусты (аның исемен иминлек хакына язмыйбыз - ред.) Азатлыкка сөйләде.
— Республика өчен көрәшкән вакытта җырчылар юк диярлек иде. Язучылар, шагыйрьләр мәйдан тотты, әмма җырчылар арасыннан мәйданга килүчеләр булмады. Куркыныч иде. Вафирә бу көрәшне хуплап чыкты. Аның да югалтыр әйберләре күп иде, — дип искә ала мәрхүмнең дусты. — Мәйдан тотучылар әллә җиңә, әллә аларны басып китәләрме — билгесез булды. Вафирә курыкмады. Гомумән мәйданда хатын-кызлар аз иде. Язучылардан Фәүзия Бәйрәмова, җырчылардан Вафирә белән Гөлзада Сафиуллина. Шушы өч хатын-кыз мәйданны күтәрде дә, тынычландырды да. Кешеләргә ни өчен республика кирәклеген аңлатты. Көчле рухлы, акыллы хатыннар.
Вафирә зур җырчы булды. Кызганыч, бүген Вафирә Гыйззәтуллина суверенитет өчен көрәшүче итеп кенә кабул ителә, шуннан куркалар бугай. Бүген ул уңайсыз шәхес.
Артык чибәр. Артык талантлы. Артык ирекле. Бу да мәрхүм турында әйтелгән сүзләр.
— Ул үзгә иде. Ачык күңелле, ачык фикерле. Дуамаллыгы да бар, хисле. Берсенә дә буйсынмый торган, бернинди дә чикләргә кертелмәгән шәхес. Бүген мәдәният министрлыгы Муса Җәлилнең тууына 120 еллыгы, Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгы белән мәшгульләр. Әмма безнең Вафирә Гыйззәтуллина кебек шәхесебез дә бар. Министрлыкның планына аны искә алуы кертелмәве, Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе дә бу уңайдан тырышып йөрмәве йөрәкне әрнетә. Вафирә татар сәхнәсенә 30 ел гомерен биргән кеше. Әйе, Җәлил дә, Тукай да мөһим, әмма Гыйззәтулиинаны лаеклы искә алмавыбыз безгә оят булырга тиеш, — дип сөйләде аның белән милли хәрәкәттә йөрүче шәхес. — Бүген барыбыз да "Туган тел" белән татар чараларын тәмамлануына аптырамыйбыз да. Әмма аны гадәткә нәкъ Вафирә Гыйззәтуллина кертте. Бөтен татар иҗтимагый съездында ул аны җырлады. Бернинди дә сценарий юк иде. Үзе уйлады, чыкты, җырлады. Халык торып басты. Вафирә Чечняга сугышка Татарстан балаларын җибәрмибез дип плакат тотып чыккан кеше. Протест йөзеннән Вафирә Гыйззәтуллина Русиянең атказанган артисткасы дигән исеменнән баш тартты. Татарстан Конституциясен яклап трамвай юлларына яткан шәхес. Татар мәктәпләре кирәк дип даими сөйләгән кеше.
Бүген теге яки бу хәлгә Алла Пугачева ни дияр икән дип көтәләр. Менә бездә вакытында Пугачева урынында Вафирә иде. Кыю, ирекле фикерле. Кызганыч, бик иртә өзелде.
Азатлык белән аралашкан кешеләр Вафирә Гыйззәтулинаны күтәрү, аның артыннан йөрүче юк диләр. Мәшһүр татар җырчысы Әлфия Афзалованы таныту бар, мондый эштә Авзалованың кызы кебек үҗәтлек кирәк, ди алар. Афзалова исемендәге музей Актанышта да, Казанда да бар. Зурлап мәрхүм җырчы исемендәге фестиваль дә уза. "Әкият" курчак дәүләт театрында "Әлфия", Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" дип аталган спектакльләр аншлаг белән бара. Вафирә Гыйззәтуллина да аерым нәфис фильмга лаеклы шәхес, дип фикер әйтәләр. Әмма әлеге хакимият вакытында Гыйззәтулина узган тормышын ничек бар, шулай күрсәтү мөмкинлеге юк. Шартлар, тормыш үзгәрергә тиеш, ди Азатлык әңгәмәдәшләре.
Вафирә Гыйззәтуллина
Җырчы, ТАССРның халык (1981), РСФСРның атказанган (1988) артисты.
1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевски районы Камай авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында укый, 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала.
1974 елда Совет берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар бәйгесендә җиңеп чыга. 1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли, 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.
АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли.
2001 елның 17 сентябрендә юл казасында һәлак була.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум