Accessibility links

Кайнар хәбәр

Булат Сәйфетдинов: "Татар халкының язмышын татарлар үзләре хәл итәргә тиеш"

Булат Сәйфетдинов
Булат Сәйфетдинов

Химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов соңгы елларда татар милли хәрәкәте турында шактый чыгышлар ясый. 2022 елда мобилизация башлангач Русиядән китәргә мәҗбүр була. Бүген ул сәяси сыену турында карар көтә. Сәйфетдинов "Татар шурасы" координаторларының берсе. Аның белән шура эшчәнлеге, Татарстанның вәкаләтләре, тел сәясәте, Русиядәге милли республикаларның киләчәге турында сөйләштек. Башта үзе белән таныштыруны сорадык.

— Миңа 40 яшь. Элекке Куйбышевта, хәзерге Самарда тудым. Татарстанда бала вакытта 10 ел яшәдем. Әниемнең тамырлары - Норлаттан. Калганын Самарда яшәдем. Татарстаннан 16 яшемдә киттем.

2008 елны Самар дәүләт университетының химия факультетын тәмамладым. 2010 елны кандидатлык диссертациясен якладым. Химия фәннәре кандидаты. Аннары фән өлкәсендә эшләдем. 2018 елны Мәскәүгә күчтем. Мобилизациягә кадәр Мәскәүдә Русия фәннәр академиясенең бер институтында эшләдем. Мәскәүдә ун грант алдым. Самарда өч ел доцент булып эшләдем. Журналларда бик күп мәкаләләрем басылды.

Мобилизация башлангач Русиядән киттем. Үзбәкстан, Казакъстан аша Төркиягә качтым, анда өч елдан артык яшәдем, быел гына гыйнвар аенда һуманитар виза алып Франциягә күчтем.

Мин 2022 елның октябрь аенда Үзәк Азиядә булганда мобилизациягә повестка килгән иде. Гәрчә армиядә хезмәт иткәнем булмады. Русия кануннарына күрә, фән кандидатларын армиягә алмыйлар иде. Татарларны шулай чүплиләрме, белмим.

Әмма китеп калдым, хәзер әйткәнемчә Франциядәмен. "Татар шурасы" координаторларының берсе, мин шулай ук Татполитта сәясәт белгече Руслан Айсин урынбасары, Кавказ халыклары ассамблеясында Руслан Кутаев ярдәмчесе булып торам.

— "Татар шурасы"ның бүгенге төп максатлары нинди? Соңгы елны оешманың эшендә ниндидер үзгәрешләр булды?

— Без Ирекле Милләтләр Лигасына кушылдык. Әмма шуны аерым ассызыклап әйтәм: без моның белән үз мөстәкыйльлегебезне югалтмадык. Ягъни без Лиганың гади генә бер структур бүлекчәсенә әверелмәдек.

Киресенчә, Русиядәге төрле халыкларны вәкиллек итүче милли антиколониаль хәрәкәтләрнең — татарларның, башкортларның, фин-угыр, төрки, монгол һәм Кавказ халыкларының — эшчәнлеген көчлерәк һәм нәтиҗәлерәк итеп, үзара килештереп алып бару өчен без әлеге Лигага керергә булдык.

Бу карар безнең өчен демократик юл белән кабул ителде. Без тавыш бирдек: кемдер каршы булды, кемдер битараф калды, әмма күпчелек тавыш белән карар хупланды. Шуңа күрә кабатлап әйтәм: бездә барлык карарлар да тавыш бирү юлы белән, демократик тәртиптә кабул ителә. Бездә бер яки ике кешенең генә фикерен мәҗбүри үткәрүче диктат юк.

Шура турында төрлесен яздылар: имеш Русия бөтенлегенә куркыныч тудырабыз, сепаратизм белән шөгыльләнәбез дигән сүзләр булды.

Бу теманы дәвам итеп шуны әйтәсем килә: хәзер Руслан Кутаев ПАСЕ каршындагы Русия демократик көчләре белән диалог платформасы әгъзасы булып тора. Белүемчә, ул анда мөселман булган бердәнбер вәкил. Ул Кавказдан чыккан кеше.

Шуны да ассызыкларга кирәк: ПАСЕда бер генә татар да юк, гәрчә татарлар Русия Федерациясендәге сан буенча икенче милләт булса да. Бу шактый сәер хәл.

Нәкъ менә шуңа күрә без Руслан Кутаев белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез: аңа ярдәм итәбез, киңәшләшәбез, күп кенә мәсьәләләрне бергәләп фикер алышабыз. Чөнки бүгенге көндә ул әлеге платформада мөселман, Кавказ һәм төрки халыклар турында сүз әйтә алырлык бердәнбер кеше булып кала. Үзе төрки милләттән булмаса да. Безнең аның белән хезмәттәшлекнең сәбәпләренең берсе дә шул.

Мин ПАСЕдагы эчке мәгълүматка ия түгел. Әмма ачык чыганаклардан билгеле булганча, милли хәрәкәтләр ПАСЕга Русия халыклары вәкилләре өчен аерым платформа булдыру тәкъдиме белән чыга. Анда татарлар, башкортлар, чеченнар, дагыстанлылар, якутлар һәм башка халык вәкилләре булырга тиеш.

Хәзерге вакытта әлеге Русия платформасында утырган 15 кешенең арасында, асылда, Руслан Кутаев кына мөселман халыкларын тәкъдим итә. Моннан тыш, дүртләп фин-угыр халыклары вәкиле, Комидан вәкил, Бурятиядән бар.

Руслан Кутаев үзе дә ачык итеп әйтә: ул Кавказ халыклары гына түгел, Идел-Уралдагы мөселман халыклары мәнфәгатьләрен дә якларга тырыша. Без аңа татар халкы өчен иң авыр, иң кискен мәсьәләләр турында хәбәр итәбез, ә ул аларны шул мәйданчыкта күтәрергә, яңгыратырга тырыша.

Әмма бүгенге платформа нигезен тәшкил иткән унлап кеше, асылда, кемне вәкиллек итә? Алар урысларны вәкиллек итәләр. Дөресен генә әйткәндә, күбрәк Мәскәү белән Петербурны гына. Әмма Русия Мәскәү һәм Петербург белән генә чикләнми.

Шуңа күрә без, Татар шурасы буларак, Ирекле Милләтләр Лигасына да кушылдык. Безнеңчә, йә инде гамәлдәге платформада урыс булмаган халыкларның вәкиллеген киңәйтергә кирәк, йә Русия Федерациясендәге барлык халыклар өчен аерым мәйданчык булдырырга кирәк. Анда татарлар да, чеченнар да, башкортлар да, дагыстанлылар да, башка төрки, мөселман һәм мөселман булмаган халыклар да вәкиллек итәргә тиеш. Ә бары тик аерым рус сәясәтчеләре генә түгел.

Ирекле Милләтләр Лигасы да, Татар шурасы да үзләренең төп максатларының берсе итеп халыкара дәрәҗәдә тавышлары ишетелүен куя. Татарстанның, Башкортстанның, Идел буеның, Чечнянең киләчәге турында чит кешеләр түгел, ә турыдан-туры шул халыклар үзләре карар кабул итәргә тиеш дип саныйбыз.

Ни өчен, сезнеңчә, милли халыклар вәкиллеге мәсьәләсе бүген аеруча мөһим?

— Ни өчен, мәсәлән, сәясәтче Илья Яшин Татарстан яки Башкортстан ничек яшәргә тиешлеге турында сөйләргә тиеш? Ул безнең халыкларның проблемнарыг беләме? Татарларны, башкортларны яки башка тугандаш халыкларны вәкиллек итәргә аңа кем вәкаләт биргән? Безнеңчә, татар халкының язмышын татарлар үзләре хәл итәргә тиеш, башкорт халкының язмышын — башкортлар, ә Татарстан белән Башкортстанның киләчәген шул республикаларда яшәүчеләр билгеләргә тиеш.


— Сез Татарстан хакимиятенә мөрәҗәгать иткән очраклар бармы?

— Без Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка математик Азат Мифтахов эшенә бәйле ачык хат юлладык. Аның Хәрптагы колониягә җибәрелүен аяныч хәл икәнен сөйләдек.

Азат Мифтахов физика-математика фәннәре кандидаты була алырлык галим иде. Аның фәнни мәкаләләре басылып чыкты, ул математик теоремаларның берсен исбатлады. Мондый кешене кырыс шартлардагы колониягә җибәрүнең бернинди аклануы юк. Кайберәүләр Русия әле тоталитар дәүләт түгел, бары авторитар дәүләт кенә дип бәхәсләшә. Әмма гаепләүләре дәлилләнмәгән дип саналган, дөньяның күренекле математиклары яклап чыккан, аны азат итүне сорап хәтта Русия җитәкчелегенә хатлар язган кешене иң авыр шартларга колониягә озату сәяси үч алу. Безнеңчә, бу гамәл сәяси системаның Азат Мифтаховтан үч алуын күрсәтә.

Без Рөстәм Миңнехановка ачык хат яздык. Башта аны турыдан-туры рәсми юл белән җибәрергә теләдек. Әмма Татарстан рәисенә турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмавын күрдек. Рәсми сәхифәдә мондый мөмкинлек юк диярлек.

Шуңа күрә без хатны ачык рәвештә бастырып чыгардык: үз сайтыбызда да, социаль челтәрләрдә дә урнаштырдык. Әмма шул вакыттан бирле бернинди җавап та, бернинди реакция дә булмады.

Безнеңчә, Татарстан рәисе татар халкы күтәргән мәсьәләләрне ишетергә теләми. Аңа хат язып булмый. Без очраклы кешеләр түгел: безнең арада табиблар, фән кандидатлары, фән докторлары, фәлсәфәчеләр, химиклар, сәясәт белгечләре бар.

Ләкин мәсьәлә бездә генә түгел. Татарстанда туып-үскән Азат Мифтаховның язмышы Татарстан җитәкчелеген борчымый кебек. Җитәкчелек өчен мөһимрәк нәрсә — федераль хакимият алдында үзен күрсәтү, ирләрне сугышка җибәрү.

— Татар шурасын "ят агент" дип таныгач, хәрәкәттә нәрсәдер үзгәрдеме?

— "Ят агент"лар мәсьәләсенә килгәндә, мин башта ук әйткәнчә, безнең шура — демократик оешма. Әмма күпчелек, шул исәптән мин дә, Русия хакимиятенең "ят агент" турындагы карарларын дөрес түгел дип саныйбыз.

Без Русия хакимиятенең бу карарын тулысынча юридик яктан нигезсез һәм көчсез дигән фикердә. Мин юрист түгел, әмма моны гади бер мисал белән аңлатып була.

Хәзер төрле урыс милли оешмалары һәм хәрәкәтләре бик күп. Аларның күбесе Telegramда да актив эшли. Шуларның берсе күптән түгел безнең "Татар шурасы" турында тәнкыйтьле язма бастырды.

Игътибар итегез: шул урыс милли оешмаларының берсе дә Русия хакимияте тарафыннан "ят агент" дип танылмый. Димәк, дәүләт коручы халык дип аталган урысларның милли оешмалары иркен эшли ала. Бәлкем алар урыс ФСБсы канаты астында эшлидер, бәлкем алар тарафыннан якланадыр.

Ә менә татарлар, Русиядә сан буенча икенче урында торган милләт вәкилләре, бөтен дөньядагы татарларны берләштерергә омтылган "Татар шурасын" төзегәч, безне шунда ук "ят агент" дип игълан иттеләр. Без бит көч кулланырга чакырмыйбыз, үзебезне татар халкының милли, хәтта милли-азатлык хәрәкәте буларак күрсәтәбез генә.

Бу — ике яклы уенның ачык чагылышы. Урысларга Конституция буенча мөмкин булган нәрсә татарларга рөхсәт ителми булып чыга.

Әгәр Русия хакимиятенең безгә карашы шундый икән, без бу карарны кануни дип санамыйбыз һәм үзебезне "ят агент" дип атарга җыенмыйбыз. Безнеңчә, бу карарның мәгънәсе юк.

Мин белгәнчә, бүгенгә Русия хакимиятенең шул карары аркасында безнең белән хезмәттәшлек итүдән баш тарткан бер генә кеше дә юк.

— Соңгы елларда Русиядә республиканың вәкаләтләре үзгәрде. Моның нәтиҗәләрен ничек бәялисез?

— Минемчә, татарларның шактые милли горурлыгын югалткан. Чөнки сугышка (Русиянең Украинага каршы баскын сугышы - ред.) баралар. Әгәр дә кешеләр, Кремльнең татарларга карата мөнәсәбәтен күреп тә, аның өчен сугышырга бара икән, бу җитди уйланырга мәҗбүр итә.

Кремль безгә хәтта иң гади милли хокукларны — телне, мәдәниятне саклау мөмкинлекләрен дә чикли. Бу инде күзгә күренеп торган факт.

Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп үлүчеләр Башкортстан белән Татарстаннан. Моның сәбәпләре нәрсәдә? Ни өчен милли республикалардан сугышка күпләп баралар?

—Миндә булган мәгълүматларга караганда, күпләр Русиянең башка төбәкләреннән Татарстанга килеп, Украинага каршы сугышка китү өчен республикада контракт төзегән. Чөнки Татарстан, башка төбәкләр белән чагыштырганда, контракт төзегән өчен күбрәк акча түли. Минемчә, бу татарларның күбесе әлеге сугышны үз сугышлары дип санамый дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Суғышка күбрәк тормышта үз урынын таба алмаган яки алкогольгә бәйле проблемалары булган кешеләр китә кебек.

Шул ук вакытта, минем фикеремчә, Путин режимы Русия төбәкләрендә сугышка махсус рәвештә татарларны да мобилизацияләде. Бу башкортларга да кагыла. Татарлар тарихи яктан еш кына яхшы сугышчылар буларак бәяләнгән. Мин моңа үземне дә мисал итеп китерә алам. 2022 елның октябрендә мин Русия Фәннәр академиясенең бер институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр булып эшли идем. Моннан тыш Мәскәү дәүләт университетының химия факультетында да фәнни хезмәткәр идем. Шуңа карамастан, миңа өйгә повестка килде.

Минемчә, Украинага каршы алып барылган сугыш — татарларның да, башкортларның да сугышы түгел, ә империалистик сугыш. Бүген Путин режимы Украинага каршы сугыш алып барган кебек, Русия хакимияте тарихта да еш кына асаба халыкларның мәнфәгатьләренә каршы сәясәт алып барды. Безгә үз халкыбызның генофондын һәм сәламәтлеген сакларга, үзебезне кол хәленә төшермәскә кирәк.

Мин Идел буе төбәкләрендә — Ульян, Пенза, Саратау якларында яшәүче татарлар белән аралашам. Алар арасында туганнарым да бар. Татарларны сугышка җыеп йөрделәр. Алардан килгән мәгълүматка караганда, кешеләрнең күбесе бу хәлләргә тыныч карый. "Урыслар белән тату яшәргә кирәк", — диләр.

Минемчә, бүген татар халкы элеккегә караганда милли горурлыгын шактый дәрәҗәдә югалтты. Мин яшь чакта, хәтта татар җәмгыятендә милли рух көчлерәк иде. Ә инде йөз ел элек турында әйткән дә юк.

Путин хакимияткә килгәч, 26 ел дәвамында татар халкының горурлыгы юк ителде диярлек. Минем фикеремчә, бүгенге сәяси систем татар халкының милли үзаңына җитди зыян салды. Әлбәттә, без милли дәрәҗәне тулысынча югалттык дип әйтмим, әмма ул сизелерлек кимеде. Бу безнең иң җитди проблемнарның берсе. Әмма милли үзбилгеләнүне һәм милли үзаңны ныгыту — иң мөһим бурычларның берсе дип саныйм.

— Федераль үзәк белән Татарстан мөнәсәбәтләрендә нинди тенденцияләр күзәтәсез?

— 2002 елда, 16 яшемдә мин Татарстаннан Самарга күчеп киттем. Читтән күзәтү мөмкинлеге барлыкка килде. 2000 нче елларда Татарстан икътисади яктан бик тиз үсә башлады, Казанның меңьеллыгы уздырылды, Универсиада һәм башка зур чаралар үткәрелде. Ул вакытта мин Самарда студент һәм аспирант идем.

Шунда миндә бер уй туды: Мәскәү Татарстанга икътисади яктан бераз күтәрелергә мөмкинлек бирә, ләкин соңыннан моның өчен күпкә зуррак бәя түләргә мәҗбүр итәчәк дип.

Мин үземне күрәзәче дип әйтергә җыенмыйм, әмма соңыннан шулай килеп чыкты да. Татарстанга икътисади мөмкинлекләр бирелде, ләкин нәтиҗәдә сәяси ирекләр, автономия, суверенлык мөмкинлекләре, президент атамасы, татар телен укыту тулысынча диярлек юкка чыгарылды.

Икътисад үзгәрүчән нәрсә. Әйтик, кайчандыр Самар икътисады Казанныкыннан көчлерәк иде, хәзер исә хәл киресенчә. 20–30 елдан соң ни булыр — белмибез. Шуңа күрә төп игътибарны милли аңга һәм сәяси үзаңга бирергә кирәк дип саныйм.

Минем шәхси фикеремчә, бүген Татарстан хакимияте башка Русия төбәкләре хакимиятеннән әллә ни аерылмый. Самар губернаторы белән Татарстан рәисенең вәкаләтләре арасында зур аерма калмады дип уйлыйм. Аларның мөмкинлекләре башка төбәк җитәкчеләренекеннән артык түгел.

Шуны кабатлап әйтәм: бу — Татар шурасының рәсми позициясе түгел, ә бары тик минем шәхси фикерем.

— Татар теленең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

Чынлыкта дәүләт теле булмаган тел, ничек кенә булмасын, акрынлап юкка чыга

— Ун ел Татарстанда яшәдем. Норлаттагы 2нче мәктәптә җиде ел укыдым. Берничә сәгать татар теле, әдәбияты керә иде. Хәзер атнасына бер сәгать кенә калдырдылар диләр. Андый расписание белән татар телен өйрәнеп булмый. Үземнең татар телен белү дәрәҗәмне бәяләсәм, ул да бик югары түгел. Ә хәзер мәктәпләрдә татар теленең хәле тагын да катлаулырак.

Мин федераль үзәкнең бу өлкәдә милли республикаларга басым ясавын аңлыйм. Әмма Татарстан хакимияте дә бу мәсьәләдә ныграк торырга мөмкин иде. Бәлки, моның өчен вазифаларын югалтырлар иде. Әмма, минемчә, алар татар телен түгел, ә вазифаларын һәм уңайлы тормышларын саклауны өстен күрде.

Шуңа күрә бүгенге Татарстан җитәкчелеге киләчәктә татар халкы тарихында уңай эз калдыручылар буларак саналыр дип санамыйм. Мин монда беренче чиратта хәзерге җитәкчелекне, Миңнеханов һәм аның хакимиятен күздә тотам.

Чынлыкта дәүләт теле булмаган тел, ничек кенә булмасын, акрынлап юкка чыга. Бу хакта башкорт активисты Руслан Габбасов белән дә сөйләшәбез. Чөнки дәүләт эшләрен алып бару, белем бирү системы булмаса, ягъни балалар бакчасыннан алып аспирантурага кадәр тулы белем бирү циклы туган телдә оештырылмаса, телнең куллану даирәсе тарая. Тел көндәлек тормышта да кулланылырга тиеш: өйдә генә түгел, кибетләрдә, дәүләт учреждениеләрендә, җәмәгать тормышында да. Шул вакытта гына ул яши һәм үсә.

Әлбәттә, бездә энтузиастлар бар, татар телен саклау һәм үстерү өчен күп көч куючы кешеләр бар. Әмма телне саклауны бер энтузиастларга гына калдырып булмый.

Безнең буын, мәсәлән, 1990–2000 елларда татар телен мәктәптә өйрәнде. Шуңа күрә күпләребезнең татар теле әле дә яхшы дәрәҗәдә. Әмма бездән соң килгән буыннар өчен мөмкинлекләр күпкә азрак. Бу исә телнең киләчәгенә тискәре йогынты ясый. Тел югалырга да мөмкин.

Мин моны үз тәҗрибәмнән дә әйтә алам. Берничә ел Төркиядә яшәдем. Ул вакытта төрек телендә көн саен аралаштым, эшләдем, укыдым. Шуңа күрә сүз байлыгым да артты, телне иркенрәк үзләштердем. Анда белем бирү дә, дәүләт эшләре дә, фән дә, җитештерү дә — барысы да төрек телендә алып барыла. Шуңа күрә беркем дә: "Химияне яки физиканы төрек телендә өйрәнеп булмый", — дип әйтми.

Кайберәүләр, хәтта тулысынча урыслашкан татарлар да: "Татарча химия турында ничек сөйләшеп була?" — дип көлә. Әмма ни өчен булмасын?

Минем Истанбулда бер татар дустым бар. Ул чыгышы белән Башкортстаннан, хәзер Төркия ватандашы. Физикадан докторлык диссертациясен Төркиядә яклаган. Мин аңардан: Диссертацияңне кайсы телдә яздың? — дип сорадым.

Ул: "Төрек телендә", — диде.

Мин инглиз телендә дип уйлаган идем. Физикадан төрекчә язып булганны татарча да язып була.

Бу шул Татарстан мөстәкыйльлегенә барып тоташа. Әгәр Татарстан бәйсез булса, тел үсеш алачак. Ә болай ул иң яхшы дигәндә дә кухня теле генә булып калачак.

Бу татар теленә генә кагылмый. Чеченнарда да шундый ук проблем. Аларда да өйдә сөйләшәләр дә шуның белән тәмам.

Татарларның мәгариф, фикерләү ягыннан традицияләре әле көчлерәктер дә. Шуңа күрә безнең үсеш мөмкинлекләре дә зуррак. Хәтта Европада татар дигәндә белемле кешеләр тарихта нинди урын тотуыбызны яхшы белә. Без бит ниндидер 30 меңлек кенә халык түгел. Без миллионнарча. Шуңа күрә татарлыгыбызны, горурлыгыбызны, милли үзаңыбызны югалту хурлык булырга тиеш.

— Татар яшьләрен милли тормышка җәлеп итү өчен нәрсә җитми?

Татарстан бөтен татарларны туплаучы үзәккә әйләнә алмады

— Казанда татарча чаралар уза, махсус урыннар да бар, хәрәкәт бара. Әмма татарлар бит бик таралып яши. Моны истә тотарга кирәк. Хәтта чит илне алмаганда да, Русия төбәкләрендә татарлар төрле җирдә гомер кичерә. Әниемнең тамырлары Татарстанның Норлат ягыннан. Әтиемнең тамырлары Ульяновски өлкәсенең көньягы, Сарытау өлкәсенең төньягы һәм Пенза өлкәсенең көнчыгышы ягыннан. Анда мишәрләр яши. Алар шактый хәлле, эшмәкәрләр.

Андыйлар Мордовиядә дә, Түбән Новгород якларында да, Мәскәүдә дә бар. Ләкин алар анда азчылыкта. Шуңа күрә милли үсеш өчен мөмкинлекләр күпкә азрак, кызганычка каршы.

Татарстанның зур минусы, хәтта 1990нчы елларда да, үзен бөтен дөнья татарларын туплаучы үзәк итеп танытмады. Ул күбрәк Татарстандагы татарларны гына туплауга игътибар итте. Мәсәлән, СССР таркалгач Татарстанга Үзбәкстаннан кайткан татарларга авыр булды. Татарстан хакимияте аларны бик шатланып каршы алды дип әйтә алмыйм. Ә бит алар да безнең милләттәшләребез.

Нигә аларга ватандашлык бирмәскә? Бер полиция хезмәткәре хәтта минем таныш татарга: "Үзеңнең Үзбәкстаныңа кире олак", — дигән булган.

Кабатлап әйтәм, Татарстан бөтен татарларны туплаучы үзәккә әйләнә алмады. Рязаньнан Казанга күчәргә теләгән урысның бернинди проблемы чыкмый. Фатирын сата да күченеп килә. Чөнки ул Русия ватандашы. Ә төрле тарихи сәбәпләр аркасында Үзбәкстан ватандашы булып калган татар үз тарихи ватанына кайтырга теләгәндә, күп кенә киртәләргә очрый.

Бу, минемчә, яңадан Татарстанның үзенә-үзе хуҗа булмавына бәйле. Мәскәү кануннарына буйсынып яшәргә мәҗбүр.

Шул ук вакытта Татарстанда татар балалары арасында да татарча белмәүчеләр бар. Ә менә минем әти ягындагы туганнарның балалар бүген дә бик яхшы татарча сөйләшә. Иске Кулаткы, Николаевка районнарын күздә тотам. Алар, әлбәттә, җирле мишәр сөйләмендә сөйләшәләр. Әмма тел сакланган.

— Санкцияләр һәм хәзерге икътисади шартлар Татарстанга ничек тәэсир итә?

Хәзер шул ук әйберләрне Кытай аша алырга мәҗбүрләр

—Чикләүләр Татарстанга гына түгел, бөтен Русиягә тәэсир итә. Мәсәлән, КФУ зур зыян күрә дип уйлыйм. Чөнки күп кенә заманча приборларны, реактивларны сатып алу авырлашты. Мәскәү Украинага каршы сугыш башлап җибәргәч, Татарстан да кирәкле әйберләрне өч-дүрт тапкыр кыйммәтрәк бәягә сатып алырга мәҗбүр булды.

Медицина өчен кирәк булган УЗИ аппаратлары, томографлар, фән өчен кирәкле спектрометрлар, лаборатория җиһазлары, зур сәнәгать өлешләре — боларның күбесе элек чит илдән кертелә иде. СССР таркалгач та, Русия аларны үзе җитештермәде диярлек. АКШтан, Европадан, Канададан сатып алдылар.

Хәзер шул ук әйберләрне Кытай аша алырга мәҗбүрләр. Ә Кытай аларны өч-дүрт тапкырга кыйммәтрәк бәягә сата. Әгәр элек бюджет бер миллион доллар түләгән булса, хәзер шул ук җиһаз өчен дүрт миллион түләргә мөмкин. Бу бит дәүләт акчасы, ягъни халык акчасы.

Мисал өчен, Казандагы онкология үзәге элек шул акчага дүрт томограф ала алган булса, хәзер берне генә ала ала дигән сүз. Моннан иң беренче чиратта халык авырлык күрә.

Бу кыйммәтле даруларга да кагыла. Онкология үзәкләре күп кенә препаратларны элек чит илдән ала иде. Хәзер ешрак дженериклар кулланыла. Алар сәламәтлеккә зыян сала. Минемчә, моның нәтиҗәләрен сәламәтлек саклау системы да, пациентлар да тоя. Татарстанның икътисады, гомумән алганда, Мәскәү сәясәтенә бәйләнгән.

— Татар халкы алдында торган иң зур мөмкинлек нинди?

— Минемчә, иң зур мөмкинлек — үз киләчәгеңне үзең билгеләү мөмкинлеге. Йә без бәйсез булабыз. Бәлки Башкортстан, Казакъстан белән нинди дә булса сәяси берлектә яшәрбез. Бәлки Швейцария кебек конфедерация булыр.

Әгәр Путин китсә дә, путинизм сакланып калса һәм Татарстан бүгенге хәлдә яшәвен дәвам итсә, минемчә, республиканы акрынлап юкка чыгарачаклар.

Коммунизмның җитмеш елы безнең халыкны инде бик нык үзгәртте. Йөз илле ел элек яшәгән татарлардан аерылабыз.

Әгәр тагын кырык-илле ел шул ук шартларда яшәсәк, киләчәгебез бик аяныч булырга мөмкин.

Әгәр Русия таралса яки тамырдан үзгәрсә, безнең үсеш өчен мөмкинлекләр туачак. Икътисади яктан да, сәяси яктан да, мәгариф өлкәсендә дә алга китәргә мөмкинлек булыр дип уйлыйм.

Яшин кебек сәясәтчеләр: "Сез ничек үсеш алмакчы буласыз?" — дип көлә.

Минемчә, Мәскәү башка халыкларны файдаланырга өйрәнгән. Алар өчен татарлармы, башкортлармы, якутлармы, Омски яки Томски халкымы — бик мөһим түгел. Эксплуатациялиләр.

Ә ул төбәкләрдә яшәүчеләр еш кына Мәскәү күзенә карап тора. Имеш, анда иң акыллы кешеләр, иң алдынгы җәмгыять яши дип уйлый. Бу — еллар буе сеңдерелгән комплекс. Ә Мәскәү моны үз файдасына куллана. Икенче төрле әйткәндә, безне һәрвакыт үзебездән түбәнрәк итеп күрсәтергә тырышалар.

Кайчан без үзебезнең алардан ким түгеллегебезне, хәтта кайбер өлкәләрдә көчлерәк тә булуыбызны аңлый башласак, шул вакытта гына алга китеш мөмкин булачак. Шушы комплекстан арынырга кирәк.

— Мәскәү Казанга турыдан-туры ниндидер чикләүләр куямы? Мисал өчен Казанда Җәмигъ мәчетен ник төземиләр дип уйлыйсыз?

— 2002 елда Татарстаннан киткәндә әле чиркәүләр ул кадәр күп түгел иде. Хәзер исә Татарстанда да, Башкортстанда да Урыс православ чиркәве тәкъдиме белән хәтта кечкенә шәһәрләрдә дә чиркәүләр төзелә. Минемчә, акрынлап христианлаштыру сәясәте алып барыла. Шуңа күрә мәчет төзергә дә рөхсәт бирергә теләмиләр.

Минем карашымча, Мәскәү шулай куша, ә республика җитәкчелеге каршы әйтергә курка. Татарстан җитәкчелеге бик сак эш итә. Гомумән, Татарстан җитәкчелеге озак еллар буе нәкъ шулай хәрәкәт итеп килде.

Кайчак хәтта җәмгыятьтә ризасызлык тудырган төрле кануни инициативалар да нәкъ Татарстаннан чыкты. Начар дип бәяләнгән кайбер кануни тәкъдимнәрнең авторлары арасында да Татарстан вәкилләре булды. Шул ук "ят агент" кануны.

Шуңа күрә Җәмигъ мәчете мәсьәләсе дә, минемчә, киңрәк сәяси контексттан аерылып тормый.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG